Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

“Күлебездә балыклар үлә”: Кызыл Күлгә ни булган?

“Күлебездә балыклар үлә. Кармаклар тотып килешебезгә су өстенә чыккан үле балыкларга тап булдык, яр кырые шулар белән тулган” дип хәбәр итте безгә Биектау районының Татар Урматы авылыннан Рамил Гыйльманов. Бу хәлне үз күзләребез белән күреп кайтырга дип, без юлга кузгалдык. Кызыл Күл авылы янындагы күл булып чыкты ул.

– Җәй буе монан балыкчылар өзелми, кайбер көннәрдә алтышар-җидешәр машина белән балыкчылар килеп утыра, хәзер алар да күренми башлады. Җитмәсә, судан яман ис килә, – ди ул.  

– Балыклар дүрт-биш көн элек үк үлә башлады, көн дә күбәеп кенә баралар. Дистә елдан артык шушында казларыбыз йөзә, балыкларның шулай күпләп үлүе беренче тапкыр гына. Эсселектән дисәң, 2010 елда да болай булмады, ул вакытта күл шактый кипте, бер ярыннан икенче ярына чыгып булырлык хәлгә килде. Бу күл баштарак бик кечкенә иде. 1975 елда аны тракторлар китертеп казыттылар, күпер дә ясап куйдылар. Урта җирендә тирәнлеге ике метрга җитсә дә, су коенучы юк. Судан чыккач, тән кычыта, – дип сүзгә кушылды казларын күлгә төшерергә килгән Юныс Вәлиев. 

Бүген ул иртән су өстеннән 1,5 кг лы үлгән зур балыкны да тотып чыккан. Аны пешереп, казларына ашатмакчы. Авылдан да берничә кеше килеп, үрдәкләренә ашатырга дип, үлгән балыкларны җыеп алып кайтып киткәннәр.

Күлнең бер ягыннан бара торгач, кипкән чишмәгә юлыктык. Бу тирәдә өч чишмә бар икән, бер ай элек аларның сулары кипкән. 
– Күлгә шул чишмә сулары да агып төшә иде, хәзер алары да юк. Күлнең дә суы кими башлады, – ди Рамил. 

Коркачык авылы җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова бу хәл турында белми булып чыкты. Аның янына кереп чыгасы идек, ул күлне башта үзем барып карап кайтмыйча, берни әйтә алмыйм, диде. Соңрак хәбәр итәргә вәгъдә итте. Без Казанга кайтып җиткәндә, күлне барып күрүен һәм районга хәбәр итүен шалтыратып әйтте.
– Күлнең суы шактый кимегән, балыклар да шуның аркасында үлгән булырга тиеш. Суга агу, ашламалар эләккәне юк, башка сәбәбен әлегә атый алмыйм, – диде ул. 

Без исә, үз чиратыбызда, балыклар үлүе турында республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына шалтыратып хәбәр иттек. Алардан җавап көтәбез. 

 

 

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев