Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Коронавирусның татар дөньясына йогынтысы

Дөньяда зур тизлек белән таралучы коронавирус гади кешеләрнең тормышына үзгәрешләр кертте. Күп кенә илләрдә карантин игълан ителде, мәктәпләрдә укыту тукталды, киңкүләм чаралар тыелды. Яңа вирус татар дөньясын да читләтеп үтмәде.

Татарстанда 15 марттан махсус санитар-эпидемиология тәртибе кертелде, ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Азатлык коронавирус таралу куркынычы сәбәпле булмый калган чаралар һәм вакыйгаларга күзәтү ясый.

МӘДӘНИЯТ

1. Super Tatar төркеменең Европа һәм Казанда концертлары узмаячак

Татар этник музыкасы башкаручы Super Tatar Rhythm & Ethno Band төркеменең Европа туры коронавирус сәбәпле өзелә. Татарстанның мәдәният министрлыгы музыкантларга Европага бармаска киңәш биргән. Super Tatar Rhythm & Ethno Band концертлары 27 мартта Майнадагы Франкфуртта, 28 мартта Болгарстан башкаласы Софиядә һәм 29 мартта Берлинда узарга тиеш иде. Музыкаль төркемнең Казандагы концерты да үтми калачак.

2. Juna төркеменең Прагадагы концеры булмаячак

Казанда иҗат итүче Juna Band төркеменең дә Европадагы концерты уздырылмаячак. Концерт 30 мартта Чехия башкаласы Прагада үтәргә тиеш иде.

3. Бакуда узасы Ваһапов фестивале концерты кичектерелде

Рәшит Ваһапов фестиваленең 28 мартта Азәрбайҗан башкаласы Бакуда үтәргә тиешле концерты көзгә күчерелде. Концертның төгәл көне май-июнь айларында билгеле булачак. Фестивальда Руслан СәйфетдиновРинат ВәлиевГөлсирин АбдуллинаАзат АбитовРанис ГаббазовЗәлилә катнаша.

4. Быел Вашингтонда Сабантуй булмый

Коронавирус таралу аркасында һәм хакимият күргән чаралардан соң TatarDC оешмасы 2020 елның Сабантуй бәйрәмен соңрак вакытка кичектерергә карар итте. Бу бәйрәмгә әзерлек эшләре кыштан бирле алып барылган булган. Сабантуй 19 апрель көнне үтәргә тиеш иде. Сабантуйны Ураза аена кадәр үткәрергә тырышалар, шуңа ул язгы айга туры китереп әзерләнә башлаган иде.

 

 

5. Флорида Сабантуе узмаячак

21 март АКШның Флорида штатында да Сабантуй үтәргә тиеш иде. "Җирле хакимиятнең гадәттән тыш тәртип кертелгәнннән соң киңкүләм чаралар уздыруны тыюы сәбәпле Сабантуй киләсе елга күчерелә" диелә социаль челтәрдәге Tatars of Florida төркемендә.

6. Литвада татар чәкчәгенә таныклык бирү тантанасы булмый калды

Татар халкының милли ашы чәкчәк Литваның матди булмаган мирасы исемлегенә кертелде. Татар чәй ашы белән халыкны таныштыру һәм аңа таныклык тапшыру тантанасы Вильнюс ратушасында 13 мартта узарга тиеш иде. Ләкин коронавирус сәбәпле чара булмый калды.

7. Композитор Ренат Еникеев белән хушлашу чарасы кысан бинада узды

13 март дөньядан киткән танылган татар композиторы, Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе Ренат Еникеев белән хушлашу чарасын зур залда уздырырыга рөхсәт ителмәде. Коронавирустан саклану максатыннан оештыручыларга Казанның Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы һәм Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә урын бирелмәде. Башта коронавирус куркынычы сәбәпле хушлашу чарасын Татарстан композиторлар берлеге ишегалдында узачак дип хәбәр ителгән иде. Ләкин соңыннан хушлашуны берлек бинасының икенче катындагы залга күчерделәр. Зал кысан булганга, күп кеше коридорда калды.

Шул ук вакытта "Татспиртпром"нын элеккеге житәкчесе Ирек Миңнәхмәтовның женазасы күп санлы халык катнашында зурлап "Ак Барс Банк Аренада" уздырылды.

8. Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәме булмаячак

Мәскәүдә шәһәр күләмендә уза торган Нәүрүз бәйрәмен уздыруга рөхсәт ителмәде. Бәйрәмгә 50 меңнән артык кеше килер дип көтелә иде. Чара 22 март Халык казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданында узарга тиеш иде. Фарсы һәм төрки халыкларның Яңа ел бәйрәме Нәүрүз Мәскәүдә 15 ел дәвамында ел саен уза. Быелгы чарада Татарстан да катнашыр дип көтелде. Республика иҗат әһелләре бәйрәмгә зур концерт програмы һәм халык сәнгате һөнәр осталары иҗаты күргәзмәсен әзерләгән иде.

 

 

9. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Нидерланд гастрольләрен туктатты

Татар дәүләт опера һәм балет театрының опера труппасы хәзерге вакытта Нидерландта. Театрның февраль ахырыннан март ахырына кадәр дәвам итүче гастрольләре кысаларында артистлар "Энҗе эзләүчеләр" операсын 25 тапкыр куерга тиеш булган. Ләкин Нидерланд хөкүмәте 100 кешедән артык кеше җыела торган чараларны тыйганга күрә, Казан труппасы 12 тамашасын куймаска яки соңгарак күчерергә мәҗбүр булды. Труппада танылган татар опера җырчылары Артур Исламов һәм Гөлнора Гатина да бар иде.

10. Опера җырчысы Илдар Абдразаковның Франциядәге концерты булмаячак

Дөньяда танылган опера җырчысы, Татарстан һәм Башкорстанның халык артисты Илдар Абдразаков Франциянең Бордо шәһәрендә узарга тиеш булган концертыннан баш тарткан. "Мин сәламәт, ләкин коронавирус белән бәйле рәвештә юл йөрүләр чикләнгәннән соң мин Бордодагы концертымны уздырмаска мәҗбүрмен" дип язды җырчы үзенең Инстаграмдагы аккаунтында.

11. Башкортстан Милли симфоник оркестрының Берлин концерты күчерелде

Башкортстан Милли симфоник оркестрының Берлиндагы концерты күчерелде: Берлин филармониясе 19 апрельгә кадәр тамашачылар өчен үз ишекләрен япты.

12. Алина Заһитова катнашында "Бозда чемпионнар" тамашасы билгесез вакытка күчерелә

Олимпия чемпионы Алина Заһитова катнашында "Бозда чемпионнар" тамашасы билгесез вакытка күчерелә. Тренер Этери Тутберидзе әзерләгән тамаша Казанда 31 мартта булырга тиеш иде.

13. Gauga төркеме концертларын туктатты

Gauga татар рок-төркеме да үз концертларын туктатып торды. Төркем һәр чәршәмбе Чәкчәк музеенда акустик концерт уздыра иде.

ҖЫЕННАР

1. Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булмаячак

IX Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Русиянең 39 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 900ләп кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре килер дип көтелде. Чара 19-21 мартка билгеләнгән иде.

 

 

2. KazanSummit күчерелде

Казанда 18-20 июньдә узарга тиеш булган "Русия — ислам дөньясы" халыкара икътисад саммиты билгесез вакытка күчерелде. KazanSummit Русия белән мөселман илләре арасында икътисади багланышларны булдыру максатыннан 2009 елдан бирле уздырыла. Чара кысаларында Russia Halal Expo хәләл тауарлар күргәзмәсе эшли. 2019 елда узган саммитта 72 илдән 3500 делегат катнашты.

МӘГАРИФ

1. Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада узмаячак

21-24 апрельгә билгеләнгән Халыкара татар теле олимпиадасы коронавирус пандемиясе аркасында оештырылмаячак. Ул билгесез вакытка кичектерелә. Быел анда АКШ, Канада, Финляндия, Эстония, Франция, Төркия, Япония, Казакъстан һәм башка илләрдән, Русия төбәкләре һәм Татарстаннан балалар катнашуы көтелә иде. Кайбер катнашучыларга очкычка билетлар сатып алынган булган. Халыкара татар теле олимпиадасы 2012 елдан бирле уздырыла. 2019 ел олимпиадасы финалына 15 ил һәм Русиянең 26 төбәгеннән 500гә якын кеше җыелган иде.

 

 

2. "Сәләт-Олимп" мәктәбенең язгы олимпиадасы күчерелә

"Сәләт-Олимп" олимпиадага әзерләү мәктәбе укучылар арасында язгы олимпиаданы күчерде. Олимпиада 15 мартта узарга тиеш иде. Аны 26 апрельгә күчергәннәр.

3. КФУда мәктәп укучылары арасында язгы олимпиада күчерелә

Казан федераль университетында мәктәп предметлары буенча ел саен уза торган язгы олимпиадалар 5 апрельгә билгеләнгән булган. Коронавирус сәбәпле бу олимпиадалар да 19 апрельгә күчерелгән.

4. Мәскәүнең татар мәктәбе өлешчә читтән торып укытуга күчә

Балалар арасында грипп һәм салкын тиюгә бәйле авырулар таралуны булдырмас өчен, 16 марттан Мәскәү шәһәре мәктәпләрендә укучылар өчен дәресләргә ирекле йөрү кертелә. Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалаган карар нигезендә Мәскәүнең татар мәктәбе дә ата-аналарга балаларын мәктәпкә йөртергәме, яки өйдә калдырыргамы икәнен сайлау мөмкинлеге бирде. Шул ук вакытта мәктәп гадәттәгечә эшләвен дәвам итәчәк, ләкин балаларны укуга иртән тән температурасын үлчәп кертәчәкләр.

ДИН

1. Согуд Гарәбстаны хаҗ кылуны вакытлыча тыйды

Согуд Гарәбстаны коронавирус үтеп керү куркынычы сәбәпле чит илдән килүчеләр өчен чикләүләр кертте. Мөселманнарның Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылуы вакытлыча туктатылды. Шулай ук туристларга илгә керү мөмкинлеге дә чикләнде. Быел Татарстан мөселманнарына хаҗга 1800 урын бирелде. Квота узган елдагыча калды. Русиягә барлыгы 25 000 урын бирелгән. Хаҗ кылу быел 24 майда башлана.

 

 

2. Татарстан мөфтияте күмәк намазлар вакытын кыскартырга киңәш итте

Коронавирус куркынычы сәбәпле, Татарстан мөфтияте мөселманнарның мәчетләрдә күмәк намаз вакытын кыскартырга киңәш итте. "Имамнарга киңәшләр: азан һәм икамәт арасында аралыкны мөмкин булганча кыскартырга; Ураза, Корбан бәйрәмнәре вакытында бәйрәм хөтбәсе вакытын кыскартырга; мөселманнарга эпидемия вакытында үз-үзләрен ничек тотарга икәнен аңлатырга” диелгән Татарстан диния наззәрәте сайтында дөнья күргән документта.

Мөселманнарга Татарстан мөфтияте шулай ук коронавирус таралган илләргә бармаска киңәш итә.

3. Русия мөселманнары диния назәрәте биттән үбеп исәнләшмәскә һәм хаҗга бармаска киңәш итте

Русия мөселманнары диния назәрәтенең (Мәскәү) Голамә шурасы коронавирус таралу куркынычы сәбәпле мөселманнарга күп кенә кагыйдәләрне үтәргә киңәш бирде. Алар арасында: кул биреп һәм биттән үбеп күрешүдән тыелу, медицина битлеге киеп йөрү кебек күрсәтмәләр дә бар. Моннан тыш, мөфтият мөселманнарга чит илләргә чыгып йөрмәскә киңәш итә, шул исәптән Гөмрә яки исламның башка изге урыннарына баруны да кичектереп торырга өнди.

4. Мәрҗани мәчетенә читләр кертелмәячәк

Казанның Мәрҗани мәчетенә коронавирус куркынычы сәбәпле туристларны кертми башлаячаклар. Җомга намазына килгән һәр кешенең кулларын бактерияләрне үтерә торган сыеклык белән сөртәчәкләр. Намазга килүчеләрнең температурасын да үлчәячәкләр, тәне тиешледән кызурак булган кешеләрне намазга кертмәячәкләр.

5. Мәскәү мәчетләренең берсендә чикләүләр кертелде

Мәскәүдәге "Ярдәм" мәчетендә килгән кешеләрнең тән температурасын үлчиләр. Температурасы югары булганнарны намазга кертмиләр.

6. Мәскәүдә "Мин — кем?" спектакленең премьерасы көзгә күчерелә

Мәскәү мөселманнары диния назәрәтенең ел саен уздырыла торган театр тамашасы башка вакытка күчерелә. "Мин — кем?" дип аталган спектакль премьерасы Crocus City Hall-да узарга тиеш була. Быел тамашага бер ай кала ук билетларның 70 проценты сатылып беткән булган. Бәяләре 700 сумнан 4,5 сумга кадәр булган. Узган елларда спектакльләрдә Русиядә танылган татар артистлары Марат Бәшәров һәм Рамил Сабитов катнашкан иде. Тамаша кысаларында елдагыча Русия һәм Азия илләре халыкларының ирләр һәм хатын-кызлар милли киемнәре күргәзмәсе эшләргә тиеш булган.

7. Мәскәү мэриясе мөселманнарны намазны өйдә кылуларын сорый

Мәскәү хөкүмәте мәчетләргә килүче мөселманнар санын мөмкин булганча киметүне һәм мөселманнарга өйләрендә намаз кылырга кушуны сорап, факсограммалар җибәргән. Шундый мөрәҗәгатьләр Равил Гайнетдингә, Әлбир Кргановка һәм "Ярдәм" мәчете имамы Рәшит Баязитовка килгән.

СПОРТ

1. Казанда суга сикерүдә Дөнья сериясе ярышлары күчерелде

Казанда суга сикерү һәм синхрон йөзү Дөнья сериясе этаплары кайбер илләрдә коронавирус киң таралып китү сәбәпле сентябрьгә күчерелә. Ярышлар Казанда 20-22 мартта һәм 17-19 апрельдә узарга тиеш булган.

2. "Нефтехимик" спорт мәктәбе такымы Сочи турнирында катнашмаячак

"Нефтехимик" спорт мәктәбе хоккейчылары такымы ХIV "Газпром нефть касәсе" ярышларына бармаячак. Коронавирус аркасында халыкара балалар хоккей турниры узмаячак. Ул 13-17 апрель көннәрендә Сочиның олимпиада ареналарында үтәргә тиеш булган.

3. Казанда 18 һәм 20 мартта "Яшел дерби" тамашачысыз узачак

Казанның "Ак Барс" һәм Уфаның "Салават Юлаев" хоккей клублары арасында уза торган "Яшел дерби" ярышы быел тамашачысыз уза. Гадәттә бу ярышка ике такымның да җанатарлары бик күпләп килә. Казандагы уеннар онлайн күрсәтеләчәк, бу Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси күрсәтмәсе белән эшләнә. Шул ук вакытта Башкортстанда киңкүләм чаралар шулай ук тыелуга карамастан, Уфада узасы очрашуларга билетлар әлегә сатыла.

 

 

4. Казандагы Халыкара теннис турниры туктатылды

"Казан Кирмәне касәсе" теннис ярышы 9 март Казан теннис академиясе кырларында башланып киткән иде. Ярышлар хәзер туктатылды. Спортчылар нибары дүрт тур уздырып калырга өлгерде. Калган уеннар узмаячак.

5. "Рубин" – "Локомотив" уены тамашачысыз узачак

Русия футбол чемпионатының 24нче турында Казанның "Рубин" такымы белән Мәскәүнең "Локомотив" такымы уены 4 апрельдә тамашачысыз узачак. Уенны җанатарлар онлайн карый алачак.

6. Фигуралы шууда дөнья чемпионаты булмый

Тимераякта шуучыларның халыкара берлеге фигуралы шууда дөнья чемпионатын уздырмаска карар иткән. Ярышлар 18 март Канаданың Монреаль шәһәрендә башланырга тиеш иде. Шулай итеп, татар кызы Алинә Заһитова алга таба да дөнья чемпионы исемен саклап калачак. Бу исемен ул ким дигәндә 2020 елның октябренә кадәр йөртәчәк – дөнья чемпионаты шул вакытка күчерелергә мөмкин.

ОЧЫШЛАР

1. Казан белән Тәһран арасында очышлар туктатыла

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле Казан белән Иран арасындагы очышлар туктатылды.

2. "Аэрофлот" Казаннан Франкфуртка туры рейсны туктата

Русиянең "Аэрофлот" һава ширкәте Казаннан Франкфуртка оча торган туры рейсларны март ахырына кадәр туктатып торачак. Франкфурт шәһәренә бары Мәскәүдән генә очып булачак.

 

 

3. Казаннан Ашхабадка туры рейс туктатыла

Turkmenistan Airlines һава ширкәте дә Казаннан Ашхабадка очучы рейсларны март ахырына кадәр туктатты.

4. Казан һәм Уфадан Бакуга очышлар туктатылды

Очышлар 17 марттан туктатылды

5. Казан-Прага очышлары да туктатылды

Очышларны башкаручы Smartwings һава ширкәте сайтында 13 апрельдән билет алу мөмкинлеге бар. Коронавирус сәбәпле Чехия 12 апрельгә кадәр чикләрен япты.

СӘЯСӘТ

1. Кырымны аннексияләүгә багышланган концертлар узмый

Русиянең Кырымны аннексияләвенә багышланган бәйрәм концертлары күп шәһәрләрдә узмый калды. "Кырым язы" дип аталган концертлар Мәскәү, Уфа, Акмәчет, Сыктывкар, Воронеж, Архангельски, Чиләбе, Оренбур, Төмән, Рязань, Омски, Новосибирски, Чабаксар, Тамбов, Самар, Әстерхан һәм Пермьдә уздырылмаячак. Казанда бу концерт үтми калды.

2. Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирүне күчерүне таләп итәләр

Русия Конституциясенә үзгәрешләр хакында тавыш бирү көнен күчерүне таләп итеп Интернетта петиция дөнья күрде. Русия президенты Владимир Путин исеменә юлланган петициядә коронавирус куркынычы турында искәртелә. "Коронавирус эпидемиясе куркынычы булганда, Конституциягә үзгәрешләр хакында тавыш бирүне уздырмый торыгыз" диелә мөрәҗәгатьтә. Документны 50 меңнән артык кеше имзалаган.

Эхо Москвы радиосы баш мөхәррире Алексей Венедиктов та Конституциягә үзгәрешләр турында 22 апрельгә билгеләнгән тавыш бирүне уздырмаска тәкъдим иткән иде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, тавыш бирү көне күчерелмәячәк.

 

Азатлык

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев