Мәдәни җомга

Ипотекага ташлама бирәләр, анысы, тик менә бәяләр генә арта...

Яз көне ташламалы ипотека программасы гамәлгә кергән иде. Аның нигезендә яңа йорттан фатирны 6,5 процент ставка белән алу мөмкинлеге туды һәм ул чынлап та уңышлы гына эшләп китте.

Ике ай элек Россия Финанс министрлыгы бу ташламалы ипотеканы киләсе ел ахырына кадәр озайтырга тәкъдим итте. Финанс министрлыгында әйтүләренчә, яңа йортларда фатир алу өчен ташламалы ипотека үз бурычын үтәгән, ил халкы банклар белән 630 млрд сумга ипотека килешүе төзегән. Бу программа, алдан уйланылганча, социаль-икътисади бурычларны хәл итүдә кризиска каршы яхшы инструмент булган һәм ике як өчен дә отышлы чыккан. Меңәрләгән кеше фатирлы булу бәхетенә ирешкән, төзелеш тармагына да шактый акча килгән. Россиядә һәр дүртенче ипотека дәүләт программасы кысаларында рәмиләштерелгән.  
Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко ташламалы ипотеканы хәзер икенчел торакка да кулланырга тәкъдим итә. Аны чынлап та кабул итәрләрме һәм ул кем өчен отышлы булачак? Бу сорауны без Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кохка бирдек.  

– Ташламалы ипотеканың максаты төзелеш тармагына булышлык күрсәтү иде. Аны икенчел торакка кертә калсалар, ул икътисад өчен максатка ярашлы түгел, аннан аңа файда килмәячәк, чөнки акча төзүчеләргә китми. Шул ук вакытта фатир алырга теләүчеләргә ул зур ярдәм. Әмма шул ук вакытта, процент ставкасы түбән булгач, ихтыяҗ арта һәм бәя дә күтәрелә. Шуның белән бәйле рәвештә фатир бәяләре дә артачак. Бу очракта да шулай булырга мөмкин, – диде ул.
Белгечләр хәбәр иткәнчә, ташламалы ипотека кертелгәннән соң, яңа фатирларга бәяләр уртача 24 процентка арткан.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: