Мәдәни җомга

Ил йөзендәге кара тап

Орел өлкәсендәге хакимият кылган коточкыч сәер гамәл Россиянең миллионланган гражданнарын сагайтты һәм шаккатырды. Явыз Иванга һәйкәл кую - Россиянең бөтен әхлак нормаларын һәм традиция­ләрен аяк астына салып таптау ул. 1850 елларда, император Александр II хакимлек иткән чорда, Бөек Новгородта куелачак "Россиянең меңьеллыгы" һәйкәлендә чагылдырылырга тиешле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре кандидатуралары...

Орел өлкәсендәге хакимият кылган коточкыч сәер гамәл Россиянең миллионланган гражданнарын сагайтты һәм шаккатырды. Явыз Иванга һәйкәл кую - Россиянең бөтен әхлак нормаларын һәм традиция­ләрен аяк астына салып таптау ул.
1850 елларда, император Александр II хакимлек иткән чорда, Бөек Новгородта куелачак "Россиянең меңьеллыгы" һәйкәлендә чагылдырылырга тиешле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре кандидатуралары тикшерелгән, күп тарихи персонажлар турында бәхәсләр купкан. Бары бер генә шәхес бәхәс уятмаган: Явыз Иван һәйкәлгә якын да җибәрелергә тиеш түгел, чөнки ул - Россиянең хурлыгы һәм бәхетсезлеге. Дәүләт тарихында башка мондый чирканыч патша булмаган. Бу хакыйкать самодержавие вакытында ук танылган!
Иванның үз илендә койган кан елгалары, коточкыч рәхимсез репрессияләре хакында сәгатьләр буе сөйләргә булыр иде. Сүз меңләгән кеше гомере турында бара. Тарихи чынбарлык булган бер генә очракны хәтерегезгә төшерәм. Бик абруйлы Иван Петрович Федоров-Челяднинны, Боярлар думасы башлыгын, патша үзенә каршы заговорда гаепләгән, үзенең киемнәрен кидереп, тәхетенә утырткан һәм ... пычак белән картның йөрәген кисеп алган. Җәсәден тирес өеменә ташлаттырган һәм хуҗасыз этләргә ашаткан.
Әмма Явыз Иванга бу гына аз тоелган: ул Федоровның туганнары һәм хезмәтчеләрен газаплауга күчкән. Замандашларыннан берсе болай язып калдырган: "Иоанны, аның гаиләсен шул рәвешле һәлак иткәч, залим, атка атланып һәм бер көтү җәберләүчеләрен ияртеп, ел буена диярлек боярның утарларын, авылларын (Федоров бик бай булган) талап, яндырып йөргән. Сугышчыларын әсирлеккә алып, тиран аларны анадан тума чишендергән, читлеккә бикләткән һәм күкерт белән дары сибеп, ут төрткән. Мескеннәрнең җәсәдләре һавада очып йөрүдән патша үзенә бер төрле ләззәт тапкан. Барлык мал-туарны, кош-кортны бер урынга җыйганнар да, кылыч белән тураклаганнар, ук атып үтергәннәр - бер генә җан иясе дә исән калмаган. Залим утарларның һәм икмәк-печән кибәннәренең көлен күккә очырган. Ир-атларны үтерер алдыннан, аларның күз алдында хатыннарын һәм балаларын көчләгәннәр, җәзалаганнар. Явыз патша крестьян хатыннарын чишендерергә һәм урманга куарга кушкан, анда исә җәлладлар яшеренеп торган, алар бичараларны туйганчы җәзалаган, аннары башларын чапкан. Шул рәвешле ул абруйлы боярның бөтен нәселен, бөтен крестьяннарын кырып бетергән..."
Федоров биләмәләрендәге ерткычлыклар вакытында патша бигрәк тә хатын-кызларны мәсхәрәләүдән тәм тапкан: "Хатыннарны һәм кызларны анадан тума чишендереп, кырда тавык кудырганнар". Бу сүзләр залимнең үз сүзләре белән дә дәлилләнә: Явыз Иван, картайгач, Ходайдан кичерү сорап, "Синодик опальных (поминальник)" дигән дәфтәр ачкан, анда үзе үтергән һәм җәзалаган кешеләрне теркәгән. Федоров биләмәләрендә 300 дән артыграк кешенең җәзалап үтерелүе дә шунда язылган.
Явыз Иван үзе алып барган бу "Синодик опальных" язмаларыннан аның 5 елда гына да 3,5 мең кешенең башына җитүе күренә. Алар арасында патшаның иң якын туганнары, күренекле полководецлар, чиркәү башлыкларыннан алып гади крестьяннарга һәм әсирләргә кадәр бар. Залим рәхимсез җәзаларны үзе уйлап тапкан һәм кешеләрне тере килеш казанда кайнатуны, дарылы мичкәдә шартлатуны, сүрән ут өстендә әйләндерә-әйләндерә кыздыруны, тиреләрен тунауны, казыкка утыртуны карап, хозурланып утырган. Бу вакытта исә, газапларын тагын да арттыру өчен, патша опричниклары үлеп баручы җәзаланучыларның күз алдында аларның хатыннарын, кызларын, әниләрен көчләгән. Болар барысы да чынбарлыкта булган, документларда теркәлгән. Ул руханиларны үтерүдән дә курыкмаган. Мәскәү һәм бөтен Рус дәүләте митрополиты Филипп Колычевны патшаның уң кулы Малюта Скуратов мендәр каплап үтергән. Новгород архиепискобын исә Иван аю тиресе эченә тектергән һәм этләрдән өзгәләткән.
1570 елда Бөек Новгородның меңнәрчә кешесе рәхимсез җәзаланган, Волхов елгасына батырылган. Иванның опричниклары аларны көймәләргә утырып саклап торган һәм су өстенә чыкканнарның башларына балта белән сугып үтерә барган. Тиран 500 ел буе беркемнең дә кулы күтәрелмәгән, православ диненең иң изге урыны саналган Изге София гыйбадәтханәсен талаган.
Явыз Иван чын садист булган - үз гомерендә меңнән артык кызны көчләгән. Шунысын да истән чыгармау мөһим - ул чирле дә, шашкан да түгел, ни кыланганын яхшы белгән, һәм вакыт-вакыт Ходай җәзасыннан куркып тәүбә иткән, үз гөнаһ һәм җинаятьләренең барысын да язып куйган, аннары тагын көчләгән һәм үтергән...
Дәүләт җитәкчесе сыйфатында исә Иванның сәләтсезлеге шаккатарлык: ул бөтен башлаган сугышларын оттырган, үзенә кадәр яуланган җирләрнең барысын да диярлек югалткан, бик куркак полководец булган - кулга төшерелгән, коралсызландырылган әсирләрне генә сөңге кадап үтерә алган. Нәтиҗәдә ул Россияне хәерчелек чигенә китереп җиткергән. Аның патшалык итүе хәрби, сәяси, икътисади һәлакәт белән тәмамланган. Элегрәк гөрләп үсә башлаган ил бушап калган - архео­логлар Россиянең төнь­як-көнбатышында нәкъ менә Явыз Иван чорында бөтенләйгә юкка чыккан авыл урыннарын һаман таба әле...
Безгә Болганыш (Смута) буларак мәгълүм вакыт - Иван патшалык итүнең турыдан-туры нәтиҗәсе. Ул чакта Россия күпмедер вакытка хәтта дөнья картасыннан да югалып торган... Рус халкының түземлегенә таң калырлык. Тарихчы Н.Карамзин язуынча, Россия "дога һәм сабырлык белән генә коралланып, егерме дүрт ел буе үзен харап итүчегә түзеп яшәгән..." Явыз Иван корбаннары - безнең кебек үк кешеләр. Без аларның истәлеген хөрмәтләргә тиеш. Иванга һәйкәл кую - бихисап корбанның каберен мәсхәрәләү ул. Орел шәһәре өчен бу эзсез генә үтмәс!
Гомеренең азагында залимнең тереләй черүе мәгълүм. Явыз Иван соңгы сулышын алганда, җанын коткару өчен, аны монах итәргә җыенганнар, тик өлгермәгәннәр - рухани киемен тиранның суына башлаган тәненә генә кидергәннәр, һәм аның урыны тәмугта булуда бернинди шик юк.
Евгений АНИСИМОВ, тарих фәннәре докторы,
РФАнең Санкт-Петербург тарих институты баш фәнни хезмәткәре.
("Московский комсомолец" газетасы, 17 октябрь, 2016 ел).
Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: