Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Казан бистәләрен су басу куркынычы яныймы?

Казанда быел кар катламы узган елгыдан ике мәртәбәгә биегерәк, ә туң тирәнлеге урыны белән 70 сантиметрга җитә. Кискен җылытса, йөзепләр китмәбезме икән? Шундый шомлану да бар күңелдә.

Шөкер, шәһәр Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә:”Хәзергә һава шартлары уңай тора, температураның кискен күтәрелеше һәм карның дәррәү эри башлавы көтелми”,-дип тынычландырды. Казанда су күтәрелеше апрельнең өченче декадасында булыр, дип фаразланыла.

— Шәһәрдә биналарны һәм корылмаларны су басудан саклау чаралары үткәрелә. “Шәһәр күперләре” муниципалҗ-унитар предприятиесе бистәләрдәге кече елгалар аша салынган күперләр асларын чүп-чардан һәм куаклардан чистартты. Коммуналҗ хезмәтләр урамнардан кар чыгаруны дәвам итә. Бүгенгә 800 мең тонна кар түгелде, бу-узган елгы күләмнән дүрт мәртәбәгә күбрәк. Су басу булмасын өчен 34 җәяүлеләр җир асты кичүләре тирәсе, шулай ук әлеге кичүләрдәге су агу юллары кардан чистартылды. “Водоканал” предприятиесе гидротехник корылмаларны аерым күзәтчелектә тота,-дип таныштырды Фердинант Тимурханов.
 Су басу ихтималы зур булган районнарда 1 марттан башлап, өйдән-өйгә йөреп, искәртү чаралары башланган. Казанның һәр районында су басуларга каршы 136 тиз хәрәкәтләнүчән төркем оештырылган. Алар карамагында: 124 берәмлек техника, 127 су суырткыч, ком тутырылган 2120 капчык, 710 басма-трап. Су баскан очракларда 5208 кешене күчерер өчен 15 вакытлы пункт билгеләнгән.

 

Казанда су басу куркынычы янаган бистәләр:
 Әке, Яңа Сосновка, Ягодная Слобода, Дружба, Савиново, Карьер, Царицыно, Вознисение, Кече Клыки, 1 Май бистәсе, Салмачы, Борисково, Мирный.

 Куен дәфтәренә:
 Коткару хезмәтенең бердәм телефоны-112;
 Гражданнарны яклау идарәсенең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте: 063-стационар телефоннан, 8 (843) 236-41-23 кәрәзле һәм стационар телефоннан.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев