Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Илсур Һадиуллин: Ата-аналарга балаларын күрше авылга йөртеп укытуларын тыя алмыйбыз

«Хәзерге вакытта бу проблема бар, чөнки бер авылдан күрше авылга, я район үзәгенә балаларны башка мәктәпкә алып баралар да, авылдагы мәктәптә контингент һәм укытучыга эш йөкләнеше кими дә, ул ябылырга мәҗбүр», — диде министр.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин авыл җирлегендә яшәүчеләр балаларын күрше авыл мәктәпләрендә укыту сәбәпле, үз авыл мәктәпләрендә укучылар саны кимү проблемасы турында фикерен әйтте. «Ата-аналарга балаларын күрше авылга йөртеп укытуларын тыя алмыйбыз», — диде ул журналистлар белән очрашуда.

«Хәзерге вакытта бу проблема бар, чөнки бер авылдан күрше авылга, я район үзәгенә автобус, я үз машиналары белән балаларны башка мәктәпкә алып баралар да, авылдагы мәктәптә контингент, укытучыга эш йөкләнеше кими дә, ул ябылырга мәҗбүр. Бик зур проблема бу, ләкин моны бернинди норматив документ белән дә хәл итеп булмый, чөнки бу гаиләнең законлы хокукы. Ул кайда укытуны сайлап ала», — диде министр.

Мондый күренеш булмасын өчен, Илсур Һадиуллин әйтүенчә, мәктәптә укытучылар яхшы итеп укытырга, үзләренә җәлеп итә белергә тиешләр. «Әлбәттә, яшь гаиләләр авылда калып, мәктәпләрдә балалар санын арттыру — төп максат», — диде ул.

Аның сүзләренчә, кайчак башкача да килеп чыга. «Балалар мәктәп яшенә җитә, һәм без аларга шартлар тудырырга тиешбез. Күрше авылда „шул-шул телдә укытучы класс бар“ дибез — юк, ризалашмыйлар. Монысы да ата-аналар хокукы. Безнең ата-аналарның, гомумән, хокуклары күп», — диде министр. 

 

 Гөлнар Гарифуллина 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев