Мәдәни җомга

Хараплар булдык! Банклар ябыла

Пандемия вакытында зур сәүдә үзәкләрендәге банкоматларның кайберләре юкка чыкты. Ул вакытта үзәкләр эшчәнлеген туктаткан иде.

Зур кибетләр ачылгач та банкоматларны кире кайтаручы булмады. Төрле чаклар була бит. Дөнья никадәр генә алга китмәсен, кайчагында карта белән түләп булмый. Техника да ватылмый тормый. Шуңа да банкоматларны кайтармаулары, кулланучы буларак әйтәм, мине сөендермәде.

Банкомат бер хәл, шактый банклар бүлекләрен дә яба башлаган. Россия Үзәк банкы мәгълүматлары буенча, узган елның сентябрь ае белән чагыштырганда, илдә банк бүлекчәләре саны 5 процентка кимегән. Ягъни, 1,5 меңгә азрак, дигән сүз. Дөрес, финанс оешмалары элегрәк тә ябыла иде. 2019 елда, мисал өчен, 1,2 мең бүлекчә эшчәнлеген туктаткан булган.

Пандемия вакытында күпчелек сату-алу онлайнга күчкәнгә генә түгел, экономияләү максатыннан да шулай эшли икән банклар. Бинаны арендалау, хезмәткәрләргә түләү, җиһазлар белән тәэмин итү, электр энергиясе, җылылык өчен түләү – саный китсәң чыгымнары шактый җыела. Кечкенәрәк банклар шуларны истә тотып да оптимальләштерү юлына бара. Кыскасы, теләсә кайсы эшмәкәр кебек, алар да үз кесәсен кайгырта!

Ябылулар иң күбе Мәскәүдә (212), Санкт-Петербургта (111) һәм Мәскәү өлкәсендә (103) теркәлгән. Ә менә Ингушетия, Тыва һәм Пенза өлкәсендә бер генә банк филиалы да, офисы да югалмаган!

Бүлекчәләр саны кимүгә пандемия генә дә сәбәпче түгел, әлбәттә. Халык актив рәвештә пластик карталарга, онлайн түләүләргә күчә бара. Хәзер инде карта йөртүчеләр дә сирәгәя, чөнки бар нәрсәне дә кәрәзле телефонга йөкләргә була. (Телефонны гына югалтырга язмасын! Бетте баш, бөтен документ, акча шунда бит!)

...Банкларга килгәндә, алар филиалларны, кассаларны гына түгел, төп офисларны да 10,5 процентка кыскартырга мәҗбүр булган. Аның каравы, кредит бирә торган кассалар саны арттырылган.

Үзәк Банк хәбәр итүенчә, халык хәзер түләүләрдә генә түгел, кредит алу, иминиятләштерү һәм башка юнәлешләрдә дә цифрлашкан юлны сайлый икән. 2020 ел белән чагыштырып карасак, онлайн ысул белән ясалган финанс операцияләре 70,3 процентка арткан, ди. Моны Казанда да күрергә була. Транспортта без хәзер пластик карта белән генә түлибез. Траспорт оешмалары да шул яклы. Алай гына да түгел, кешеләрне пластик карталарга күчерү өчен “шартлар” да тудырыла. Мисал өчен “Мир” картасы белән түләгән очракта, хәзер Казан җир өсте транспортында билет 6 сумга арзанрак тора. Әлбәттә инде кеше экономияләргә тырыша һәм карта белән түләүгә күчә.

Электрон ысул нинди генә уңай булмасын, банкирлар элеккечә эшләүдән туктарга җыенмый. Офлайн хезмәт күрсәтүне саклау зур бурыч, ди алар. Ярый ла безнең Татарстанда “караңгы” авыллар юк диярлек. Ә Россия буйлап карый башласаң, алар әле шактый җыела. Онлайн банкны түгел, интернетның нәрсә икәнен белми яшәүчеләр дә бар. Ә кайдадыр банк филалы ачу физик яктан мөмкин түгел. Тайгадагы 3-4 йорт өчен генә банк салмыйлар бит инде.

“Шуңа да банк бүлечәләренең гомуми саны кимүгә карамастан, ил күләмендә эре банклар, киресенчә, челтәрләрен арттыра бара. Авыл җирлекләрендә алар хәзер “җиңеләйтелгән” форматта эшли. Мисал өчен, почта бүлекләренең 95 процентында кайбер төр банк операцияләрен башкарырга мөмкин. Ә 4,5 мең кибет кассасыннан акча “салдырып” алырга була. Кечкенә шәһәрләрдә һәм бистәләрдә кредит оешмаларының читтән торып эшли торган агентлары хезмәт күрсәтә. Аларның саны да 524,5 меңгә җитте”, – дип аңлатма биргән Үзәк банк вәкиле.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: