Мәдәни җомга

ИНТЕРНЕТТА ХӘТЕР МӘГАРӘСЕ

Вакыт аяусыз: Ватан сугышы һәм тыл ветераннары сафы еллар узган саен сирәгәя бара. Алар белән бергә сугыш һәм тыл ветераннарының фронт һәм хезмәт каһарманлыгы турындагы хатирәләр дә китә. Әлбәттә, истәлекләрне теркәп, киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Дөрес, бу эш белән музейлар инде озак еллар дәвамында шөгыльләнә, аларда Ватан сугышы, халкыбызның батырлыгы...

Вакыт аяусыз: Ватан сугышы һәм тыл ветераннары сафы еллар узган саен сирәгәя бара. Алар белән бергә сугыш һәм тыл ветераннарының фронт һәм хезмәт каһарманлыгы турындагы хатирәләр дә китә. Әлбәттә, истәлекләрне теркәп, киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Дөрес, бу эш белән музейлар инде озак еллар дәвамында шөгыльләнә, аларда Ватан сугышы, халкыбызның батырлыгы турында бай материал тупланган. Соңгы елларда исә Интернетта да ватандашларыбызның тылдагы һәм фронттагы каһарманлыкларына багышланган музейлар һәм сайтлар ишәя бара.

Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә - быелның май аенда Татарстан хөкүмәте башлангычы белән илне фашистлардан яклаучылар турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү, яшьләрдә һәм укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүне максат иткән, Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль Интернет-музей булдыру проектын тормышка ашыру эше башланып киткән иде. Иң әүвәл виртуаль музейның концепциясе эшләнеп, җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Бу олы һәм җаваплы эшне алып бару Татарстан Милли музеена йөкләнде. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы мемориалы» сайты хуҗасы, танылган журналист Елена Сөнгатова җитәкчелегендәге иҗат төркеме булдырылып, алар җәй дәвамында барлык дәүләт, муниципаль, мәктәп, ведомство музейлары, архивлар, китапханәләр, ветераннар һәм эзләү оешмаларында булып, материалларны өйрәнеп, фото һәм видеога төшереп, мәгълүмат туплап, аны системага салу эше белән шөгыльләнде. Координаторы Мәдәният министрлыгы булган проектта шулай ук Казан федераль университеты, Татарстан Фәннәр академиясе дә катнаша.


Күптән түгел Мәдәният министрлыгында дәүләт, муниципаль, ведомство һәм мәктәп музейлары хезмәткәрләре өчен «Төбәк тормышында музей» дигән республика фәнни-гамәли семинары булып үтте. Аның кысаларында Татарстанда Бөек Ватан сугышына багышланган Интернет-музей булдыру эшенә беренче нәтиҗәләр дә ясалды. Семинарда чыгыш ясаган мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова искәртеп үткәнчә, бүген музейлар гаять мөһим эш алып бара. Хәтер мәгарәләре безгә үткәннәребездән килеп җиткән мәдәни мирасны саклау, түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыру һәм рухи кыйммәтләрнең балаларда, яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияләүдә үз өлешен кертүен искәртте. «Фондларда сакланган экспонатлар елдан-ел кадерлерәк була бара, - диде ул. - Ә инде инновацион алымнар кулланып булдырыла торган Бөек Ватан сугышы Интернет-музееның идеологик яктан да, кадерле ядкәрләрне халыкка күрсәтүдә дә әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Виртуаль музей фондларда саклана, сирәк очрый торган экспонатларны да, алар беркемгә тапшырылмыйча, хәтер мәгарәсенең кадерле ядкәре булып калган хәлдә, бер портал аша, әмма зур бер проект кысаларында, бердәм коллекция өлеше буларак халыкка күрсәтелә ала. Музей эшчәнлегендә яңа технологияләрнең кулланылуы безне куандыра, безнең бурычыбыз - теге яки бу истәлекне саклап калу һәм халыкка күрсәтү».

ТР Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова проектта барлыгы 13 дәүләт музейның 5есе, 51 муниципаль музей, 73 ведомство музееның 60ы, 200 мәктәп музееның 103е катнашуын белдерде. Аларның барысына да, ягъни 220 хәтер мәгарәсенә, мәгълүматлар сорап, анкеталар җибәрелгән. Алдан уйланылган план буенча Интернет-музейда барлык районнарның да Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше чагылырга, ул елларның ядкәрләре, сирәк очрый торган экспонатлары, фотодокументлар, ветераннар белән әңгәмәләр һ.б. мәгълүматлар булырга тиеш. «Бу үтенечебезгә нибарысы 50 музей җавап бирде. Арада бу эшкә бик җаваплы килеп, тулы, җентекле мәгълүмат, хәтта документларның күчермәләрен җибәрүчеләр дә булды», - диде Светлана Измайлова. Анкеталаштыру, музейлардагы экспонатларны цифрлау алдыннан үткәрелеп, муниципаль музейларда бу эшне башкаруны җиңелләштергән. Әлбәттә, мәктәп музейлары да, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хатлары юллангач, активлашкан. Балтач районы мәктәп музейлары аеруча актив булган. 11 мәктәп музее, экспозицияләр, аерым ядкәрләр, сугыш ветераннарының фотосурәтләре, алар турында мәгълүматлар җибәргән. Бүген инде республика районнарындагы, ведомство һәм мәктәп музейларында цифрлау эше тәмамланган. Шул ук вакытта иҗат төркеме, мәгълүмат туплаганда, шактый гына хәл ителәсе мәсьәләләргә дә юлыккан. Әйтик, кайбер музейларда ядкәрләр тиешле таләпләр нигезендә сакланмый: хәрби фоторәсемнәр, канцелярия җилеме белән ябыштырылган һәм кәгазе бозылган, кайбер әйберләрнең тарихы, вакыты күрсәтелмәгән, тамгаланмаган икән. Экспозицияләрдәге ядкәрләрнең дөрес куелмавы сәбәпле, язу карасы белән тутырылган, машинкада басылган документларның төсен кояш алган, кәгазьләрдә җилем таплары калган, кайбер тимер предметлар кара төстәге лак белән буялган. «Альбомнарны дөрес ясамау, чын документларны ябыштыру да экспонатларның сакланышын бозуга китерә», - диде Светлана Измайлова.

Ә инде саклагычларда тиешле температура һәм дымлылыкның булдырылмавы шулай ук экспонатларның вакытлар узу белән юкка чыгуына китерергә мөмкин. Иҗат төркеме санитар нормаларның үтәлмәве, киштәләрнең һәм экспонатларның тузанлы булуы кебек хәлләргә дә юлыккан. «Һәр 5 ел саен Бөек Җиңүгә багышланып юбилей чаралары үткәрелә, әмма материаллар музей фондларында кирәксез әйбер кебек ята, коллекцияләр тулыландырылмый, алар турында беркем белми», - диде генераль директор урынбасары.

Кайбер экспонатларның начар саклануы Бөек Ватан сугышы Интернет-музеен булдыручы иҗат төркеме җитәкчесе Елена Сөнгатованы да борчуга салган. «Советлар Союзы Каһарманы үз әйберләренең начар тотылышына гаепле түгел ләбаса», - диде ул. Елена ханым искәртеп үткәнчә, ядкәрләрнең сакланышында җитешсезлекләр күп. «Музейны булдыручы үзе җитәкчелек иткән вакытта теге яки бу экспонатны кем, кайсы вакытта китерүен әйбәт хәтерли. Ә инде вакыт узар, бу җитәкче китәр, һәм тамгаланмаган, вакыты күрсәтелмәгән фоторәсемнәр калыр. Ә инде кем икәнлеге билгесез фоторәсем, хәтта ул бик кызыклы булса да, инде кирәксез, дигән сүз. Чөнки ул беркемгә дә бернәрсә дә аңлатмый. Ә Интернетта теләсә нинди әйберне, сурәтне исемләп кенә табарга мөмкин», - диде иҗат төркеме җитәкчесе.

Әлбәттә, элекке алымнарны кулланып, стендларга җилем белән документ, фоторәсем ябыштырып эшләү дә кәефне генә кыра. «Дөрес, акча юклыгын аңлыйсың. Кеше тырыша, ә эшнең нәтиҗәсе утырып еларлык», - диде Елена Сөнгатова.

Шундый музейлар да бар икән, стендлары бик әйбәт эшләнгән, ә чын ядкәрнең үзе юк, сакланмаган. Алар кайда ятадыр, билгесез. «Югыйсә, музейда әйбер югалырга тиеш түгел», - диде бу уңайдан иҗат төркеме җитәкчесе.

Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова Бөек Ватан сугышы Интернет-музейларының корреспондент пунктларын булдыру турында сөйләде. «Интернет-музейларның һәркайсының үз бүлмәсе булырга тиеш. Бу уңайдан район башлыкларына ТР Премьер-министры исеменнән хат җибәреләчәк, - диде генераль директор. - Корреспондент пунктлары, Интернет-музейларның кайда оештырылуына карап, музейда да, китапханәдә дә, мәдәният сараенда да булырга мөмкин. Бу пунктларның Интернетка тоташуы һәм аның принтер белән җиһазланган булуы әһәмиятле. Бөек Ватан сугышы Интернет-музееның он-лайн күргәзмәләр оештыру да күздә тотыла. Әйтик, килүчеләргә Интернет-сайтта үз төбәгегездә туып-үскән Советлар Союзы Каһарманы турында сөйләргә мөмкин. Моннан тыш, корреспондент пунктларында теге яки бу туганы турында мәгълүмат эзләп килгән кешеләрне кабул итү дә оештырылачак. Хәзер исә Интернет-сайтлар 402 мең кеше турында белешмә бирә ала».

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: