Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Коронавирус инфекциясеннән саклануның иң яхшы алымын атадылар

Коронавирустан саклануның иң яхшы алымы – аңа каршы прививка ясату, диде Анна Попова.

Коронавирус инфекциясеннән саклану өчен иң яхшы алым – аңа каршы прививка ясату. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә узган «Сәламәт җәмгыять» форумында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Коронавируска каршы прививка ясатырга, вакцинация узарга кирәк. Вирус билгеле түгел, без аны әле ахыргача белмибез», - диде Попова.

Ул вирусның ахыргы нәтиҗәләре әле билгеле булмавын искәртте. 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев