Истанбул клиникасында калган Татарстан хаҗиясенең хәле тотрыклы

Хаҗ гыйбадәтләрен үтәп Казанга кайту өчен 17 июльдә юлга чыккан Татарстан хаҗиясе 62 яшьлек Гөлшат Хәйретдинова Җиддәдән Истанбулга очканда самолетта үзен начар хис итте.
Рейс вакытында аңа гомерен саклап калу өчен “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторының хаҗиларын озата баручы Казан табиблары кулдан килгәннең барын да эшләп, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтте, аннары очкыч Истанбул аэропортына төшү белән үк, хаҗиларның төркем җитәкчесе Марат хәзрәт самолетка ашыгыч ярдәм машинасы чакыруны һәм пациентканы җирле клиникага озатуны оештырды.
Төркия табиблары Казан коллегалары тарафыннан башкарылган ашыгыч ярдәмне югары бәяләде һәм хәлиткеч булды дип атады. Алар билгеләп үткәнчә, Казан табиблары, үз тәҗрибәләренә таянып һәм анализ өчен төгәл аппаратура булмаган килеш, хаҗия клиникага исән-имин килеп җитсен өчен, дәвалау һәм комплекслы чаралар үткәрү методикасы буенча дөрес карар кабул итте.
Авыр хәлдә китерелгән пациентканы Төркиянең җирле табиблары тиз арада тикшергәннән соң, ашыгыч рәвештә операция ясау кирәк икәнлеген әйттеләр.
Татарстан хаҗиларының, Гөлшат ханымның якыннары һәм туганнарының, барлык битараф булмаган кешеләрнең актив тырышлыгы һәм “ДУМ РТ Хаҗ” операторы ярдәме белән кыска вакыт эчендә Гөлшат ханымга операция ясау өчен 12 мең доллар күләмендә акча җыелды.
Ул, операциядән соң, озата баручы улы белән Истанбул клиникасында дәваланырга тагын бер атнага калачак әле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 06:41Ркаил Зәйдулла: Гаеплене эзләп йөрисе юк!Бүген без, чыннан да, кем соң? Нинди хәлдә икәнебезне аңлатып тору кирәкмидер, ә менә киләчәгебез нинди? Юлыбыз кая?24401
-
13 август 2022 - 06:55Наис Гамбәр: Төнге сулар ага, төнге сулар, Килер бер көн, Вакыт чаңы сугар... Китүдән дә кайту авырырак Бу дөньяның чиксезлегендә; Яшәү белән Үлем арасында Яши кеше – үз читлегендә.11300
-
13 август 2022 - 06:00Айга кырын карама (13-19 август) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!7000
-
12 август 2022 - 13:00Укытучыга да психологик ярдәм кирәк була Укытучыларның иң якын ярдәмчеләре кемнәр?14500
-
12 август 2022 - 12:00Нәзарәтнең “Зәкят” фондында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланды Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясендә катнашырга чакыра.12300
-
12 август 2022 - 11:00Чиккән кулъяулык (ХИКӘЯ) Яз... Быел ул авылда да, шәһәрдә дә иртәрәк килде. Кышын ишеп яуган кар өемнәре март башында ук ямьсезләнеп, иске бишмәт төсле керләнеп-каралып, бөтен матурлыгын җуйды.14800
-
12 август 2022 - 10:00Базарлы Матак авылында Әнвәр Залаков исемендәге сквер ачылды Әлки районының Базарлы Матак авылында яңа җәмәгать урыны ачылу тантанасы булды.21300
-
12 август 2022 - 09:00Мәскәүдә Роберт Миңнуллинны искә алачаклар 24 августта Мәскәүдә Россия дәүләт балалар китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга (1948-2020) багышланган иҗат кичәсе узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә16200
-
12 август 2022 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 31 (2022) Гармун күрегеннән саркылган моң Мең шифадыр безнең җаннарга!..14402
-
11 август 2022 - 12:00Мәктәбең яңа уку елына әзерме? Быелгы август әле һаман да җәйге челлә көннәрне хәтерләтсә дә, Белем көненә дә нибары өч атна вакыт калып бара.17900
-
11 август 2022 - 11:00«Кара пулат» Болгарга чакыра “Татмедиа” АҖнең брифинглар залында 12–13 август көннәрендә шәһре Болгарда “Кара пулат” операсын ачык һавада күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе узды.15800
-
11 август 2022 - 10:00Казаннан Хургадага яңа рейс ачылды Казаннан Хургадага яңа рейс ачылды. Очышлар программасы җәйге навигациянең калган өлешендә башкарылачак, дип хәбәр итә «Казан» аэропортының матбугат хезмәте.16500
-
11 август 2022 - 09:00Яшел Үзән районы авыл җирлекләрендә «Халык программасы» буенча социаль объектлар төзелә Эш барышы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та танышты.17900
-
10 август 2022 - 13:00Төркиядә “Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе – XXI гасыр” дөнья күрде Төркиянең абруйлы “Һәҗә” нәшриятында (Анкара) “Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе – XXI нче гасыр” дөнья күрде (376 бит).26200
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.108401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика