Мәдәни җомга

Италиядәге татар: "Бу чиргә көлеп кенә карый идек"

Дөньяның коронавирус авыруы иң нык таралган икенче иле — Италиядә яшәүче татар хатыны белән андагы бүгенге тормыш турында сөйләштек.

Италиянең төньяк-көнбатышында, Генуя шәһәреннән 45 чакрымлап көнбатышта, диңгез буенда урнашкан Савона шәһәрендә яшәүче Алсу Гомәрова әле берничә атна элек кенә урамдагы кафеда коронавирус турында мәзәкләрдән көлеп латте эчеп утырган булган. Әмма көтмәгәндә бу авыру аның да, бөтен шәһәрнең дә тормышын астын өскә китергән. Хәзер инде кешеләр өйдән чыкмый утыра. Алсу белән Савонадагы бүгенге тормыш турында сөйләштек.

— Без Лигурия өлкәсендәге кечкенә генә Савона шәһәрендә яшибез. 60 мең кешелек шәһәр. Италиядә бу зур шәһәр санала, Русиядә — кечкенә. Күптән түгел бу чиргә көлеп кенә карый идек. Ә бер көнне итальяннар күпләп макарон сатып ала башлады. Февральнең 25ләрендә мәктәпләр ябылды. Миланда ике авыру ачыкланганнан соң булды бу. Аннан соң Миланда артканнан арта башлады, әмма әллә ни чаралар күрелмәде. Улым мәктәптә авырып китүчеләр өчен кайнар линия телефоны эленүе турында гына әйтте. 8 мартка каршы төндә инде кырысрак иминлек чаралары игълан ителеп яңа тәртип кертелде. Кафеларда кешеләрне бер-береннән бер метр ара калдырып утырта башладылар. Ә гомумән шәһәрдә тормыш элеккечә диярлек дәвам итә, урамда, аз булса да, кешеләр дә йөри. Рестораннарны, кафеларны, кибетләрне яптылар инде. Бары даруханәләр һәм азык-төлек кибетләре генә ачык. Вазгыять бик зур тизлек белән күңелсезләнгәннән күңелсезләнә бара.

— Балалар өйдә утырамы?

— Әйе, балалар да өйдә утыра, университетлар да, балалар бакчалары да ябык. Балалар бераз интернет аша укуларын дәвам итә, көненә ике сәгать булса да. Мәктәптә укучы улым әйтүенчә, бу — укытучылар инициативасы.

 

 

— Урамга чыгасызмы?

Бик чыгып йөрмибез. Полиция туктатырга мөмкин. Каядыр барасың булса, интернеттан ниндидер кәгазь бастырып үзең белән алырга кирәк диләр. Бигрәк тә төркемләп йөрүчеләрне туктататалар, аерым гына йөрүчеләргә бик бәйләнмиләр. Төрле төбәктән төрле хәбәр килә. Италия зур булгач, һәр төбәктә кырыслык дәрәҗәсе дә төрле. Менә бер танышымның дусты тәмәке алырга чыккан булган, туктатып кая баруын сораганнар. Тәмәке алырга барам дигәч 206 евро (17 мең сум - ред.) штраф язганнар. Бу — башка шәһәрдә булган хәл, кемгә эләгәсең инде.

— Кибетләрдә азык-төлек җитәрлекме соң?

— Әйе, гадәттәгечә. Бернинди дә ажиотаж юк, бөтен кеше күпләп макарон, су һәм бәдрәф кәгазе алып куйган инде. Февральнең егермеләрендә кибетләрне бушатканнар иде, хәзер яңадан тулды инде. Ә ул көннәрдә кибет киштәләре чыннан да буш иде. Шулай ук үсемлек маен һәм дезинфекция сыеклыкларын да күпләп алдылар ул көннәрдә.

— Вируска каршы битлек кияләрме?

— Битлек кигән бер-ике кешене генә күрдем. Күпләр кими. Даруханәләрдә андый битлекләр юк. Дус хатынның баласы астма белән авырый, ул аңа битлек алырга теләгән иде, интернет аша гына табып сатып алды. Битлекне беркайда да табып булмый. Кайберәүләр битләрен шарф белән каплап йөри, әмма аның бер файдасы да юктыр инде.

 

 

— Урамда кеше кимедеме?

— Әйе, минем күзәтүемчә, кимеде. Элек күбрәк була торган иде, этләрен тышка алып чыгучылар йөри инде. Эт белән чыгучыларга бәйләнмиләр. Ә болай нигә каядыр баруыңны тикшерергә дә мөмкиннәр. Укытучы булып эшләүче дус хатыным "машина белән каядыр барырга куркам, туктатып кая баруымны сорасалар, ни әйтермен", ди. Мәктәпләр ябык бит. Туктатсалар, эшкә баруыңны раслаучы документ кирәк. Ә бик кирәк булмаганда, мөһим сәбәпсез өйдән чыгу тыелды. Азык-төлек алырга барам дип әйтергә була инде. Мин шундый сәбәп белән өйдән чыктым һәм кирәкле әйберләрне алдым. Ә болай, күрше шәһәргә барганда туктатсалар, кибеткә барам дип әйтеп булмый, штраф салырга мөмкиннәр. 3 мең евро штраф түләүчеләр турында да әйттеләр. Бер дус хатын февраль башларында Кытайдан кайтты һәм аңа карантинда утырырга, өйдән чыкмаска куштылар, өйдә утырамы дип көн саен килеп тикшереп йөрделәр. Без дуслар белән аңа кибеттән азык-төлек илтеп йөрдек.

— Инде шактый вакыт өйдә утырасыз. Туйдырмадымы?

— Өйдә утыру авыр. Һәркем ниндидер шөгыль табарга тырыша. Университетта укытучы бер дустым интернет аша тел курслары ачып җибәргән. Бер дустым онлайн-видео аша йога төркеме оештырырга тәкъдим итә. Өйдә компьютер яки телевизор экраны аша бер-беребезне күреп йога белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Гел өйдә утырганда мускуллар тәмам сыекланып бетәргә дә мөмкин бит. Булдыра алганча тырышабыз инде. Кызлар тазарудан курка.

 

 

— Сезнең шәһәрдә коронавирус белән авырулар күпме?

— Әйе, бездә 50ләп кешенең авыруы расланган диделәр. Үлүчеләр дә бар, әмма алар бик өлкән яшьтәге кешеләр, шуларның берсе яман шеш авырулы бер бабай. Аны коронавирус үтергән. Бер дус кызның әбисе хастаханәдә ята, ул көн саен әбисенә ниндидер процедуралар вакытында ярдәм итәргә бара. Шул дустым әйтүенчә, анда коронавирус белән авырулар булса да, хастаханә карантинга ябылмаган, кешеләр иркен кереп-чыгып йөри. Әмма ул моны узган атнада сөйләгән иде, хәзер бәлки үзгәргәндер инде.

 

Азатлык

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: