Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казанның Frendex финанс оешмасы Россиядә үз эшчәнлеген туктатты

РФ Үзәк банкы әлеге компания эшчәнлегендә финанс пирамидасы төсмерләренә юлыккан.

Социаль челтәрләрдә Frendex финанс оешмасының (Казан) Россиядә үз эшчәнлеген туктатуы турында мәгълүмат чыкты. Элегрәк РФ Үзәк банкы әлеге компания эшчәнлегендә финанс пирамидасы төсмерләренә юлыккан.

Кертемчеләрнең телеграм-чатында кулланучылар үз шәхси кабинетларының (алар анда бүтән керә алмый) фотолары белән уртаклаша. Кертемчеләрдән акчаларын кире кайтару өчен Bitcoin-кошелек тәкъдим итүен сорыйлар, акчаны 16 октябрьдән кайтара башлау күздә тотыла.

Хәзерге вакытта әлеге вазгыять турында бернинди рәсми аңлатма да юк. 

 

Павел Климчак 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев