Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казанда электр самокатлар куллану кагыйдәләре үзгәрде

60 зонада тизлекне чикләү гамәлдә, самокатлар дөрес куелмаган 16 участок бетерелгән. Казанда шәһәр Мэры кушуы буенча электр самокатлар прокаты буенча хезмәтләр күрсәтүче компанияләр эшчәнлеген көйләүче кагыйдәләр эшләнде һәм кабул ителде.

«Бу компромисс карар кабул итәргә кирәк булган очрак. Берәүләр электр самокатлар өчен тавыш бирә, икенчеләре – аларга каршы. Бүгенге көндә күпләр өчен бу күңел ачу гына түгел, аларны транспорт чарасы буларак куллана торган кешеләр дә бар. Без самокатлар шерингы буенча Россиядә беренче булган Мәскәү тәҗрибәсен генә түгел, ә Ауропада да өйрәндек. Анда да проблемалар барлыкка килде. Бу хәрәкәтне тәртипкә китерү өчен кагыйдәләр кирәк, – дип ассызыклады яңалыклар кирәклеген бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләвенчә, үзара хезмәттәшлек турында килешүдә электр самокатларының техник торышына һәм аларның хәрәкәт тизлеген чикләүгә куела торган таләпләр бәян ителгән. Документта 16 яшькә кадәрге балалар һәм исерек яки наркотик кулланучы затлар тарафыннан самокатларны куллануга катгый тыю язылуы төп аспект булып тора.

Спикер сүзләренчә, сервисларның хуҗалары инде яңа кагыйдәләр буенча эшли. Мәсәлән, шерингтан файдаланучылар җыя ала торган максималь тизлек 25 км/сәг, ә 60 зонада 10-15 км/сәг. Урам-юл челтәренең берничә участогында электр самокатларында хәрәкәтне тулысынча тыю кертелгән – алар арасында Казан Кремле, Павлюхин урамы, 91 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы территория, «Кырлай» паркы, «Урам» паркы, М.Миль урамы, А.Кутуй урамындагы сәнәгать зонасы – Бохара урамы һәм башкалар. Шулай ук шәһәрдә 16 участок бетерелгән, анда самокатолар стоянкасы Юл хәрәкәте кагыйдәләренә һәм Казанны төзекләндерү кагыйдәләренә туры килми.

Моннан тыш, мондый транспорт чараларын дөрес парковкаламауга контроль көчәйтелде. Хокук бозучыларны 500 сум күләмендә штраф көтә. Июнь аенда сервистан кулланучыларга операторлар инде 488 штраф язган, ә май аенда бу сан 200-гә җиткән. Моннан тыш, кулланучыларның 21 аккаунты кагыйдәләрне явызларча бозган өчен ябылган. Мондый кешеләргә, мәсәлән, тизлекне арттыру, берничә кешенең бер самокатта хәрәкәт итүе, балаларның транспорт белән идарә итүенә юл кую керә.

«Кагыйдәләрне бозуны булдырмау өчен операторлар тарафыннан кулланучының машина йөртү сыйфаты индекслары эшләнә – кискен тоткарлану, хаотик хәрәкәт, җәяүлеләр кичү юлы буенча машиналар йөрү өлешен кисү ысулы һ. б. Шулай ук электр самокат белән идарә итү культурасын пропагандалау программасы да булдырыла, – дип уртаклашты И.Шакиров.

Транспортның әлеге төре уңайлы хәрәкәт итү чарасы булуга карамастан, шулай ук шәһәрнең туристик җәлеп итүчәнлеген арттыра, аны файдалануда җәяүлеләр һәм самокатчылар хәрәкәте иминлеге өстенлекле булырга тиеш. «Федераль кануннар булмаган шартларда без әлеге процессларны операторлар белән диалогта көн саен җайга салуны дәвам итәчәкбез», – дип тәмамлады үз чыгышын спикер.

И.Метшин кагыйдәләрнең электр самокатларын шәхси хәрәкәт итү чарасы буларак кулланучыларны да, әлеге бизнесны төзүчеләрне дә көйләргә тиешлеген ассызыклады. «Без ЮХИДИ, Эчке эшләр идарәсе, компания җитәкчеләре белән прокат буенча очраштык һәм җайга салу турында килештек. Барлык җаваплы кешеләрне дә пульста тотуыгызны һәм әлеге транспорт максималь куркынычсыз булсын өчен планлаштырганның барысын да гамәлгә ашыруыгызны сорыйм», – дип нәтиҗә ясады Мэр.

 

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев