Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Ирада Әюпова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының төп бурычларын искәртте

Ул 2021 ел — Туган телләр елында — төр чаралар буенча Республика планында 143 чара каралганын әйтте.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының төп бурычлары турында бүген Казан Кремлендә киңәшмәдә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Ул 2021 ел — Туган телләр елында — төр чаралар буенча Республика планында 143 чара каралганын әйтте.

«Татарстанда, Россия һәм дөньяда яшәүче халыклары телләре һәм әдәбиятларын өйрәнү өчен шартлар тудыру кирәк», — диде министр. Бу бурыч туган телләрдә диктантларны, нәфис әдәбият тәрҗемәләрен, телләр көннәрен, шагыйрь, язучылар юбилейларына багышланган кичәләрне, флешмоб, әдәби акцияләрне үз эченә ала.

Ирада Әюпова төрле халыкларның тарихы, традицияләре, мәдәниятләре турында белемнәрне саклау, популярлаштыру буенча фәнни-методик белемнәрне камилләштерергә кирәклеген әйтте. «Россия һәм дөнья халыклары телләре һәм мәдәниятләрен өйрәнүгә балалар һәм яшьләрне җәлеп итү кирәк», — диде министр.

Барлык милләтләрнең традицион мәдәниятләренең үсешенә юнәлдерелгән иҗади башлангычларны хуплап, аларны үстерү кирәклегенә басым ясады. Ирада Әюпова дәүләт бәйрәмнәре, истәлекле даталар, теле-радиотапшырулар, төрле фәнни конференцияләргә игътибар артачагын әйтте.

Татарстанда 3806 мәдәният учреждениесе бар. 164 мәдәни объект төзелгән, 500дән артыгы төзекләндерелгән. 

 

Гөлнар Гарифуллина

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев