Мәдәни җомга

ХОКУК ВӘ НӘФЕС КАРШЫЛЫГЫ

Узган шимбә Русиядә митинглар көне булды. Тышта шактый ук салкын булса да, гавам урам вә мәйданнарда кайнашты. Летаргик йокыдан уянган халыкның сәяси дәрте кышның зәмһәрир суыкларыннан өстенрәк булып чыкты. Әлбәттә, мондый активлыкка аны җәмгыятьтәге гаделсезлекләр һәм парламент сайлавындагы алдашулардан соң башланган протест акцияләре этәрде. Бу көнне митинглар Русиянең күп кенә...

Узган шимбә Русиядә митинглар көне булды. Тышта шактый ук салкын булса да, гавам урам вә мәйданнарда кайнашты. Летаргик йокыдан уянган халыкның сәяси дәрте кышның зәмһәрир суыкларыннан өстенрәк булып чыкты. Әлбәттә, мондый активлыкка аны җәмгыятьтәге гаделсезлекләр һәм парламент сайлавындагы алдашулардан соң башланган протест акцияләре этәрде.

Бу көнне митинглар Русиянең күп кенә шәһәрләрендә үтте. Аларны, нигездә, ике төркемгә бүлеп карарга булыр иде: "За честные выборы" дигән шигар астында үткән гомумхалык протест акциясе һәм хакимияттәгеләр тарафыннан аңа каршы оештырылган митинглар. Соңгыларында "Нам есть что терять" дигән лозунг өстенлек итте. Чыннан да, илдә шактый гына матди байлыкларны хосусыйлаштырып өлгергән бәгъзеләрнең югалтыр әйберләре зурдан. Русия бүген эре предприятиеләрне хосусыйлаштыру, ягъни ил байлыгын зурдан бүлү алдында тора. Ә хакимиятне кулда саклау биредә ил язмышын хәл итүне генә түгел, гаять зур байлыклар белән идарә итүне дә аңлата. Шуңа, митинглардагы ошбу каршы торуны бүген күпчелекнең тупас бозылган хокуклары белән, комагай азчылыкның туймас нәфесе арасындагы каршылык, дип тә карарга кирәктер.

Мәскәүдә бу көнне берьюлы 4 митинг үтте. Оештыручылары һәм лозунглары төрле булса да, анда аларны берләштерүче уртак фикер дә яңгырады. Ул - 4 мартка билгеләнгән Президент сайлавының гадел үтүе. Хәер, бу фикергә каршы килүчеләр президентлыкка кандидатлар арасында да юк кебек. Алда торган сайлауның үтә күренмәле һәм гадел үтәчәгенә халыкны Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) дә ышандырырга тырыша. Әмма, кызганычка, фактлар гына нигәдер киресен сөйли. Кайбер закон һәм хокук бозулар инде сайлауга әзерлек чорында ук башланды.

Әйтик, халыкның хакимияткә реаль оппозициядә торган өлеше президентлыкка кандидат күрсәтү мөмкинлегеннән мәхрүм ителде. Моңа сайлау турындагы законнарга "хакимият вертикале" төзү чорында кертелгән ясалма киртәләр комачаулады. Нәтиҗәдә, президентлыкка кандидат итеп төрле оешма исеменнән, әмма, зурдан алганда, бер үк команда кешеләре генә теркәлде. Ә бит һәр кешенең сайлау һәм сайлану хокукы Төп Законда гарантияләнә. Телевидение каналларында өстенлекнең нигездә бер кандидатның эшчәнлеген яктыртуга гына бирелүен дә кандидатлар арасындагы тигез мөмкинлек дип әйтеп булмый. Әмма аларны ҮСК ни өчендер күрми. Ә оппозиция чираттагы протест акциясен 26 февральдә үткәрергә җыена.

Фоат УРАЗАЙ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: