Кибетләрдә сатылучы сөт һәм каймакның бәясен кем билгели?
Җитештерүчеләр көзен сөткә бәяләр артачак ди, ә шул вакытта нинди әкәмәт инде бу, ай саен кыйммәтләнеп тора алмый бит инде ул дип, халык чаң суга. Нәрсәдә соң хикмәт?
Баксаң, быел сөткә бәяләрнең артуы аннан продукциягә ясауга киткән чыгымнарны капламый, шуңа күрә җитештерүчеләр азмы-күпме табыш булсын өчен көзгә бәяләрне 7-10% ка арттырырга мәҗбүр, дип белдерә Сөт җитештерүчеләренең милли союзы җитәкчесе Артем Белов. Соңгы елда гына картонга, сөт тутыра торган савытларга, ашламага, ягулыкка һәм электр энергиясенә бәяләр 20-60% ка арткан, әле җитмәсә 1 июньнән сөт продукциясен мәҗбүри маркировкалауны керттеләр. 2020 елда 1 литр сөтнең үзбәясе 31 сум булса, быел инде ул 35 сумны тәшкил итә икән. 35 бит, җәмәгать, 35!
Җитештерүгә киткән чыгымнар арта, ә продукциягә юк, дип белдерә шул тармакта эшләүчеләр. Продукциягә бәя артса, шәхси хуҗалыкларда эшләүчеләр ничек шатланыр иде дә бит... Авылда яшәүчеләрдән сорыйсы килә – 35 сумга берәрегез сөт тапшырамы җыючыларга? Күптән баеп беткән булыр иде инде авыл кешесе. Авылдан да кешесе дә качмас иде...
Артем Белов сүзләренчә, соңгы ел ярым эчендә сөт продукциясен җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендә табыш кимеп бара, аларның үзкыйммәте 18% ка арткан, ә сату бәясе үзгәрми. Россия Авыл хуҗалыгы әлеге ситуацияне азыкның бәяләре артуы белән дә аңлата, чөнки ул сөт продукциясе үзкыйммәтенең 45%ын тәшкил итә.
Түзәр чама калмады
Продукциясен аппаратлар аша сата торган "А-Молоко" ширкәтенең проект җитәкчесе Иван Соломаха әйтүенчә, алар инде ел башында ук бәяләрне 10% ка күтәргән булганнар, тиздән моңа тагын 7% өстәләчәк. "Без соңгы өч елда бәяләргә бөтенләй тимәдек, әмма быел тотып тора алмыйбыз. Чыгымнарыбыз бик нык артты һәм әләге процесс дәвам итә, шуңа күрә әләгә адымга барырга мәҗбүр булабыз", - дип аңлата "Рузское молоко" ширкәтенең генераль директоры урынбасары Анна Бойко-Великая. Аның белән "Степь" агрохолдингы җитәкчесе Андрей Недужко да килешә. Сөт җитештерүнең үзкыйммәте артуы сатуга киткән продукция бәясенең күтәрелүен берничек тә капламый дип, белдерә ул.
Катыкка да артырмы?
Сөт Россия хөкүмәте тарафыннан социаль яктан мөһим булган продуктлар исемлегенә кертелгән. Әгәр ул соңгы бер айда, ким дигәндә, 30% ка кыйммәтләнсә, дәүләт 90 көн дәвамында аның бәясен нинди дә булса суммадан арттырып булмаслык итә. Росстат мәгьлүматларынча, агымдагы елның гыйнварыннан майга кадәр бер литр сөтнең бәясе нибары 1% ка гына күтәрелгән һәм уртача 59,2 сумны тәшкил иткән. Ә инде узган ел белән чагыштырганда шул ук чорда шикәр 48% ка, бәрәңге - 49% ка, кишер - 44% ка, карабодай 31% ка арткан.
Бу хакта туры эфир барышында Россия Президенты Владимир Путин да әйтте. Аның фикеренчә, сөт бәяләре стабиль кала, гәрчә бүген кишер Эквадордан кайтартылучы бананнан кыйммәтрәк торса да.
Әлеге тема буенча Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Анда җитештерүчеләр белән сөйләштек, бәяләрне арттырмаячаклар, дип җавап кайтардылар. Республикада сөт бәяләре стабиль кала, дигән сүзне дә өстәделәр белгечләр. Димәк, борчылырга сәбәп юк.
Шулай да кибеткә кергәндә катык белән йогурт бәясенә күз төшереп алыгыз әле...
Рәсим Хаҗиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев