Мәдәни җомга

Халыктан җыелган сөтнең бәясен кем билгели?

Сөт бәяләре республиканың төрле районнарында төрле, хәтта күрше авылларда да бәяләр аерыла. Бу нинди сәбәпләргә бәйле? Ни өчен сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыга? Районнарда тапшырылган сөтнең бәясен кем контрольдә тота? «Татар-информ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы халыктан җыелган сөт өчен җавап бирүдән туктады

 

Социаль челтәрләрдә төрле районнарның төркемнәренә игътибар итсәк, сөт тапшыру һәм сөт җыю белән бәйле мәсьәләләр авыл халкын бик борчыганын аңлап була. Чыннан да, әгәр авыл хуҗалыклары мал асраудан керем алмый икән, алар аның файдасын тапмыйча, гомумән мал асрамый башларга мөмкин

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында узган елның август аенда тапшырылган сөт өчен халыкка бер литрына уртача күпме түләнгәнен күреп була. Иң югары бәяләр Чистай, Буа, Алексеевск һәм Балтач районнарында булган. Әлеге районнарда уртача күрсәткеч 20 сумнан бераз артып китә.

  • Әлкидә — 19,75 сум, Спас районында — 19,39, Нурлатта — 19,20, Яңа Чишмә, Кукмара, Аксубай, Биектауда — 19 сум, Питрәчтә — 18,98, Мамадышта — 18,75, Бөгелмәдә — 18,66, Теләчедә — 18,5, Сабада — 18,46, Чирмешәндә — 18,4, Тәтештә — 18,2 сум. Иң түбән күрсәткечләр: Тукай районында — 16 сум, Баулы районында — 15,25 һәм Зәйдә — 14 сум. Республика буенча уртача бәя 18 сум 6 тиен тәшкил иткән.

Быел районнарда сөт тапшыручыларга түләүләр яхшырганмы икәнен белер өчен, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Җавапка бу мәсьәләне контрольдә тоту һәм сөт бәяләрен барлап тору быелдан министрлык вазифаларына кермәве әйтелде. Хәзер сөт бәяләрен Татарстанның сөт җитештерүчеләр союзы контрольдә тота дигән җавап килде. Союз бары тик сөт җитештерүче зур оешмалар белән генә эшләвен һәм халыктан җыелган сөткә бернинди катнашы булмавын җиткерде.

Шулай итеп, «Халыктан җыелган сөт өчен кем җаваплы соң?» — дигән сорау туа. Халыктан җыелган сөт бәяләрен анализлап торган дәүләт ведомствосы юк.

 

Сөт җыючы һәм сөт тапшыручы конфликты

 

Сөт бәясе — халыкның иң авырткан темасы. Теләче төркемендә Рамазан ае алдыннан: «Сөт бәясен бүтән төшермәсәгез иде, савап булыр иде», — дигән үтенеч чыккан иде. Халыкның реакциясе сөт җыючыларга карата бик тискәре — «Сөт җыючылар савапның ни икәнен дә белми», — дип язалар.

Әтнәнең Күңгәр авылында сөт җыйган кешенең үзен генә түгел, кибетен дә тикшерәләр. «Ник сөт бәясен төшергәндә кибеттәге товарның бәясен төшермисең?» — дип бәйләнәләр аңа. «Байлар шулай байый», — дип яза берсе. «Бәясе ошамаса, аңа бирмә, башкага бир», — дип акыл өйрәткән икенчесе.

Актанышның Суксу авылында яшәүчеләр моңарчы Илһам исемле кешегә тапшырган. Аннары үзләре кооператив оештырып, шунда җыя башлаганнар. Ә Илһам әфәнде сөтне үзенә тапшырмый башлаган кешеләргә элекке айлар өчен дә түләп тормаган, дип язганнар интернетта. «Илһам Яңа Кормашта да кыш буе түбән бәядән түләде. Сөт әчегән, антибиотик дип күпме сөт юкка чыкты! Суксулар дөрес эшләгәнсез, кемнедер баетып ятканчы үз кооперативыгызны оештыргансыз. Кормашларга да сездән үрнәк алырга кирәк», — дип райондашларын куәтләгән Ландыш Сөбханова.

«Сөт җыю — бик четерекле эш. Өстен җыеп, сепарат сөте өстәп, су салып чыгарган сөткә ничек югары бәя түләп була соң? Сөтне бирә дә эше бетә, ә тапшырганда мае да, тыгызлыгы да, чисталыгы да карала. Болар нормада булмаса, сөтнең бәясе кими. Бозаулагач, бозауны кушып имезсәң, сөте сыек була. Кешегә кара якканчы, башта гаеп үземдә түгелме дияргә кирәк», — дип сөт җыючыларны яклап язган Мәрьям Рәшитова исемле ханым.

 

«Шәхси хуҗалыкларга да, фермерларга да кооперативлар аша эшләү яхшырак»

 

Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров әйтүенчә, халыктан җыелган сөткә бәяне эшмәкәрләр үзләре куя. Марат Җәббаров, министр булгач, бу ситуацияне контрольгә алырга кушып, районнарга, администрация башлыкларына хат җибәргән. «Сөт өчен түләнгән бәя түбән булгач, шәхси хуҗалыкларга мал тотудан табыш юк. Шуңа бу Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм районнарның үзләренең контролендә. Бездә бу мәсьәлә һәр планеркада күтәрелә», — дип аңлатты Камияр Байтемиров.

 

 

Хәзерге вакытта халыктан сөт җыюны авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары һәм шәхси эшмәкәрләр башкара. Шәхси эшмәкәрләргә сөт килеп җиткәнче ул әллә ничә арадашчыны үтәргә мөмкин, шул сәбәпле эшмәкәр сөт өчен биргән бәя һәм сөт тапшыручы кулына эләккән акча арасы шактый булуы ихтимал, бер литр өчен 8 сум аерма да була.

Кооперативларда арадашчылар халыкка тиешле сөт хакын үзләренә алып калмый. Кооперативларда сөт хакы — 22-23 сум. Аларга шәхси хуҗалыклардан да, фермерлардан да сөтне зур комбинатлар алган кебек алырга дигән юнәлеш бирдек. Шәхси хуҗалыкларга да, фермерларга да кооперативлар аша эшләү яхшырак, чөнки алар өстәмә бәя белән эш итәләр. Мәсәлән, сөтне 23 сумга алалар, аны суыталар, каймак, кефир ясыйлар, аның бәясе арта, менә шуннан өстәмә бәя килеп чыга. Кооперативлар җыелган өстәмә бәяне дә исәпкә алып эшлиләр, шуңа күрә кабул ителгән сөтнең бәясе югарырак була. Шәхси эшмәкәрләрдә өстәмә бәя юк, — диде Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе.

Димәк, шәхси эшмәкәрләргә сөт җыючы кеше, халыктан җыеп тапшырган сөтнең бер литры өчен 20 сум алып, үзенә 5 сумын калдыра ала, бу берничек тә контрольдә тотылмый?

Юк шул.

 

«Халыкта ризасызлык көчле»

 

Кооперативларга халыктан җыелган сөт бәясен 22-23 сумнан да киметмәскә кушылса да, барысында да бу үтәлми. Кайбер авылларда җәй айларында сөт бәясе 16 сумга кадәр төшә.

Мөслим районда сөт җыючы Маргарита ханым белән шул хакта сөйләштек.

16 ел сөт җыйдым. Хәзер мин лаеклы ялда, иптәшем җыя, мин булышам. Сөтне Татар бүләр, Яңа Сәет, Мари Бүләр авылларыннан җыеп, Тойгелдедә урнашкан «ФАИЗА» кооперативына илтеп тапшырабыз. Халыкны сөтнең бәясе түбән булуы борчый. Октябрь аеннан мартка кадәр бер литры өчен 19 сум түләнде, апрельдә — 18, майның беренче унбиш көнендә — 17 сум, калган уналты көнендә — 16 сум. Халыкта ризасызлык бик көчле. Шулай да, сөт тапшыручыларга акчасын вакытында биреп баралар, — диде ул.

Шулай ук Маргарита сөт җыючы һөнәренең үзенчәлекләре турында да әйтте.

Төрле вакытлар булды, сөтнең сыйфаты һәркемнең үз намусына бәйле. Һәркемнән аерым бидоннарга җыябыз. Антибиотик турында кат-кат аңлатабыз, кем укол кадаткан, сөтен алмый торабыз. Сөткә су кушып сыеклатучылар да бар инде, төрле кеше бар, сепаратор сөтен дә кушучылар бар. Әйтеп-әйтеп карыйсың, аңлатып та карыйсың, шуңа үпкәләп, икенче якка күчәләр. Шулай да, халыкның күбесе әйбәт сөт тапшыра, шулай булгач әйбәт сөт чыга, кооперативта кабул итәләр, — диде ул.

Маргарита ханым әйтүенчә, сөт җыючыга түләнәсе акчаны кооператив билгели, ул бәя җыелган сөт күләменә карап куела.

 

«Кибеттә сөт бәясе күтәрелә, бездә юк»

 

Узган елгы статистика буенча, Балтач районында сөт бәясе иң югарылардан. Быел да Балтачта 20 сумнан киметмәскә тырышалар. Балтач районының Салавыч авылында яшәүче Рафис абый тапшырган сөтнең бер литры өчен 20 сум 80 тиен алганын әйтте, кыш айларында бу бәя 22-23 сумга җитә. Рафис абый үзе көненә 40 литр сөт тапшыра. Ул сөтнең сыйфаты өчен бөтен авыллары белән тырышканын әйтте.

Сөт җыючы гел: «Игътибарлы булыгыз, антибиотиклар кадаткан булсагыз, безгә әйтегез, бөтен кешенең сөтен бозмагыз», — дип кычкырып тора инде, — ди Рафис абый. — Эчем шуңа гына поша: кибеттә сөт бәясе күтәрелә, бездә юк. Шунысы аяныч, бәя артмагач, авылларда сыерны бетерә башлыйлар. 

 

 

Балтач районының авылларында сөт җыючы Гөлүзә Гыйләҗетдинова эшчәнлекләре район хакимияте тарафыннан контрольдә булуын әйтте. Сөт җыючының үзенә алган акчасы 1 литр өчен 1 сум да 30 тиеннән артмаска тиеш.

Шулай ук ул сөт җыючылар арасында конкуренция көчле булуын һәм, конкурентлар арасында җиңәр өчен, сөтне кыйбатрак бәягә алучылар эзләргә туры килүен җиткерде.

Югарырак бәягә алучы заводларны эзлибез, яхшы түләүчеләр сөтнең сыйфаты да әйбәт булуын тели. Шуңа халыкка аңлатабыз, сөткә су кушмауларын сорыйбыз, — ди Гөлүзә Гыйләҗетдинова. — Хәзер без кооператив аркылы эшлибез. Безгә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан субсидия килергә тиеш. Аннары шуны халыкка өләшәбез. Кооперативка субсидия кайту халыкка сөт өчен түләнә торган бәяне арттыра. Әле безнең кооператив булып оешканга ярты ел гына, субсидияне беренче тапкыр кайтарабыз. Халык өчен тырышабыз.

«Сөт җыючының эшмәкәргә нинди бәягә сатканы — коммерция сере»

Зәй районында, киресенчә, узган елны уртача сөт бәясе түбән булган. Быел алар бу ситуацияне төзәтергә тырышкан. Зәй районының җитештерү маркетингы бүлеге консультанты Лиана Ибраһимова әйтүенчә, анда быел сөтне 19 сум 50 тиенгә тапшыралар. Җәй буе да шушы бәяне төшермәскә тырышачаклар.

— Былтыргы хилафлыклар, хаталар искә алынды. Безнең районда бер генә сөт җыючы егетебез бар, кайда халык малны күпләп асрый, ул алар белән уртак тел табып, быел да җыя. Ул, алты авылдан сөтне җыеп, Чаллыда шәхси эшмәкәргә тапшыра. Башка авылларда сөтне тапшырмыйлар, үзләре базарга алып чыгып саталар. Безнең хакимият халыкны бу мәсьәләдә рәнҗетеп булмый дигән карашта, — дип җавап бирделәр Зәй районының җитештерү маркетингы бүлегендә.

Әтнә районының җитештерү маркетингы бүлеге башлыгы Таһир Баязитов та районнарында сөт бәяләрен контрольдә тотсалар да, сөт җыючы үзенә сөт хакының нинди күләмдәге өлешен калдыруы контрольдә тотылмавын искәртте. Ул сөт җыючы эшмәкәргә сөтне нинди бәягә сатканы һәм, халыкка ул хакның кайсы өлешен түләп, үзенә күпме калдырганы коммерция сере булуын аңлатты.

— Сөт җыючыларның һәрберсе белән эш алып барыла. Алар үзләренә зур сумма калдыра дип әйтмәс идем.

Шулай ук Таһир Баязитов бер райондагы авылларда сөт бәясе төрле булу сәбәпләренең берсе — авылның сөт тапшыру пунктыннан еракта урнашуы икәнен әйтте. Якынрак авылларда сөт бәясе кыйбатрак булырга мөмкин. Әтнәдә халыктан җыелган сөтнең уртача бәясе — 19 сум.

 

Гөлия Хәсбиуллина

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: