Мәдәни җомга

ИКСЕЗ-ЧИКСЕЗ КИНО ДӨНЬЯСЫ

Казаныбызда Х халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Ул элеккеләренә караганда да киңрәк колачлы, тирәнрәк эчтәлекле булды кебек һәм кино сөючеләрдә бик күп онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Җиңүчеләргә - бүләкләр Фестивальне ябу тантанасы "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә үтте. Анда танылган кино һәм театр артистлары Ирина Алферова, Алла Бабенко, режиссерлар Егор Кончаловский, Александр...

Казаныбызда Х халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Ул элеккеләренә караганда да киңрәк колачлы, тирәнрәк эчтәлекле булды кебек һәм кино сөючеләрдә бик күп онытылмаслык тәэсирләр калдырды.


Җиңүчеләргә - бүләкләр

Фестивальне ябу тантанасы "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә үтте. Анда танылган кино һәм театр артистлары Ирина Алферова, Алла Бабенко, режиссерлар Егор Кончаловский, Александр Гордон, жюри әгъзалары, кино белгечләре, тәнкыйтьчеләр катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү концерт номерлары белән үрелеп барды. Билгеле булганча, Казаныбыз төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Әлбәттә, бу фестивальдә дә чагылыш тапты. "ТӨРКСОЙ" халыкара оешмасы үзенең бүләген әзерләп куйган иде. Аңа "Перекресток" фильмы өчен төрек режиссеры Файсал Сойсал лаек булды. Быел беренче тапкыр Казан мэры Илсур Метшинның махсус бүләге дә тапшырылды. Аны "Корбан-роман" фильмы өчен режиссер Салават Юзеевкә бирделәр. Гомумән, бу фильм берничә төрдә бүләкләнде. Иң яхшы ир-ат роле өчен, мәсәлән, "Корбан-роман"да Йосыф ролен башкарган Даниил Шиһапов бүләкләнде. Даниил иҗат юлын Казаныбызның Яшь тамашачылар театрында башлаган. Бүгенге көндә ул Санкт-Петербургта яши һәм Лев Эренбург театрында бөтен спектакльләрдә дә диярлек катнашып килә. Үзебезнең режиссер Илдар Матуров төшергән "Туфан есть Туфан" документаль фильмы жюри бүләгенә лаек булды. Ә менә Татарстан режиссеры Алексей Барыкинның язучы Денис Осокин әсәре буенча төшерелгән "Сухая река" кыска метражлы нәфис фильмы тәнкыйтьчеләр һәм кино белгечләре гильдиясе бүләге белән билгеләп үтелде. Иң яхшы мультфильм да безнеке - бу төрдә Сергей Киатровның "Зилантовы сказки" мультфильмы бүләкләнде. Сценарийларны Бразилиядә әйбәт язалар икән. Һәрхәлдә, Марсио Куриның "Последняя остановка" нәфис фильмын карагач, жюри әнә шундый фикергә килгән. Ә А.Коттның "Испытание" фильмында (Русия) мөхтәрәм жюри оператор эшен бик яраткан. Тулы метражлы нәфис фильмның иң әйбәт режиссерлары буларак "Умереть отмщенным. Письма из прошлого" фильмын төшергән әзәрбәйҗан режиссеры Актай Мир-Касыйм һәм "Прошлой зимой" иран фильмын төшергән Сәләм Салавати танылды. Ниһаять, фестивальнең төп җиңүчесе - хорват режиссеры Арсен Антон Остойичның "Путь Халимы" нәфис фильмы. Билгеле булганча, фестивальдә җиңүчеләргә менә инде берничә ел Президентыбызның "Кино сәнгатендә гуманизм өчен" бүләге бирелә. Быел Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова аны "Она" фильмы өчен Русия режиссеры Лариса Силовага тапшырды.

Шәрекъ һәм Көнбатыш арасында ара якыная

Быел фестивальдә Франциядә төшерелгән "Калифорнийские мусульмане" фильмы иң яхшы кыска метражлы документаль фильм буларак бүләкләнде. Фильмның продюсеры Абдеррәхмә Хеджоуженың әйтүенә караганда, бу фильм Шәрекъ һәм Көнбатыш арасында тирән упкынны бетерергә ярдәм итү өчен төшерелгән. "Калифорнийские мусульмане" фильмында Америка мөселманнары тормышы һәм хакимиятнең аларга карашы, мөнәсәбәте күрсәтелгән. "Күп конфессияле Америкада мөселманнарның хәле начар түгел. Әмма безнең фильм күбрәк Франция халкына багышлап төшерелгән. Анда мөселманнарны аеруча сөймиләр бит. Шулай да бу фильмны карау төрле диннәр, мәдәниятләр вәкилләренә кызык булыр дип ышанып калабыз", - диде продюсер.

Чын урыс кешесе нинди була?

Русия режиссеры Мария Семенцованың бөек шагыйрь Евгений Евтушенко сүзләре белән исемләнгән "И потому я настоящий русский" документаль фильмында Кыргызстан һәм Үзбәкстан арасындагы каршылык нәтиҗәсендә туган шәһәре Ошта булып узган кан коюдан соң 2010 елда Мәскәүгә китеп, анда сиделка булып эшләргә мәҗбүр булган үзбәк хатыны турында бәян ителә. "Кызганычка, бүгенге көндә Русия халкы, аеруча мәскәүләрдә элеккеге БДБ илләрендәге халыкка тискәре караш яшәп килә, - диде режиссер. - Бу аларның ХХ гасыр тарихын белмәүләре белән аңлатыла. Чын урыс кешесе ул "мин урыс", дип күкрәк кагучы түгел, урыс кешесенең җырларда җырланган күңел киңлеге, беренче чиратта, бүтән күп кенә милләт вәкилләрен җанына якын итә белүендә чагыла. Русия дәүләтенең бөеклеге дә бетмәс-текәнмәс җир биләмәләрендә түгел, аннан да бигрәк төрле милләт вә дин кешеләренә карата хөрмәттә күренә..."

Кино төшерүчеләр, берләшегез!

Фестивальдә берничә ил берләшеп кино төшерү кирәклеге турында күп әйтелде. Бу бигрәк тә төрки халыклар өчен актуаль. Элек Советлар Союзына кергән республикалардагы кардәшләребезнең күпчелегенең, дәүләт финанславы булмау, яки бик аз булу һәм элеккеге зур прокат мәйданын югалтулары сәбәпле, кино өлкәсендәге авыр хәлләре ачык күренде. Бу вәзгыятьтә уртак проектлар, чыннан да, хәлне бераз булса да җиңеләйтергә мөмкин. Уртак проектларның матур үрнәге - Татарстан һәм Кырым иҗатчылары төшергән "Кырым әкиятләре" мультфильмы. "Татармультфильм" студиясе директоры Азат Ганиевнең әйтүенә караганда, проектны Кырым инженер-педагогика университеты җитәкчелеге тәкъдим иткән. Алар анимация өлкәсендә тәҗрибә тупларга теләгән. Проектны режиссерлар Сергей Киатров һәм Зарема Хәйретдинова тормышка ашырган. "Татармультфильм" осталары Кырымга барып, осталык дәресе үткәргән. Әйтергә кирәк, һәм Татарстан, һәм Кырым хакимияте бу юнәлешкә зур теләктәшлек белдерә, шуңа күрә уртак проектлар киләчәктә дә булыр, дип уйларга нигез бар.

"Әтием тавышы"

Насур Юрушбаев менә инде 20 ел Германиядә яшәсә дә, төрки дөнья белән мавыгуын дәвам итә. Үзебезнең Казан дәүләт университетын тәмамлаган бит бу егет. Моннан 8 ел элек ул I Бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә төшкән татар һәм башкортлардан яздырылган җыр язмалары барлыгын белеп ала. Алар Король прусс китапханәсендә саклана икән.

Режиссер әсирләрнең берсенең Күн авылында яшәүче кызы белән очрашып, документаль фильм төшергән. "Язмаларымны фильм төшерелеп беткәч кенә тыңлаттым, югыйсә, ханымның, әтисе тавышын ишетеп, хәле авыраю ихтималы бар иде, - диде режиссер. - Үзем исә сугыш шартларында да, әсирлектә дә җырларга көч тапкан милләттәшләремә сокландым". Бу язмалар республикабыз хакимиятенә тапшырылган икән. Әсирләрнең нәсел дәвамчылары табылыр, бәлки, дип уйлап эш иткәннәр, күрәсең.

Кино сәнгате хәраммы?

Режиссер Мәзин Мәһди Шәрабаяни Көрдестан һәм Гыйракта төшерелгән "Граница" дип исемләнгән документаль фильмын тәкъдим итте. Анда Көрдестан кинематографы проблемалары күтәрелә. Кино сәнгате хәрам булган дәүләттә кинофильмнар төшерүнең бөтен авырлыклары күрсәтелгән бу фильмда. Режиссер үзе Лондонда яши икән. Әлеге кинофильмы белән ул җәмәгатьчелекнең шушы четерекле проблемага игътибарын юнәлтергә теләве турында әйтте. Кайчанга кадәр режиссерлар үз гомерләрен куркыныч астына куя-куя, изаланып кино төшерер, дип, матбугат әһелләре алдында сорау куйды ул. Аныңча, Көрдестанда коммерциячел киноиндустрия челтәрен булдыру хәлне җиңеләйтергә мөмкин. Шулай да, быел кинофестивалебездә бәйгедән тыш махсус программа кысаларында Көрдестанда төшерелгән 7 фильм күрсәтелде. "Көрдестанда кино төшерүчеләрнең Гыйрак, Иран, Төркия чикләрен үтеп чыгуы контрабандистлык булып санала һәм гомерләренә зур куркыныч яный", - дип төгәлләде үз чыгышын режиссер Мәзин Мәһди Шәрабаяни.

Казан фестивале читтән караганда

Танылган режиссер һәм актер Вера Глаголеваның әйтүенә караганда, Казан мөселман киносы фестиваленең гуманлы кинога йөз тотуы аның үзенчәлеге булып тора һәм бу сыйфат аңа кино дөньясында үз урынын табарга ярдәм итте. Танылган актер Борис Щербаков Казан мөселман киносы фестивален ачарга чакыруны үзе өчен зур дәрәҗә булуын белдерде. "Казанда гармун авазларын, азан тавышларын һәм чиркәү чыңнарын ишетү шулкадәр күңелле. Казан шәһәренең үзенчәлеге дә төрле конфессия вәкилләренең бергә дус-тату яшәвендә чагыладыр, мөгаен", - диде яраткан артистыбыз Наталья Аринбасарова. "Дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче режиссерлар бер үк темаларга багышланган кинофильмнар төшерә. Бу исә кино сәнгатенең зур казанышы", - диде әзәрбәйҗан режиссеры Актай Мир-Касыйм. Франциядән Шарлотта Шиоле да Татарстанда мөселман һәм христианнарның татулыгына сокланган. Гыйрактан Мәзин Мәһди Шәрабаяни өчен Казан мөселман киносы фестивале җитди тәҗрибә туплау мәйданы булуын белдек. Әйтергә кирәк, кинофестивальгә җибәрелгән 500 фильмның 115е Иранныкы булган. Бу илнең кино индустриясе безне елдан-ел шаккатыра. Җыеп кына әйткәндә, халыкара мөселман киносы фестивале озак вакыт сагынып сөйләрлек матур тәэсирләр калдырды. Аның юлы тагын да киңәйсен, режиссер, сценарий авторлары, продюсерлар бөтен максатларына ирешсен, иң мөһиме, аларның диннәр, милләтләр арасында татулыкка чакыруын бөтен дөнья ишетсен иде, ниһаять.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: