Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казан эшмәкәрләре үз биналары янында бушлай 101 веранда урнаштырган

Җәй башыннан бирле шәһәрдә законсыз сәүдәне ачыклау буенча 300 рейд узган.

Җәй башыннан Казанда законсыз сәүдә буенча 300 рейд үткәрелгән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 2,5 млн сумнан артык суммага 1,5 мең беркетмә төзелгән. Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында, киләсе елда законсыз сәүдә итүне булдырмас өчен, сезон ахырында ачыкланган җитешсезлекләрне анализларга кушты.

«Законсыз сәүдә инде тарихта кала, әмма мондый фактлар бар әле. Быелгы сезон нәтиҗәләре буенча, киләсе елда шәһәрдә законсыз сәүдә итүне булдырмас өчен, районнар администрацияләре белән берлектә анализ ясарга кирәк», – дип билгеләде Илсур Метшин.

Сезонлы сәүдә Казанда 1 нче май көнне башланды. Быел объектларны урнаштыру схемасы, гадәттәгечә, эшмәкәрләр теләге буенча формалашты һәм 340 урынны тәшкил итә. Гыйнвар аенда ук старт алган аукционнарга 120 лот куелган иде, сәүдә нәтиҗәләре буенча Кулланучылар базары комитеты сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру өчен 9,5 млн сумлык 101 килешү төзеде. «Бу күрсәткечләр узган ел (6 млн сумга 100 килешү) белән чагыштырганда күбрәк, – дип билгеләп үтте комитет рәисе Руслан Фазылҗанов. - Бу эштә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм эшмәкәрләр белән эшләү зур роль уйнады, алар өчен сатуларда катнашу буенча консультация һәм методик ярдәм оештырылды». 

Эшмәкәрләр арасында элеккечә үк яшелчә, җиләк-җимеш (37 килешү төзелгән), туңдырма, баллы ризыклар һәм салкынча эчемлекләр (34 килешү) сату лареклары популяр.

Чираттагы тапкыр шәһәрнең үзәк урамнарында урнашкан сәүдә урыннары белән кызыксыну зур булган. «Бауман урамында туңдырма сату урыннарын сатуларда стартта кулган 4,5 мең сум 430 мең сумга кадәр күтәрелде», - дип сөйләде Р.Фазылҗанов.

Бу сезонда, алдагы еллардагы кебек үк, урнаштыру схемасына кертелгән сезонлы сәүдә объектларының яртысыннан артыгы җәйге верандаларга туры килгән. Казан рестораторлары шәһәр Мэры карары буенча үз биналары янындагы җәйге кафелар һәм верандалар эшен бушлай дәвам итә алдылар. 2019 елда Казанда пандемиягә кадәр муниципаль җирләрдә урнашкан җәйге верандалар саны 50 булса, хәзер алар – 101. «Җәйге верандалар шәһәр портретын тудыра һәм Казан халкына һәм кунакларына кәефне күтәрә», - дип билгеләде И.Метшин. Кулланучылар базары комитеты рәисе, үз чиратында, җәйге верандаларны түләүсез урнаштыру һәм туристлар агымын арттыру эшмәкәрләргә соңгы вакытта җәмәгать туклануы биналарының югалтуларын тутырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады. 

Быел Казанда сезонлы сәүдә объектлары өчен яңа типлаштырылган проектлар расланды, алар шәһәр урамнарында эшмәкәрләр тарафыннан гамәлгә ашырыла башлады. «Сәүдә объектлары безнең тышкы кыяфәт таләпләренә туры килә, ел саен без аңа зур игътибар бирәбез», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев