Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә Зәй районы хакимияте ничә еллар торак бирә алмый

Казанда яшәүче Алена Киселева түрәләрнең башбаштаклыгы аркасында бер җирдән икенче җиргә күченеп йөри. Аның 9 яшьлек инвалид баласы бар, анда туу белән йөрәк өянәге, эпилепсия чирләре табылган, хәзер инде табиблар ДЦП диагнозын да куярга уйлый икән.

Биш кешедән торган Киселевлар гаиләсе инде 7 ел Казан читендә аена 10 мең сум түләп, фатир яллап торырга мәҗбүр, гәрчә Зәй шәһәрендә тораклары булса да. Туган җирләреннән күченгәннәр, чөнки инвалид баласын еш кына хастаханәгә йөртергә кирәк һәм анда дәвалау өчен күп җирдә булмаган аппарат кулланыла икән. Ә якын тирәдә шундый шартлары булган сырхауханәләр юк.

Алена торак шартларын яхшырту программасы буенча чиратта тора. Канун нигезендә 9 яшьлек Никитага әнисенә тиешле торакны чираттан тыш бирергә тиешләр, әмма Зәйдәге җирле хакимият аны әлеге ярдәмнән мәхрүм итә. Гаиләнең Зәйдәге йортларының тәрәзәләреннән җил өрә, идәннәре тоташ ярыктан тора, түшәме һәм дивары коела. Кыскасы, торак авария хәлендә. Әмма түрәләр аны шулай дип кабул итәргә атлыгып тормый, чөнки яңа торак бирәсе була бит.

Зәйдәге Шоссейная урамына барып, яшәгән урыннарын үзебез күреп кайттык. Йортлары ике гаиләгә исәпләнгән. Күршеләре белән сөйләшеп алдык. Аларда төзелеш эшләре бара. Владислав әйтүенчә, Киселевлар монда ничә еллар күренми, күптәннән кайтканнары юк. “Әнә, карагыз, хуҗалыклары ташландык хәлдә, бөтен җирне чүп баскан, түбәләре һәм диварларына карарлык түгел. Үз йортың белән яшисең икән, аны гел карап торырга кирәк, ә аларның гаиләсе тоташ хатын-кызлардан гына тора, алай булмый ул. Монда торганда ук Киселевлар авырлык кичерде, инвалид балаларын дәваларга йөртергә кирәк иде. Шәхси хуҗалыкта проблемалар да еш чыга, аны хәл итүче юк. Аленаның әнисе Светлананың хәле начар, кулына чүкеч алган була ул, әмма бу дөрес нәрсә түгел инде. Юньле бәя куйсалар, аларның ягын үземә дә сатып алган булыр идем, тулы бер йортта яшәү дигән сүз бит инде, тик Киселевлар бик ашкынып тормый, нәрсә уйлыйлардыр, белмим. Шул акчаны ипотекага беренче кертемгә дә тотарга була. Бинаны авария хәлендә дигән булалар, карап торсаң, алай булмас иде, минеке бит бик әйбәт”, – дип, ачынып сөйләде күршеләре.

Баксаң, Владислав үзенең ягын хосусыйлаштырган икән, хәзер йортның яртысы шәхси кулда, ә менә икенче якның документлары тәртиптә түгел, шуңа күрә дә аны авария хәлендә дип тә танып булмый. Чыннан да, Киселевлар ягына керә дә алмадык, чөнки бөтен хуҗалыкны чүп үләне баскан, коймалары да җимерелеп беткән. Дөресен генә әйткәндә, сукмаклары да калмаган, шунлыктан йортны күршеләренең ягыннан гына күрә алдык.

Алена Киселева торак мәсьәләсе буенча Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримовка кергән булган. Ул аңа, фатир бирә алмыйбыз, алга таба да нәрсәдер килеп чыгуы шикле дигән. Шулай да, Зәйдәге йортларына ремонт ясарга вәгьдә биргән, тик хакимияттән килгән белгечләр монда бернәрсә дә эшләп булмый дип киткәннәр. Шулай итеп, яшь ана Алена тиеш булган торакны ала алмыйча, чит шәһәрдә фатир “снимать” итеп, инвалид баласын көн саен диярлек хастаханәгә дәвалау терапиясенә йөртә.

Зәй районы хакимиятенең торак фондын исәпләү һәм тарату бүлеге җитәкчесе Светлана Филюшина әйтүенчә, Алена Киселева торак шартларын яхшырту программасы буенча исәптә тора. Инвалид баласы булу сәбәпле аңа аны чираттан тыш бирергә тиешләр.

– Без әлеге гаиләгә Зәйдә берничә фатир тәкъдим итеп карадык, ләкин алар аны барып та карамады. Чөнки Казаннан торак өмет итәләр. Бу очракта Киселевлар башкалабызда теркәлергә һәм җирле хакимияткә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Без үзебезнең яктан бөтен нәрсәне эшлибез, хәтта йортларында ремонт та ясарга тәкъдим иттек, тик алар бары тик Казанны гына карый. Зәйдәге йортлары ике гаиләгә исәпләнгән, күршеләре торакларын хосусыйлаштырган инде, аларга да документларын тәртипкә китерергә кирәк, – диде бүлек җитәкчесе.

Зәй районы хакимияте Киселевлар белән бәхәсләшергә җыенмый. Киресенчә, алар торакка мохтаҗ һәм чираттан тыш бирәчәкбез дип тә өстиләр. Шунысы бар, аны Казаннан өмет иткәч, башка муниципалитетның монда көче юк дип беләм. Бу сүзләремә Алена Киселева болай диде: “Ул фатирларны барып карарга иде сезгә, анда инвалид бала белән яшәрлек шартлар юк, алар гомумән Зәй шәһәрендә бөтенләй юк”.

Җиде ел Казанда яшәү дәверендә Киселевлар гаиләсе берничә фатир алмаштырган, чөнки хуҗалары торакларын сатуга куя. Дөресен генә әйткәндә, Аленага Зәйдәгесенә ризалашырга да була бит, югыйсә. Бу очракта аны сатудан килгән акчаны Казанда ипотекага алыначак торакның беренче кертеме итеп кулланырга мөмкин. Үзләренең шундый программа буенча фатир алырга теләкләре дә бар, тик аның өчен үз-үзең белән килешеп бетәргә кирәк шул.

 

 

Рәсим Хаҗиев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X