Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казан укучылары финанс белемлелек буенча онлайн-дәресләргә кушыла алачак

2021 елда дәрескә Татарстанның 344 меңнән артык укучысы кушылган.

 Татарстан укучылары финанс белемлелек буенча онлайн-дәресләргә кушыла алалар. Дәресләр төрле катлаулылыктагы 18 теманы колачлый – киберкиңлектә куркынычсызлык кагыйдәләреннән алып эшкуарлык һәм инвестицияләр нигезенә кадәр.

Мәктәпләр, көллиятләр, мәктәп-интернатлар һәм балалар йортлары өчен вебинарлар сериясе 22 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Онлайн-дәресләргә төркем белән дә, өйдән индивидуаль рәвештә дә кушылырга мөмкин. Беренче очракта укытучы төркем белән бергә дәресләргә теркәлә. Өйдән лекция тыңлар өчен, укучыларга мөстәкыйль рәвештә проектның сайтында теркәлергә кирәк.

Дәресләрдә төрле финанс инструментлары, иминиятләштерү, инфляция, банк карталарыннан куркынычсыз файдалану турында белергә мөмкин булачак. Лекторлар булып Россия Банкы экспертлары һәм финанс оешмалары вәкилләре чыгыш ясаячак.

Бер дәрес озынлыгы 45 минут тәшкил итәчәк. Эфирлар эш көннәрендә Мәскәү вакыты белән 3:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр (шул исәптән башка сәгать поясына караган төбәкләр өчен) уза, дип хәбәр итә Россия Банкы бүлеге – ТР буенча Милли банкның матбугат хезмәте.

2021 елда финанс белемлелеге буенча онлайн-дәресләргә Татарстан Республикасының 344 меңнән артык укучысы кушылган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев