Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

И.Метшин: «Департаментның стратегик запасы, туклану бәяләрен саклап калып, балаларны тәмле һәм баланслы ашатырга мөмкинлек бирә»

Казанның азык-төлек департаменты кайбер позицияләр буенча запасларны арттырды.

Казанның мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр уку елы ахырына кадәр туклану белән аның бәясен күтәрмичә тәэмин ителәчәк. Барлык кирәкле продуктлар Азык-төлек һәм социаль туклану департаментына тоткарлыксыз китерелә. Склад бүлмәләре һәм суыткыч җиһазлары мәйданнары предприятиегә 1 мең тоннадан артык продукция сакларга мөмкинлек бирә. Моңа бүген Казан Мэры Илсур Метшин инанды, ул шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә департаментта булды. Шәһәр башлыгы , бөртекле азык-төлек, җиләк-җимеш, яшелчә саклана торган складларны карады һәм запасларның күләмен бәяләде.

Илсур Метшин Казанда кризиска каршы штаб эшләвен искә төшерде, ул шәһәр предприятиеләренә, шулай ук бизнес вәкилләренә ярдәм итәр өчен оештырылган. Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын өзлексез туклану белән тәэмин итү – штаб эшенең бер юнәлеше. Хәзер әти-әниләргә балаларының ач булмаячагын белү мөһим. Һәм моңа һич шик юк – департаментның стратегик запасы, туклануга бәяләрне саклап калып, балаларны тәмле һәм баланслы ашатуны дәвам итәргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

 

 

Бүгенге көндә департамент көн саен Татарстан башкаласындагы һәм республиканың 10 районындагы 1004 учреждениедә 283 мең кешене тукландыра – бу 302 мәктәп, 685 балалар бакчасы һәм 8 хастаханә.

Департаментта поставкалар белән өзеклекләр юк – продукциянең 90% ы илебез товар җитештерүчеләреннән сатып алына, шуларның 65% ы – республика товар җитештерүчеләреннән. Логистика үзгәрү сәбәпле, вакытлыча кыенлыклар әфлисун, банан һәм кипкән җиләк-җимеш китерү белән генә булырга мөмкин, дип билгеләп үтте Римма Мөхәммәдшина. «Әфлисун һәм мандариннар – ул сезонлы продуктлар, аларны без алма белән алыштыра алабыз, СанПиН безгә моны эшләргә мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады ул. Кипкән җиләк-җимешне үзебездә җитештерелгән алма яки башка җиләк-җимештән ясалган кесәл яки эчемлек белән алыштырырга була.

Продуктларны алмаштыруга карамастан, укучылар дөрес туклануны дәвам итәргә тиеш, дип ассызыклады Казан Мэры. «Балалар баланслы тукланырга тиеш. Витаминнар алма, чөгендер, кишердә бар, алар белән чит илдән кертелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне алыштырырга мөмкин», – дип билгеләде И.Метшин һәм быелгы җәй уңышлы булыр дип өмет белдерде.

«Хәзерге вакытта департамент складларында саклана торган барлык әйбер, – республиканың агросәнәгать комплексын үстерү буенча планлы эш нәтиҗәсе. Узган ел корылык булды, шуңа да карамастан, җитештерү күләмнәре шактый зур. Бу җәй уңыш өчен яхшы булыр дип ышанам», – диде Казан Мэры.

4 мең кв. метр мәйданлы склад бүлмәләре һәм суыткыч җиһазлары системасы предприятиегә 1 мең тоннадан артык продукция сакларга мөмкинлек бирә, бу исә ике атналык җиләк-җимеш һәм яшелчә, бөртекле азык-төлек, бакалея, ит, балык һәм башка продуктларны тәшкил итә.

Кайбер позицияләр буенча туклану белән тәэмин итү проблемаларын булдырмас өчен департамент запасларны арттырды. «Без иртәгесе көнгә ышанабыз, өстәвенә, тәэмин итүчеләр белән озак сроклы контрактлар төзелде, алар үз бурычларын үтиләр. Без ай ярымга җитәрлек күләмдә чәй, дөге, какао, карабодай һәм куертылган сөт, шулай ук өч атналык ит һәм кош ите запасын арттырдык», – дип хәбәр итте Рима Мөхәммәдшина. Гомумән алганда, сөт продукциясен һәм икмәк-күмәч эшләнмәләрен көн саен, җиләк-җимеш һәм итне – көн аралаш, ә яшелчә һәм башка продукцияне атнага бер тапкыр сатып алалар.

 

 

Татарстан ярдәме белән республика агросәнәгать инвестицияләр һәм инновацияләр үзәге тарафыннан беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарлары – он, шикәр, үсемлек мае сатып алынды. Әлеге товарларның барысы да социаль әһәмиятле товарлар җитештерүчеләргә, шул исәптән азык-төлек һәм социаль туклану департаментына, беркетелгән бәяләрдән җибәрелә. Бу – бәяләр үсешен тоткарларга һәм мәктәп туклануына бәяне күтәрмәскә мөмкинлек бирәчәк.

«Әлеге кризис безнең өчен беренче түгел, ләкин аның һәркайсы – яңа каршылык. Бу чорны максималь файдалы итеп куллану, импортны алыштыру, яңа производстволар ачу белән шөгыльләнү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, – дип ассызыклады Илсур Метшин. – Мин барлык булдыклы кешеләрне шәһәр штабына үз тәкъдимнәрен кертергә чакырам, чөнки хәзер яңа белем алырга, чит ил товарларын алыштырырга мөмкинлек бирәчәк технологияләрне үстерергә кирәк».

Исегезгә төшерәбез, кризиска каршы шәһәр штабы агымдагы вәзгыять чорында шәһәр икътисадына һәм халыкка ярдәм итү өчен карарлар чыгарачак. Штаб эше кысаларында, аерым алганда, эшкуарларга карата тикшерүләр уздыруга мораторий кертергә карар кылынды. 

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев