Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

И.Метшин: «Ел саен үз ишегалларына куанучы кешеләр күбрәк булачак»

Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр 75%ка үтәлгән.

Казанда Волгоград урамындагы йортларның берсенең түбәсендә кояш панельләре урнаштырдылар. Алар халыкка электр энергиясе өчен түләүне экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Ишегалдын махсус электротехника җыештыра, ул зарядканы биредә үк – электромобильләре өчен шәһәрдәге беренче ишегалды станциясендә җыя. Мондый яңалыклар «Безнең ишегалды» программасы буенча территорияне бер үк вакытта район халкы, идарәче компания һәм администрация инициативасы белән төзекләндергәндә барлыкка килде. Биредә инде асфальт яңартылган, яңа кече архитектура формалары урнаштырылган, ә машина кую урыннары саны 9 тапкырга диярлек арткан.

«Узган елларда бик күп зур күләмдә эш башкарылды. Без шуның аркасында районның нинди матур һәм уңайлы булуын күрәбез», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең барышын тикшерде. Шәһәр башлыгы быел программа буенча 110 мең кеше үзгәрешләр күрә алачагын искәртте. Бүгенгә эшләр 224 йорт территориясендә тәмамланган, ә программа 75% ка үтәлгән, дип билгеләде ул.

Волгоград урамы буенча 2 нче һәм 4 нче, Декабристлар урамы буенча 150 нче һәм 152 нче номерлы йортлар ишегалларына 60 елга якын. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов Илсур Метшинга сөйләгәнчә, йортларның бер өлешен төзекләндерү узган ел тәмамланган. Быел эшләр Декабристлар урамындагы 152 нче һәм 154 нче номерлы йортлар каршындагы ишегалдында алып барыла, хәзер алар инде 90% ка үтәлгән. «Без идарәче компания һәм анда яшәүчеләр белән зур эш башкардык. Шуның аркасында планнаштырылган барлык теләкләр дә исәпкә алынды. Мәсәлән, ишегалды үзәгендә алмагачлар үсә, шуңа күрә без аның тирәсендә эскәмияләр урнаштырдык, һәм хәзер ул бу йортларда яшәүчеләрнең төп ял итү урынына әверелде», - дип хәбәр итте С.Миронов.

 

 

Ишегалларында юл өслеге, тышкы яктырту челтәрләре тулысынча яңартылган, тротуарлар, яшел зоналар төзекләндерелгән, эскәмияләр, кече архитектура формалары һәм балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Парковка зоналарына аерым игътибар бирелгән: биш йортның ишегалды территориясендә машиналар йөрү өлешен киңәйтү нәтиҗәсендә машина урыннары саны 9 дан 79 га кадәр арткан. Шулай ук өстәмә рәвештә коммуналь хезмәткәрләр гараж комплексының фасадын да үзгәрткән, ул ишегалдының гомуми дизайнына гармонияле яраклашкан. Моннан тыш, ишегалдында чүп-чарны аерым җыю мәйданчыгы барлыкка килгән.

Казан Мэры йорт халкы белән аларның төзекләндерү турындагы фикерен белү өчен аралашты. «Безгә ремонттан соң ишегалдының нинди булуы бик ошый. Хәзер монда күрше йортларда яшәүчеләр балалар белән уйнау һәм ишегалдыбызның матурлыгы белән хозурлану өчен килә», – дип сөйләде шәһәр башлыгына Волгоград урамындагы 2 нче номерлы йортта яшәүче Әлфия Хөсәенова.

«Иң яхшы бәя – төзекләндерелгән ишегалларында әти-әниләрнең балалары белән ничек уйнауларын күрү. Үз ишегалларына куанучы кешеләр елдан-ел күбрәк булачак», - дип ассызыклады И.Метшин яшәүче ханым белән әңгәмәдә.

Ишегалларын комплекслы төзекләндерү белән беррәттән Декабристлар урамындагы 152 нче һәм 154 нче номерлы йортларда капиталь ремонт эшләре бара. Подрядчылар фасадларны яңарталар, керү ишекләрен һәм йорт эчендәге инженерлык коммуникацияләрен алыштыралар.

Узган елда шундый ук эшләр Волгоград урамындагы 2 нче һәм Декабристлар урамындагы 150 нче йортларда башкарылган. Капиталь ремонт вакытында торак-коммуналь хуҗалык өчен инновацион чишелешләр кулланылган. Әйтик, Волгоград урамы буенча 2 нче номерлы йорт түбәсендә подъездларны һәм чорма биналарын электр белән тәэмин итү өчен дүрт кояш панеле урнаштырылган. «Кояш батареяларының заряды хәтта кышкы чорда да күп сәгатькә җитәрлек», - дип билгеләде С.Миронов. Панельләр үзләре якынча 3,5 елдан соң аклана, бу халыкка коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә сизелерлек экономия ясарга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, йортта барлык фатирларда да счетчик күрсәткечләрен тапшырырга мөмкинлек бирә торган акыллы исәпләү приборлары урнаштырылган. Шуның аркасында идарәче компания гомумйорт милеген карап тотуга күпме электр энергиясе киткәнен төгәл белә.

Сергей Миронов шулай ук шәһәр башлыгына подъездларның керү төркемен күрсәтте, аны идарәче компания 1970-1980 елларда ясалган Мәскәү районы фотосурәтләре белән бизәгән.

 

 

Аннары Илсур Метшин Казанда йорт ишегалдында урнашкан электромобильләр өчен төзелгән беренче ишегалды зарядка станциясен һәм Татарстанда беренче электр себерү-җыештыру машинасын карады. «Яңа техника җиде ишегалды себерүче хезмәтен алыштыра, ә батарейларның заряды 100 чакрымга якын юл үтү өчен, 10-12 ишегалдын җыештырырга җитә», – дип ассызыклады район администрациясе башлыгы. Ул хәбәр иткәнчә, мондый техниканың үзкыйммәте бер чыгу өчен 94 сум чамасы тәшкил итә. «Мондый яңалык Казан ишегалларын җыештыруда менә дигән ярдәм булып тора», – дип билгеләде Мэр.

Ишегалдында шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев та булды.

Быел Казанда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча барлыгы 466 йорт территориясе төзекләндереләчәк. Исегезгә төшерәбез, программа 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча старт алды. Узган ике ел эчендә Казанда 1,5 млн кв.м асфальт-бетон өслекле 890 йорт ишегалды төзекләндерелгән. Яхшырту 200 мең кешегә кагылган.

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев