“Күперне су басты. Үлем-китем генә була күрмәсен, зиратка юл ябылды”

Мамадыш районының Күк чишмә авылының яңа күперен су баскан. Утыз ике ел шушы хәл дәвам итә икән. Авылда сигез йортта гына яшәүчеләр бар, алары да өлкәннәр.
- Әтиемә - 93 яшь, әнием 90да. Аларны үзебезгә алып китәр идек, монда үләсебез килә, беркая китмибез, диләр. Аллаһ сакласын, үләргә дә куркып торырсың, чөнки зиратка юл ябылды, - дип сөйләде безгә авылга әти-әнисе янына кайткан Кәримулла абый Вәлиев.
Берсут елгасы аша салынган яңа күпер ничек шул хәлгә калган дип аптыраган идек, бактың исә ул төзелеп бетмәгән күпер икән. Авыл халкы шуны яңа күпер дип атап йөртә. Күпер советлар заманында ук төзелә башлаган.
- Безнең Мамадыш районындагы Дегетле авылында колония-поселение бар. Анда элек алимент түләмәгән белоруслар, украиннар яшәде. Күперне алар сала башлады. Советлар Союзы таркалды, алар өйләренә кайтып китте. Менә шуннан соң эш тукталды. Дүрт плитәсен урладылар да инде аның. Ел да бу күперне су баса. Июнь аена кадәр күперсез торабыз. Иске күпер бар, аның астында торба, өстенә туфрак өелеп куя. Су басканда ул ел да агып китә. Җәй көне авылда цех эшли, шуның хуҗасы җәй көне шул күперне өйдереп куя. Быел алар кайчан килер дә, күпер өеп куяр инде, - ди әңгәмәдәшем.
Зират түгел, күрше авылдагы кибеткә дә бара алмыйлар. Авыл җитәкчесе, нәрсә кирәк, языгыз, китереп китәм, дигән анысы. Әмма ул күпердән ничек чыгар, авыл халкы борчылып тора.
- Аның өстеннән чыгу бик куркыныч. Көне-төне яңгыр ява, шуып төшеп китәргә мөмкин. Авыл башлыгы үзе дә күперне төзетеп бетерү артыннан йөреп карады. Ел да килеп карап китәләр, булыр диләр дә, шуның белән бетә, - ди аптырашка калган Кәримулла абый.
Җәй көне кеше күп була, кышка юл булмагач, китеп баралар икән авылдан. Биредәге иң "яшь" кеше 1965 елгы...
Видео: https://www.instagram.com/tv/CNh2uabnWxb/?utm_source=ig_embed
Дилбәр Гарифуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 06:41Ркаил Зәйдулла: Гаеплене эзләп йөрисе юк!Бүген без, чыннан да, кем соң? Нинди хәлдә икәнебезне аңлатып тору кирәкмидер, ә менә киләчәгебез нинди? Юлыбыз кая?55402
-
17 август 2022 - 12:00«Казан триатлоны» уздырылган көнне кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк Үзгәрешләр 28, 28а, 43, 54, 74, 75 нче номерлы маршрутларга кагылачак.7100
-
17 август 2022 - 11:00Карурманга кереп бер җырлау күпме тора? Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә ТРның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин журналистларны урманнарда янгын хәвефе сезонының барышы белән таныштырды.9101
-
17 август 2022 - 10:00Марий Элдан Илгис Гайсин: Туган тел дәресләрен ике сәгатькә калдырып, татар теле югала «Телне мәдәният белән генә үстереп булмый, чөнки хәзер авылларда татарча сөйләшмиләр», - диде Татар мәдәнияте үзәге директоры.9900
-
17 август 2022 - 09:00Марат Әхмәтов: Җиде районда бер бала да татар теленнән имтихан тапшырмаган Татарстанның җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлап, татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырган бер генә бала да юк.12800
-
17 август 2022 - 08:00Морза кызы Хәлимә “Татар кызы” (“Мәхкүм кәләш”) портреты (120х100 см) бүгенге көндә Ташкентта, Үзбәкстан сәнгатенең дәүләт музеенда саклана. П.Беньковка әлеге портрет өчен Хәлимә Терегулова модель була.11600
-
16 август 2022 - 13:00Пенсия фонды балага СНИЛС алу тәртибен аңлатты Ел башыннан 20 мең 650 татарстанлы актив режимда СНИЛС (шәхси счетның иминият номеры) алды. Бу ата-аналарга, РФ Пенсия фондының клиент хезмәтләренә һәм күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итмичә, балага документ алырга мөмкинлек бирә.15900
-
16 август 2022 - 12:00Балет артистлары татар биюе буенча ир-атлар батлында чыгыш ясаячак 18 нче августта Казанда «Батыр батл» татар биюе буенча мастер-класс – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узачак.15100
-
16 август 2022 - 10:00Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Россия Президенты Владимир Путин ун һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән РФ гражданнары –Россия хатын-кызларына «Герой-ана» исемен бирүне гамәлгә кертте.16200
-
16 август 2022 - 09:00Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Милли кием шәригатькә туры килергә тиеш «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин фикеренчә, калфак милли кием түгел, чөнки милли кием электән шәригатькә туры килгән. Бу хакта ул «Печән базары» ярминкәсе көнне лекциядә сөйләгән иде.17200
-
16 август 2022 - 08:00Татар шәмаиленә урын бармы? Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында «Шәмаил-арт» халыкара күргәзмәсе ачылды.18200
-
15 август 2022 - 13:00Татарстан методистлары: «Уч төбенә генә карап утырсак, файдабыз аз булыр» Республикабызның мәгариф системасында хезмәт куючы биш йөз методист беренче тапкыр бер мәйданда җыелды. «Методистлар форумыннан мәгариф хезмәткәрләре нәрсә өмет итә? Заманча методист нинди булырга тиеш?» дигән сорауларны форумда катнашучыларның үзләренә юлладык.19700
-
15 август 2022 - 12:00Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 400 гә якын бала спорт потенциалына диагностика узды Тест күрсәткәнчә, балаларның 15,1% ы үзләре өчен туры килми торган спорт төре белән шөгыльләнә.16000
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.111701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика