КОМПОЗИТОРНЫҢ ҖИҢҮ МАРШЛАРЫ
Калинин фронты "Алга, дошман өстенә!" газетасында 1943 елның 12 маенда хәрби корреспондент Абдулла Әхмәт "Композиторның җиңү маршлары" исемле мәкаләсендә Татарстанның талантлы яшь композиторы Мәсгут Латыйпов турында сүз кузгата. "Без ерак походтан килә идек. Юл пычрак. Атлавы авыр. Кинәт безнең адымнар җиңеләеп китте, башлар да югарырак күтәрелде. Гәүдәләргә ниндидер көч керде....
Калинин фронты "Алга, дошман өстенә!" газетасында 1943 елның 12 маенда хәрби корреспондент Абдулла Әхмәт "Композиторның җиңү маршлары" исемле мәкаләсендә Татарстанның талантлы яшь композиторы Мәсгут Латыйпов турында сүз кузгата.
"Без ерак походтан килә идек. Юл пычрак. Атлавы авыр. Кинәт безнең адымнар җиңеләеп китте, башлар да югарырак күтәрелде. Гәүдәләргә ниндидер көч керде. Алда, яшел таучык буенда, көчле оркестр уйный иде. Без туктадык. Фронтка яңа килүчеләрне каршы алып, музыка ниндидер марш уйный.
Мин данлыклы Н-нче дивизиягә багышланган бу маршның татар композиторы Мәсгут иптәш Латыйпов тарафыннан язылган булуын соңыннан гына белдем. Яшь композиторның бу маршын сугышчылар гаҗәеп бер игътибар белән, дулкынланып тыңлый.
Капельмейстер-композитор Латыйповның сугыш шартларында иҗат иткән музыкаль әсәрләре байтак. Аның кызылармеецлар арасында популяр булган "Н-нче полк маршы", "Н-нче дивизия сугышчыларына наказ", "Частушкалар", "Кыйнадык, кыйныйбыз, кыйнарбыз" (В.Лебедев-Кумач сүзләренә), "Геройларча үлгән иптәшләргә" кебек күп кенә көйләре бар.
Мәсгут Латыйпов - Н-нче дивизиянең ансамблен оештыручы, аны юлга салучы да. Сугышчы-музыкантлар күп вакытларын алгы сызыкта үткәрә. Ансамбльнең җиңү маршлары җылы землянкаларда да, салкын окопларда да, тирән воронкаларда да яңгырый. Ансамбль музыкантлары оста, матур итеп уйный белгән кебек, кирәк булганда, оста, кыю сугыша да белә. Великие Луки шәһәре өчен барган каты сугыш вакытында ансамбль алгы сызыкта иде. Бу вакыт аларга тромбон, аккордеон һәм трубаларын куеп, иңнәрендәге мылтыкларын кулларына алырга, стратегик әһәмияткә ия булган бер биеклекне саклауда катнашырга туры килде. Бу бәрелештә музыкантлар батырлык, гайрәтлек күрсәтте. Биеклекне саклап калдылар.
Татарстанның талантлы яшь композиторы Мәсгут иптәш Латыйповның Җыр һәм бию ансамблендәге сугышчан хезмәтен һәм музыкаль иҗатын искә алып, хөкүмәт аны "Сугышчан хезмәтләр өчен" медале белән бүләкләде.
Бу мактаулы бүләк композиторны яңа иҗади уңышларга канатландырды, рухландырды. Хәзер аның җиңү маршлары тагын да матуррак, тагын да көчлерәк булып яңгырый".
Мәсгут Гали улы Латыйпов 1913 елның 23 августында Семиречинск өлкәсе Сергиополь шәһәрендә (хәзер Казахстан Республикасының Көнчыгыш Казахстан өлкәсе Аягуз шәһәре) туа. Әти-әнисе - Казан укытучылары - бирегә татар мәктәбенә укытырга килә. Әтисе Леснинск шәһәрендә вафат була. Кече яшьтән үк Мәсгутның музыкага сәләте ачыклана, әмма аны әниләре 1925 елда Казанга күчкәч кенә музыка буенча укыту мөмкин була.
Монда ул тынлы уен коралларында уйнаучы абыйларыннан - әнисенең бертуган энеләре Хәсән һәм Салих Зөлфокаровлардан - дәресләр ала һәм соңрак аларның үзешчән музыкаль түгәрәкләрендә катнашып, чыгышлар ясый башлый. 1932 елда музыкаль белемен арттыру өчен Мәскәүгә китә. Анда Мәскәү дәүләт консерваториясе рабфагының тынлы уен кораллары бүлегендә профессиональ белем ала (профессор В.Блажевичның тромбон классында). 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка һәм Гнесиннар исемендәге музыка училищеларында композиция буенча профессор Е.Месснердан дәресләр ала. Аның иҗат эшчәнлеге Мәскәү өлкәсенең Эчке эшләр халык комиссариаты тынлы уен кораллары оркестры белән бәйле. 1930 елларда шул оркестр өчен ул төрле жанрларда үзенең беренче музыкаль әсәрләрен (тынлы оркестр һәм хор өчен, җырлар, халык көйләре эшкәртмәләре һ.б.) иҗат итә: алар арасында "Татар сюитасы" (1935) һәм "Кызыл Татарстан" (1936) маршы.
1936 елда Латыйпов Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә композиция буенча профессор Г.Литинский классына укырга керә, өйрәтелгән барлык белемнәрне комсыз рәвештә үзләштерә бара. Шул ук елны Мәскәүдә тынлы уен кораллары оркестры өчен язылган маршлар конкурсында бүләккә лаек була. Аның "Кызыл Татарстан" маршы 1937 елда Музгизда басылып чыгуга ирешә. 1938-1940 елларда Латыйпов Мәскәүдә Татар сәнгате йортындагы хорның сәнгать җитәкчесе булып эшли. Шул ук дәвердә Татар опера студиясендә Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Салих Сәйдәшевләр белем ала. Мәсгут Латыйпов алар белән бергә 1939 елның сентябрендә ТАССР ның Композиторлар берлегенә әгъза булып керә.
Муса Җәлил сүзләренә язылган "Шатлыклы хәбәр", Н.Вәлиеваның "Минем мәхәббәтем", А.Пушкинның (М.Җәлил тәрҗемәсендә) "Инезилья, мин монда" романсларын, күмәк җырлар, балалар өчен җырлар, татар халык җырлары эшкәртмәләрен шул чорда иҗат итә, "Сафа" (Ә.Фәйзи либреттосы) һәм "Зөлхиҗа" (Ә.Ерикәй либреттосы) операларын яза. Бу елларда аның иҗат эшчәнлеге актив һәм уңышлы бара. 1939 елда Мәскәүдә композиторның авторлык концерты үткәрелә. Бу кичәдә "Сафа" һәм "Зөлхиҗа" операларыннан дуэтлар һәм арияләр, сулыш өреп уйнала торган агач уен кораллары квартеты, арфа өчен вариацияләре, татар һәм башкорт халык җырлары эшкәртмәләре, Г.Тукай сүзләренә балалар өчен язылган җырлар башкарыла. 1941 елда ул Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый.
Сугыш башлангач, М. Латыйпов Кызыл Армия сафына алына. Үзенең хәрби юлын ул Калинин фронтында Мәскәү шәһәре янында 4 нче удар армиянең 360 нчы укчы дивизиясендә башлый. Башта ул музвзвод командиры, автомат ротасының политругы була. 1943 елда М.Латыйповка дивизиянең хәрби-тынлы оркестрын оештырырга кушалар. Алга таба ул 360 нчы укчы дивизиясендә сәнгать ансамбленең җитәкчесе вазифасын үти. Осташково, Торопец, Велиж, Великие Луки, Невель, Полоцк, Даугавпилс, Шауляй, Клайпеда, Кёнигсберг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында ул М.Солянников һәм М.Клипиницер сүзләренә "Зур мәхәббәт" (1943) дигән хор һәм оркестр өчен кантата яза. Хәрәкәттәге армиянең хәрби частьлары ул тудырган маршлар һәм җырлар авазы астында фронтның алгы позицияләренә сугышырга чыгып китә. Композитор үзенең хәрби юлын 1945 елда Мемель (хәзерге Клайпеда) шәһәрендә тәмамлый.
Шул ук елның сентябрендә М.Латыйпов Казанга кайта һәм яңа ачылган консерваториягә Германиядә нәшер ителгән күпсанлы кыйммәтле клавирлар һәм партитуралар,уен кораллары бүләк итә һәм анда укыта да башлый, бер үк вакытта ул Казан хәрби округының Җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе дә була. Салих Баттал һәм Я.Меркурьев шигырьләренә "4 нче Удар армия геройлары турында" (1946) һ.б. кантаталарын иҗат итә. 1946-1950 елларда Идел буе (Куйбышев), аннары Көнчыгыш Себер (Иркутск) хәрби округларында Җыр һәм бию ансамбльләре белән җитәкчелек итә. Шул дәвердә композитор 3 кантата, симфоник оркестрга "Җиңүдән соң" дигән сюита, Мостафа Ногман, Самат Шакир һәм Гамир Насрый сүзләренә җырлар иҗат итә.
1953 елда яңадан Казанга кайта. Мәхмүт Хөсәен шигыренә (русчага Б.Зернит тәрҗемәсе) "Ватан турында" (1954), Нәкый Исәнбәт шигыренә "Ватаныбыз башкаласы - Мәскәүгә" (1957) кантаталарын иҗат итә. 1954-1957 дә ТАССР Җыр һәм бию ансамблендә дирижёр, шуннан соңгы елларда нефтьчеләрнең сәнгать коллективларын җитәкли. Ансамбль 1957 дә Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында чыгыш ясый һәм аның җитәкчесе ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек була. Шуннан соңгы елларда композитор "Сарман чәчәкләре" кызлар ансамблен, Кукмара һәм Лениногорск яшьләр тынлы уен кораллары оркестрларын оештыра һәм җитәкли.
Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыклары һәм музыка иҗат итү өлкәсендәге күпкырлы хезмәтләре өчен М.Латыйпов Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Композитор Мәсгут Латыйпов 1987 елның 9 апрелендә Казанда вафат булды. М.Горький урамындагы ул яшәгән 17нче йорт диварына мемориаль такта куелды. 1994-2006 елларда "Разыя Еникиева нәшриятында" аның инструменталь һәм вокаль әсәрләре дөнья күрде. Сеңлесе Лидия Латыйпова шул ук нәшриятта, 2003 елда, гаиләдәшләренә багышланган "Они в моей памяти" китабын нәшер итте, абыйсының тормыш юлын шактый киң яктыртты.1998 елдан башлап Казанда һәр елны яшь башкаручылар конкурсы уза (бу конкурска нигез салучы аның улы Рөстәм). Конкурста композиторның скрипка, виолончель һәм фортепиано өчен язылган әсәрләре башкарыла.
2003 елда аның 90 еллыгына М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының хоры һәм оркестры (дирижёр Р.Салаватов) башкаруында композиторның әсәрләреннән видеотасма чыгарылды.
Композитор 6 кантата, 8 хор цикллары, тынлы уен кораллары оркестры өчен 5 сюита һәм 13 марш, 60 җыр һәм бик күп романслар, 20 дән артык камера-инструменталь әсәрләр, татар һәм рус халык көйләре эшкәртмәләрен иҗат итә. Аның исеме Казан шәһәрендә Вахитов районының урамына бирелә.
Әлфия ШАМОВА.
.Композитор Мәсгут Латыйпов.
Рәсем Разыя Еникиеваның шәхси архивыннан алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев