Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казанда яңа уку елында мәктәп туклануы өчен түләүләрне арттырмаячаклар

Барлык мәктәпләрдә дә «Ата-аналар контроле журналы» проекты эшләвен дәвам итәчәк.

  •  
  •  

Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты хәбәр иткәнчә, яңа уку елында мәктәп менюсы комплекслары бәяләренә үзгәрешләр кертелмәячәк. Өлкән сыйныф укучыларына туклану өчен көнгә 8,30 сум ташлама бирелә. Шулай ук урта һәм өлкән мәктәп укучыларының 18% ы муниципаль бюджет хисабына бушлай кайнар ризык алуны дәвам итәчәк.

5-11 нче сыйныф укучыларына 48 сумлык һәм ирекле сайлау менюсы буенча 73 сумлык комплекслы төшке аш тәкъдим ителә.

Барлык башлангыч сыйныфлар өчен бушлай кайнар ашау оештырылган. Өстәмә акчага укучылар иртәнге яки көндезге ашны 30 сумга, шулай ук ассортименттагы шулпаны 16 сумга сатып ала алалар.

1 нче сентябрьдән кече сыйныф укучылары өчен тагын бер яңалык каралган. Хәзер, кече сыйныфлар өчен иртәнге аш менюсында сайлау өчен ике комплекс булачак. Беренче комплекс салкын ашамлыклар (салатлар, яшелчәләр), икенче аш һәм гарнир, эчемлек, икмәктән торачак. Икенче комплекска салкын кабымлык (гастрономик товарлар – сыр, порцияләп атланмай), ярмадан ашлар (сөтле боткалар) яки макарон ризыклары, яки эремчектән ризыклар (запеканка, пуддинглар), эчемлек, икмәк, шулай ук ачытылып эшләнгән сөт продуктлары керә. Ике комплекста да атнага берничә тапкыр җиләк-җимеш (алма, апельсин) бирелергә мөмкин. Туклану комплексы вариантын ата-аналар гариза язып сайлый алачак. Мәктәп менюсының ашамлыклар ассортименты 220 позициядән артык.

Яңа уку елында барлык мәктәпләрдә дә «Ата-аналар контроле журналы» проекты эшләвен дәвам итәчәк. Узган уку елында 15 мең язма алынган, шуларның 98,5% – уңай.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев