Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казан җәйгә балкып керсен

Татарстанда 1 апрельдән – 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара. 24 апрельдә – гомум өмә. Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйткәнчә, башкалада юл өслекләре төзекләндерелә, парклар һәм скверлар корган яфраклардан чистартыла.

Идел, Казансу елгалары һәм Кабан күле буйлары, шәһәр эчендәге сулыклар тирәләре, ишегаллары тәртипкә китерелә. Җәмәгать транспорты тукталышлары, баганалар, юл билгеләре чистартыла.

Узган ел, пандемия сәбәпле, халык катнашында өмәләр үткәрелмәде. Казанда, гадәттә, өмәләргә 150 мең кеше чыга торган булган. Быел андый катгый чикләүләр юк.

Казанлылар 17 апрельдә Кәрим Тинчурин скверында этләр йөртә торган мәйданны җыештырып, үрнәк мисал күрсәтергә өлгерде инде. Бергәләшеп ишегалдын, үз йортыгызга якын яшеллекне җыештырыга исәпләсәгез, эш коралларын идарәче компанияләрдән алып торырга була.
 Санитар икеайлыкта экологиягә кагылышлы сорауларны һәм тәкъдимнәрне 8 (843) 267-68-67 телефоны аша республиканың Экология министрлыгына җиткерергә мөмкин.

Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров мэриядә узган киңәшмәдә Казанны җәйгә чистартып-балкытып алып чыгу өчен, казанлыларны өмәләрдә актив катнашырга чакырды.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X