Мәдәни җомга

КОМПОЗИТОРЛАР СУГЫШ ЕЛЛАРЫНДА

Татарстан Композиторлар берлеге Бөек Ватан сугышы якынлашканда, 1939 елда төзелә. Аңа керүчеләрнең күпчелеге яңа гына Мәскәү консерваториясен яки әлеге уку йорты каршында оештырылган Татар опера студиясен тәмамлаучылар була. Алар арасында - С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, М.Мозаффаров (ул консерватория дипломын 1931 елда ала, ә студиядә опера театры дирижерына укый), Ф.Яруллин, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин. 1930...

Татарстан Композиторлар берлеге Бөек Ватан сугышы якынлашканда, 1939 елда төзелә. Аңа керүчеләрнең күпчелеге яңа гына Мәскәү консерваториясен яки әлеге уку йорты каршында оештырылган Татар опера студиясен тәмамлаучылар була. Алар арасында - С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, М.Мозаффаров (ул консерватория дипломын 1931 елда ала, ә студиядә опера театры дирижерына укый), Ф.Яруллин, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин. 1930 еллар азагындагы композиторларның икенче төркеме исә сәнгатьтә үз юлларын башлап кына килүче музыкантлардан гыйбарәт була. Хисапларда мондый иҗатчыларны "яшьләр", "көйче композиторлар", дип атыйлар һәм ул чакта әлләни җитди бәяләмиләр. Аларга Х.Вәлиуллин, А.Вәлиуллин, Ә.Бакиров, И.Шәмсетдиновны һәм кайбер башка музыкантларны кертәләр. Соңрак аларның күбесе яхшы композитор булып үсеп җитә. Яшьләрне Казан музыка училищесында 1936 елдан башлап музыка язу күнекмәләрен өйрәнүгә җәлеп итәләр, моның өчен анда махсус "иҗат төркеме" ачыла. Югары уку йортында түгел, бәлки уку барышының урта чылбырында гына белем алуларына, композитор һөнәрен өч-дүрт ел эчендә үзләштерүләренә карамастан, әлеге музыкантлар инде ул чакта ук хәзергәчә популяр булган әсәрләрне иҗат итә - Хөснул Вәлиуллинның "Онытырга мөмкин түгел", Әнвәр Бакировның "Иртәнге серенада"сы әнә шундыйлардан. Һәм нәкъ менә 1920-1925 елларда туган, әле музыка училищесын да тәмамларга өлгермәгән яшь композиторларны сугыш башлангач та Совет Армиясе сафларына чакыралар. ТР Композиторлар берлегеннән Фәрит Яруллиннан башка беркем дә фронтка җибәрелми. Бу уңайдан берничә гипотеза бар. Безнең фаразыбыз исә менә нәрсәгә нигезләнә: мөгаен, бу иҗат берлегеннән дә кемдер мәҗбүри сугышка җибәрелергә тиеш булгандыр. Ф.Яруллин исә Татарстан Композиторлар берлегенең иң яшь вәкиле була, калганнарның яше 30 дан арта. Моннан тыш, оешмада әлләни күп кеше исәпләнми. Һәм ниһаять, республика хөкүмәте исемнәре аталган яшь композиторларның күпчелеген Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укытуга шактый акча түли. Ә музыкаль белем бирү бөтен дөньяда иң чыгымлы хезмәт булып санала, чөнки ул һәркем белән шәхси шөгыльләнүне күздә тота.

Фронтовик композиторларның язмышы төрлечә була. И.Шәмсетдинов Рига, Варшаваны азат итүдә, Одер елгасын кичүдә, Берлинны алуда катнаша. Х.Вәлиуллин әсирлеккә төшә, Венгрия, Чехословакия лагерьларында интегә, алардан качарга омтылыш ясый. Сталинград сугышында катнашкан А.Вәлиуллин, яраланганнан соң гарипләнеп, демобилизацияләнә. Кайбер музыкантлар исә сугыш вакытында да һөнәрләреннән аерылмый. Мәсәлән, Рөстәм Яхин 1941 елда Мәскәү консерваториясенә укырга керә, әмма сугыш башлангач, кайбер педагоглары һәм башка студентлар белән бергә Казанга кайтырга мәҗбүр була. Шәкертләрне Казан музыка училищесының бишенче курсына кертәләр (рәсми белем бирү 4 курс кына булса да) һәм шулай ук "махсус төркем" дип атыйлар. 1942 елның августында Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы училищедан армиягә чакырыла. Аны Мәскәү фронтының Кызыл Армия җыр һәм бию ансамбленә пианист-аккомпаниатор итеп билгелиләр, Р.Яхин шул ансамбль өчен җырлар иҗат итә. Композитор Мәсгуть Латыйпов 4 нче Хәлиткеч һөҗүм итү армиясе Җыр һәм бию ансамбленең капельмейстеры, башлыгы һәм сәнгать җитәкчесе була. Әмма, төп эшчәнлегенең тыныч характерда булуына карамастан, ул ике тапкыр яралана, Мәскәү, Велиж, Великие Луки, Невель кебек шәһәрләр өчен сугышларда катнаша.

Сүз дә юк, сугыш югалтуларсыз булмый. ТР Композиторлар берлеге хисапларында сәләтле, өметле аһәңсазлар буларак телгә алынган Х.Әбделмәнев, Рәшитов сугышта башларын сала. Әмма иң үкенечлесе - татар музыкасын бөтен дөньяга таныткан "Шүрәле" балетының авторы Фәрит Яруллинның һәлак булуы. Җәмәгатьчелек моның белән һаман килешә алмый әле. Композиторга әсәрен тәмамлау өчен "бронь" биргән булсалар, бәлки, аның язмышы башкачарак язылыр иде.

Сугыш елларында Татарстан Композиторлар берлеге составы Казанга эвакуацияләнеп килгән музыкантлар - И.Пустыльник, Г.Брук, М.Юдин, С.Мусселиус, И.Болдырев һәм башкалар хисабына ишәя. И.Болдырев әлеге иҗат берлегенә керү өчен үзенең педагогы Д.Шостакович язган характеристиканы тәкъдим итә. Педагогика, башкару осталыгы, музыка белеме тармакларында да мәгълүм музыкантлар - М.Гнесин һәм Е.Гнесина, С.Скребков һәм О.Скребкова, В.Конен, Е.Бекман-Щербина, А.Леман, Г.Литинский һәм башкалар күчеп килә. Алар барысы да Казан музыка училищесына эшкә урнаша. Сугыш башында ул берникадәр вакыт ябылып тора, аның бинасына шәһәребезгә эвакуацияләнгән башка оешмалар урнаштырыла. Соңрак дәресләр 1нче балалар музыка мәктәбе бинасында үткәрелә башлый. Күчеп килгән музыкантлар шәһәрнең музыкаль тормышында актив катнаша. Мәсәлән, алар бик кызыклы лекция-концертлар үткәрә. Композиторларны исә татар музыкасының милли колориты кызыксындыра, алар шул стильдә үз әсәрләрен иҗат итә башлый (шундыйлардан А.Леманның оркестр һәм скрипка өчен концертын, М.Юдинның "Фәридә" операсын, Ф.Витачекның кыллы квартетын атап була). Алар Казаннан киткәч тә безнең мәдәниятне онытмый. Матбугатта М.Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" дөнья күргәч, аның үзенә Советлар Союзы Герое исеме бирелгәч, күп композиторлар, шул исәптән И.Пустыльник та, шагыйрь шигырьләренә җырлар һәм романслар яза. Казанга эвакуацияләнгән музыкантлар 1945 елның көзендә шәһәребездә консерватория ачылуга да булышлык итә.

Сугыш елларында җыр иҗатның төп жанрына әйләнә. Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Н.Җиһановның 1941/1942 ел өчен хисап докладында беренче чираттагы бурыч сыйфатында "дошманга каршы корал" булырлык җырлар язу тәгаенләнә. Ул еллардагы әсәрләрнең исемнәре үк аларның эчтәлегенә ишарәләп тора: В.Владимировның "Алга", З.Хәбибуллинның "Җиңеп кайт", С.Сәйдәшевнең "Җиңү җыры", Н.Җиһановның "Партизанка", "Батыр каберендә","Үлемгә каршы үлем", М.Мозаффаровның "Сау булыгыз, дуслар", "Әйдә сугышка, иптәшләр!", "Сөекле Ватан өчен", Җ.Фәйзинең "Канга-кан!", А.Ключаревның "Мы землю родную топтать не дадим" җырлары - шундыйлардан. Кайвакыт җырның исеменнән соң җәяләр эчендә аның жанрын, характерын күрсәтәләр, мәсәлән, җыр-өндәү, җыр-марш. Марш жанры вокаль музыкада гына түгел, инструменталь музыкада да киң тарала. Аны симфоник, тынлы оркестр өчен С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, М.Латыйпов, И.Болдырев, И.Гладкова һәм башкалар иҗат итә. Тыңлаучылар С.Сәйдәшевнең Кызыл Армиянең XI еллыгына багышлап сугышка кадәр үк язылган маршын да һаман бик илһамланып тыңлый. Кайбер әсәрләр исә сугышчылар соравы буенча языла. Мәсәлән, үзенең "Песня Н-ской дивизии" җырын Н.Җиһанов Төньяк-Көнбатыш фронттагы бер дивизия солдатлары өчен иҗат итә. Барлык әсәрләр дә диярлек төрле башкаручы-солистлар, филармония, радиокомитет, опера театры коллективлары, концерт бригадалары репертуарына тиз кереп китә. Н.Җиһанов үзенең докладында билгеләп үткәнчә, нәкъ менә сугыш елларында татар композиторлары тексты рус телендә булган җырлар яза башлый, чөнки "вәзгыять шуны таләп итә". Әсәрләрне, соңрак радиоконцертлар һәм Дәүләт музыка нәшрияты басмалары аша тарату максатыннан, СССР Композиторлар берлегенең оештыру комитетына консультациягә тапшыралар. Җырлар Татарстан газеталарында, шулай ук аерым листовкалар булып та бастырыла.

Сугыш елларында сәхнә музыкасы әсәрләре дә шактый күп күрсәтелә: Н.Җиһановның "Алтынчәч", "Түләк һәм Сусылу", "Илдар", М.Юдинның "Фәридә" опералары; Җ.Фәйзинең "Башмагым", "Акчарлаклар", С.Сәйдәшевнең "Хафизаләм иркәм" комедияләре; Ф.Яруллинның "Шүрәле" балеты. Бу әсәрләр тиз арада гына язылмаган, билгеле. Композитор һәм язучылар Татар опера студиясендә, аның Мәскәү консерваториясе каршындагы әдәбият секторында укыган чакларында, шулай ук 1941 елның августында Мәскәүдә үткәрелергә тиеш булган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасына әзерлек чорында актив хезмәттәшлек иткән. Бәйсезлек өчен көрәш, халыкларның һәм аерым шәхесләрнең азатлыкка омтылышы турында язылган сәхнә әсәрләренең күбесе сугыш чоры атмосферасына аваздаш булып чыга. Кайвакыт исә композиторлар, халыкның кәефен күтәрү өчен, үз әсәрләрендә көлкеле хәлләргә махсус мөрәҗәгать итә (мәсәлән, Җ.Фәйзинең "Башмагым" комедиясе).

Композиторлар Ватан сакчыларына рухи яктан гына түгел, матди яктан да булышырга тырыша. Әлеге максаттан язучылар белән бергә уртак әдәби-музыкаль кичәләр, шулай ук композитор С.Сәйдәшев, М.Латыйповларның авторлык концертлары оештырыла, алардан җыелган акча кызылармиячеләр фондына җибәрелә. Мондый кичәләрдә кайбер композиторлар башкаручы сыйфатында да чыгыш ясый, мәсәлән, Заһит Хәбибуллин скрипкада уйный. Фронтка җылы кием комплектлары да җыеп җибәрәләр. Аларны җибәргән кешеләрнең фамилияләре республика газеталарында басыла. Исемлекләрдә композитор Н.Җиһанов та бар, бу чарага ул хәтта "Җылы күлмәк" дигән җырын да багышлый.

Татарстан композиторларының һәркайсы дәһшәтле сугыш елларында үз Ватанына, үз халкына файдалы булырга омтыла. Бу халәтне Фәрит Яруллин бигрәк тә яхшы тойган. Хатынына язган хатларының берсендә аның: "Ватанны саклаудан да изгерәк максат юк. Күңелемдә горурлык хисе кабынган килеш фронтка китеп барам. Безнең яшәешебез өстенә ябырылган дәһшәт барыбыздан да булдыра алганча көч куюны таләп итә. Безнең җиңүебезгә шикләнмә. Вәзгыятьне дөрес бәяләп, хәлдән килгәннең барысын да эшләр вакыт җитте", - дигән сүзләре сакланган.

Гүзәл ЮНЫСОВА,
музыка белгече, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән гыйльми хезмәткәре.

. Фәрит Яруллин.

. Исмай Шәмсетдинов .

. Хөснул Вәлиуллин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: