Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Ковид пандемиясеннән котылу юлы бармы?

Республикада эпидемиологик хәл начарайган очракта мәҗбүри вакцинация кертелү ихтималы бар.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шундый фикердә. Татарстанның Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә бу хакта җитди сөйләшү булды. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде.

Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны әлегә тотрыклы, әмма катлаулы булып кала бирә. Илнең 26 субъектында эпидемиологик хәлнең начараюы сагайта. “Без мониторинг үткәрүне дәвам итәбез һәм эпидемиологик хәлнең начараюы сигналларына игътибар белән карыйбыз”, – диде ул.

Барлык категория гражданнар өчен вакцинация алу мөмкинлеге булуга карамастан, вакытлыча эшләмәүче гражданнар, пенсионерлар, эшчеләр, студентлар һәм хезмәткәрләр арасында авырулар санының югары күрсәткече күзәтелә. Шулай итеп, медицина хезмәткәрләре һәм педагоглар арасында авыручылар санының түбән булуы коллектив иммунитетның югары булуына бәйле.

Массакүләм вакцинация 2021 елның гыйнварында башланды. Республикага барлыгы 548 мең вакцина килгән, 447 мең кешегә прививка ясалган.
– Бүген тотрыклы вазгыять шартларында катгый чаралар күрү өчен нигез юк. Без ковидка каршы күпләп вакцинацияне ирекле нигездә дәвам итәбез. Әмма эпидемиологик хәлнең начараюы һәм вакцинацияләүнең түбән темпларын саклап калганда, вакцинацияләүнең мәҗбүрилеге турында карар кабул итү мөмкинлеген кире какмыйм, бигрәк тә, башка төбәкләр кебек, аерым һөнәри төркемнәр өчен, – дип ассызыклады Марина Патяшина.

Ведомство башлыгы аңлатып узганча, хәзер пандемиядән чыгуның ике юлы гына бар: халыкның кимендә 60 процентына вакцина ясау һәм профилактика чараларын катгый үтәү.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, чикләүләрне катгыйландырмас өчен, гамәлдәге эпидемиягә каршы чараларны тиешенчә үтәү зарурияте турында белдерде.
– Минемчә, аларны катгый үтәгәндә, безнең тарафтан күрелгән чаралар әлегә җитәрлек. Тик Эчке эшләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор тарафыннан оештырылган тикшерүләр кешеләрнең бераз тынычлануын күрсәтә. Күргәнегезчә, ковид беркая да китмәгән. Шуңа күрә ситуацияне күзәтеп торачакбыз, – дип өстәде Татартсан Президенты.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев