Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ХУШ КИЛӘСЕҢ, УНИВЕРСИАДА!

Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы елның зур әһәмияткә ия вакыйгаларыннан берсе булыр дип уйланыла. "Универсиада уздыру - Татарстан тарихында һәм аның үсешендә гаять әһәмиятле вакыйга, мөһим чор. Казан бу көннәрдә дөньяның спорт башкаласына әвереләчәк. Универсиаданы иң югары халыкара стандартлар дәрәҗәсендә уздыру - безнең бурычыбыз", - диелә Президент Рөстәм Миңнехановның Дәүләт...

Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы елның зур әһәмияткә ия вакыйгаларыннан берсе булыр дип уйланыла. "Универсиада уздыру - Татарстан тарихында һәм аның үсешендә гаять әһәмиятле вакыйга, мөһим чор. Казан бу көннәрдә дөньяның спорт башкаласына әвереләчәк. Универсиаданы иң югары халыкара стандартлар дәрәҗәсендә уздыру - безнең бурычыбыз", - диелә Президент Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасында.

Казан шәһәр Думасының XIX сессиясендә депутатлар шәһәр башкарма комитетының һәм "Казан 2013" башкарма дирекциясенең Универсиадага әзерлекнең торышы хакындагы мәгълүматларын тыңлап тикшерделәр. Сессия эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Премьер-министр урынбасары Әсгат Сәфәров та катнашты. Чыгышлардан ачыкланганча, шәһәрдә халыкара студентлар уеннарына әзерлек оештыру комитеты раслаган чаралар комплексы нигезендә алып барыла.

Русия Федерациясе, Татарстан, Казан шәһәре дәрәҗәсендә Универсиадага әзерлек буенча структуралар булдырылды, барлык юнәлешләр буенча эшче төркемнәр оештырылды, җаваплы затлар билгеләнде. Русия хөкүмәтенең 2009 елның 12 гыйнвар карары белән төзелгән оештыру комитетын Премьер-министрның беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкли. Универсиадага әзерлек һәм үткәрүнең төрле тармаклары өчен шәхси җаваплы кешеләр билгеләнде. Алар арасында Президент, Министрлар Кабинеты аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре, министрлар, хөкүмәт әгъзалары, шәһәр җитәкчеләре бар. Әйтик, куркынычсызлык урнаштыруга - Ә.Сәфәров, медицина системасын әзерләүгә - А.Фәррахов, шәһәрнең бизәлеше өчен А.Песошин җаваплы. Шәһәр мэры Илсур Метшин спортчыларны, кунакларны тукландыру төркемен җитәкли.

- Шәһәр - күптармаклы механизм. Универсиада төгәлләнгәнче сез нигездә тукландыруны оештыру проблемасы белән шөгыльләнәчәксезме? - Сессиядә мэрга шундый сорау да бирелде.

- Әлбәттә, шәһәр башлыгының вазифалары аз түгел. Универсиадага әзерлек чорында да аларның барысын да минем үземә башкарырга туры киләчәк. Ә тукландыруны оештыруга миңа таләп икеләтә-өчләтә арттырыла, - диде И.Метшин. - Берьюлы меңнәрчә кешене тукландыру - бик җаваплы бурыч ул.

Чыгышлардан күренгәнчә, 2012 елга билгеләнгән чараларның 32се тулы күләмдә башкарылган, унысында эш дәвам итә. Спорт инфраструктурасын булдыру төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә 28 спорт корылмасында төзелеш тәмамланган. Аларның барысы да уникаль корылмалар, заман таләпләренә тулысынча җавап бирәләр. Спортның су төрләре сараен төзү эшләре тәүлек буе алып барыла. 45 мең тамашачы сыйдырышлы стадионны вакытында төзеп бетерү өчен дә күп көч куела. Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары нәкъ менә шунда үткәрелергә тиеш. Гамәлдәге спорт корылмаларында да төзекләндерү эшләре бара. Спорт сараена, Үзәк стадионга, баскетхоллга, ""Тасма", "Ракета" стадионнарына реконструкция үткәрелә.

Универсиаданың спорт программасы ярышларның 27 төрен үз эченә алачак - җиңел атлетика, баскетбол, футбол, нәфис гимнастика, спорт гимнастикасы, йөзү, су тубы, фехтование, теннис, өстәл теннисы, суга сикерү, дзюдо, волейбол, академик ишү, байдаркаларда һәм каноэда ишү, регби, билбау көрәше, пляж волейболы, стендка ату, синхрон йөзү, шахмат, чирәмдәге хоккей, авыр атлетика, бокс, спорт йөреше, самбо, бадминтон. Универсиада тарихында программага бу кадәр төрдәге ярышларның кертелгәне юк иде әле. Студентлар 351 комплект медаль өчен ярышачак. Бокс, синхрон йөзү, самбо, билбау көрәше, регби Универсиада программасына беренче тапкыр кертелә.

Спорт корылмаларының техник мөмкинлекләре тест ярышлары үткәргәндә сынап карала. Халыкара олимпия комитетының һәм студент спорты халыкара федерациясенең (ФИСУ) андый ярышларны үткәргәндә спортчыларны кабул итү, урнаштыру, тукландыру, транспорт, медицина хезмәте күрсәтүне сынап карау мөмкинлеге дә бар. Ачыкланган кимчелекләрне киләчәктә төзәтү мөмкинлеге дә туа. Узган ел Казанда, шушы максатларны күздә тотып, 10 тест ярышы үткәрелде. Аларның өчесе студентлар арасында дөнья чемпионаты, берсе студентлар арасында дөнья кубогы ярышлары иде.

Универсиадага әзерлек барышында Казан шәһәренең транспорт инфраструктурасын камилләштерүгә зур игътибар бирелә. Хәер, без моны урамнар буйлап йөргәндә үзебез дә тоябыз. Халыкара "Казан" аэропортын реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Яңа пассажир терминалы эшкә кереште инде. "Казан-2" тимер юл вокзалы куллануга тапшырылды. Яңа ел алдыннан аэропорттан тимер юл вокзалына кадәр экспресс йөри башлады. Ул аэропорттан шәһәр үзәгенә кадәр 20 минутта килеп җитү мөмкинлеген бирә. Бу бик уңайлы. Ярышларда катнашучыларның һәм рәсми делегацияләрнең 90 процент чамасы нәкъ менә аэрофлот хезмәтеннән файдаланырга җыена бит.

Юл чишелешләрен һәм киселешләрен төзү бара. Урам-юл челтәрен үстерү программасында озынлыгы 65 чакрымнан артыграк булган 23 урамны төзү һәм реконструкция үткәрү, җәяүлеләр өчен 41 юл аша чыгу урыны булдыру, 63 урамны капиталь ремонтлау (89 чакрым), юл хәрәкәтенең автомат идарә системасын төзү каралган. Бу программа уңышлы үтәлә.

Пассажир транспорты составлары яңартыла. Зур Казан боҗрасы трамвай линиясе үзгәртеп корылды. Анда уңайлы трамвайлар хәрәкәт итә. "Кояшлы шәһәр" микрорайоныннан тимер юл вокзалына кадәр трамвайлар йөри башлады. Универсиада авылын спорт корылмалары белән тоташтыручы төп транспорт артериясе булып метрополитен хезмәт итә. 2013 елга беренче линияне төзү тәмамлангач, Казан метрополитены озынлыгы 17,3 чакрымга җитәчәк. Станцияләр саны ун булачак. Спортчыларны, судьяларны, рәсми делегация вәкилләрен йөртү өчен 1051 җиңел автомобиль, 525 автобус әзерләп куела. Шул ук вакытта юл төзелеше өлкәсендә проблемалар байтак әле. Сыйфатны бәяләүнең катгый системасын кертү зарур. Башкарылган барлык эшкә подрядчыларның гарантиясе булырга тиеш.

Универсиадада катнашучылар һәм кунаклар хәрәкәт итә торган маршрутлар буенда урнашкан торак йортларның фасадлары һәм түбәләре тәртипкә китерелә, инде ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

2011 елның сентябрендә Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү буенча комиссия төзелгән иде. Биналарның милекчеләре белән берлектә, шәһәрнең тарихи үзәге эстетикасын яхшыртуга юнәлдерелгән комплекслы чараларны гамәлгә ашыру максат итеп куелды. Исемлеккә 318 бина кертелгән иде, аларның 97се мәдәни мирас корылмалары. 130 бинада эшләр тулысынча төгәлләнгән, ә калганнарында билгеләнгән график буенча дәвам итә.

Корылмаларны яңадан торгызу, элеккеге хәлләренә кайтару - бик катлаулы һәм күп чыгымнар таләп итүче эш. Шәһәр үзәгендәге 23 бина торгызылган инде, 77сендә реконструкция бара. Аларның иң катлаулылары Александров пассажы, Фукс йорты, "Казан" кунакханәсе икән.

Универсиадада дөньяның 170 иленнән 13,5 мең тирәсе спортчы катнашачак. Аның барышын 1500дән артык гаммәви мәгълүмат чарасы вәкиле яктыртачак. Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 100 меңләп турист һәм җанатар килер дип көтелә. Болардан тыш тагын 40 меңнән артык волонтерларны, тәртип сакчыларын, судьяларны, техник персоналны урнаштырасы бар. Бүгенге көндә шәһәрдәге 88 кунакханә 7,5 мең урынга исәпләнгән. Универсиадага кадәр тагын 15 кунакханәне өлгертергә кирәк. Кунакханәләрдәге урын кытлыгын киметү максатыннан, 62 отельдә яшәүчеләрне тыгызрак урнаштырырга, 3385 номерга 5 меңнән артык кешене сыйдырырга исәплиләр. Калган кунакханәләрдә көч структуралары, билет программаларын гамәлгә ашыручылар, шәһәр кунаклары яшәячәк. Казан кунакханәләреннән тыш килүчеләр теплоходларга, санаторий-профилакторийларга, лагерьларга, тулай торакларга, Казанның һәм шәһәр тирәсе районнарның мәктәпләренә, мәдәни-спорт үзәкләренә урнаштырылачак.

Туклану һәм медицина хезмәте күрсәтүне оештыруга, иминлекне тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Сессиядә әйтелгәнчә, гомумән алганда, эшләр 80 процент күләмендә башкарылган.

Төп ресторан Универсиада авылында эшләячәк. Тәүлек буе хезмәт күрсәтүгә көйләнгән ресторан 4 мең тирәсе кешене тукландырачак. Универсиадада катнашучыларны тәүлек дәвамында дүрт тапкыр ашатачаклар. Аурупа, урыс, татар кухнялары тәкъдим ителә, вегетариан һәм хәләл ризыклар да булачак.

Спортчыларга, тамашачыларга медицина, санитария-эпидемиология ярдәме күрсәтүгә, допингка каршы контроль урнаштыруга әзерлек бара. Спорт корылмаларында махсус медицина бригадалары, волонтер-медиклар эшләячәк, стационар медпунктлар оештырылачак. Республика клиника хастаханәсе, Республика балалар клиника хастаханәсе, Республика инфекция хастаханәсе Универсиаданың госпитале ролен башкарачак. Универсиада авылындагы медицина үзәге дә тәүлек буе эшләячәк.

2010 елның 14 маенда Министрлар Кабинеты "Төзегәндә, реконструкция үткәргәндә һәм файдаланганда 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы корылмалары куркынычсызлыгын тәэмин итү турында" 361 нче карарын кабул итте. Универсиада үткәрү чорында куркынычсызлык тәэмин итү өчен Премьер-министр урынбасары Әсгат Сәфәров җитәкчелегендә эшче төркем оештырылды. Универсиада корылмаларында атнага ике тапкыр күчмә утырыш үткәрелә. Аның нәтиҗәләре Министрлар Кабинетының атналык киңәшмәсендә анализлана, проблемаларны хәл итү юллары билгеләнә. Сессиядә Казанның эстетик йөзен үзгәртү зарурлыгы турында сөйләгәндә Ә.Сәфәров шәһәр урамнарындагы сукбайлар һәм теләнчеләр проблемасына кагылды. "Нәрсә дә булса уйлап табарга кирәк. Без сездән тәкъдимнәр көтәбез", - диде ул шәһәр Думасы депутатларына мөрәҗәгать итеп.

Шәһәрдә хуҗасыз этләрне аулау һәм карап тоту турындагы мәсьәлә сессия каравына өстәмә рәвештә кертелде. Билгеле, бу яңа проблема түгел. Аны хәл итү өчен 2009-2011 елларда шәһәр бюджетыннан ел саен 19ар миллион сум акча бүленде. Ә узган ел 12 миллион сумнан да кимрәк акча бирелде. Финанслау күләме чикле булганлыктан әлеге эшләрнең күләме кимеде, нәтиҗәдә халыктан шикаятьләр артты. Агымдагы елга шәһәр бюджетында этләр аулауга акча бөтенләй каралмады. Чөнки законнарга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә ветеринария хезмәте күрсәтү федераль һәм республика органнарына күчте. Әмма эт кем җаваплы булуын тикшереп тормый: урамда йөрүчене тешли. Араларында котырган этләрнең дә булуы мөмкин бит әле. Аннары дәваланып кара инде син. Сессиядә әйтелгәнчә, әлеге мәсьәләне хәл итү өчен быел 20 миллион сум чамасы акча табасы бар. Казан хакимияте ярдәм сорап республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Универсиада чорында ярымкыргый эт көтүләренең бөтен дөньядан җыелган кунакларны талап йөрүенә юл куеп булмый бит инде.

"Тәэмин итүче" дип исемләнгән корылмаларның әзерлеге төрле дәрәҗәдә икән. Җәмәгать куркынычсызлыгы, халыкара мәгълүмат, медицина үзәкләре комплекслары әзер инде. Спортның ишкәк төрләре үзәге территориясендә кунакханә тибындагы тулай торакны төзү дәвам итә. Контакт- үзәк өчен җиһазлар, видеокүзәтү камералары, санлы радио элемтәсе терминаллары сатып алынган.

Универсиада тәмамлангач, спорт корылмаларының 14е, федераль милек буларак, югары уку йортларына бирелә, 3се - республика, 8е Казан шәһәренең муниципаль милкенә әйләнә.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев