Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Илсур Метшин: «Без вирусны бәхәсләре белән җиңә алмаячакбыз»

Казан поликлиникаларында COVID-19 га каршы вакцинациядән медотводлар турында 5230 QR-код бирелгән.

Бүгенге көндә Казан поликлиникаларында COVID-19-га каршы вакцинациядән медотводлар турында 5230 QR-код бирелде. Яңа кагыйдәләр тормышны катлауландыра, әмма аларның кирәклеге катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле, дип ассызыклады бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.

«Узган атна җәмәгать транспортында QR-кодлар кертелгәннән соң җиңел булмады. Тиешле раслаучы документлардан башка автобус яки метрога керә алмаучыларга авырга туры килде. Әмма машина йөртүчеләргә һәм кондукторларга яңа шартларда эшләү шулай ук җиңелләрдән булмады, – дип билгеләде Мэр. – Республика җитәкчелегенең бу карары хакында күпме генә фикер алышсаң да, ул, барыннан да элек, кешеләрнең иминлеген һәм сәламәтлеген кайгырту өчен кертелгән. Коллектив иммунитет барлыкка килгәнче, мондый чаралар кирәк. Без вирусны бәхәсләр белән җиңә алмаячакбыз».

Моның белән беррәттән, вакцинаның беренче компонентын ясатучыларга, шулай ук хәрби хезмәткәрләргә QR-кодлар бирү дәвам итә, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

Исегезгә төшерәбез, COVID-19-га каршы вакцинациянең беренче этабын узу яки медотвод турында «республика» QR-кодларын алу өчен күпчелек очракта халыкка беркетелгән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән белешмә рәвешендә вакцинация турында таныклык яки РФ дәүләт хезмәтләре сайтындагы прививка турында раслау язуы кирәк. QR-кодлар алу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча укырга мөмкин. 

 

Ксения Швецова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев