Мәдәни җомга

ХЕЗМӘТ КЕШЕСЕ ХӨРМӘТКӘ ДӘ ЛАЕК

Бу көнне ТР Дәүләт Советының кече залы халык белән тулы иде. Президиум тәкъдиме белән социаль сәясәт комитеты парламент тыңлаулары үткәрде. Тема бик мөһим, һәр хезмәт коллективына кагылышлы иде - Татарстан Республикасында гражданнарның хезмәткә хокукларын саклауның торышы турында. Парламент мөнбәренә бер-бер артлы сигез докладчы күтәрелде, аларның чыгышларыннан, чыннан да, бу тармакта...

Бу көнне ТР Дәүләт Советының кече залы халык белән тулы иде. Президиум тәкъдиме белән социаль сәясәт комитеты парламент тыңлаулары үткәрде. Тема бик мөһим, һәр хезмәт коллективына кагылышлы иде - Татарстан Республикасында гражданнарның хезмәткә хокукларын саклауның торышы турында. Парламент мөнбәренә бер-бер артлы сигез докладчы күтәрелде, аларның чыгышларыннан, чыннан да, бу тармакта эшләрнең әлләни мактанырлык булмавы ачыкланды.

"Хезмәткә хокукларны тәэмин итү дәүләтнең иң мөһим социаль бурычларыннан берсе булып тора. Бүген хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә иң мөһим проблема - эш хакының вакытында түләнмәве", - диде Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская.

Татарстан статистика идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 ноябрьдә 17 предприятиенең хезмәт хакы буенча 64,4 миллион сум бурычы бар икән. 2636 кешегә хезмәт хакы вакытында түләнмәгән. Авыл хуҗалыгында бурычлар - 19, төзелештә - 13, электр энергиясе, газ, су җитештерүдә һәм бүлү тармагында шулай ук 13, эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә 12,9 миллион сум җыелган. Әмма бу саннар беренче карашка бик зур булып күренсә дә, алар чынбарлыкны бик үк тулы күләмдә чагылдырмый икән. Татарстан прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсе башлыгы Модест Фатыйховның әйтүенә караганда, "Вамин"ның гына да хезмәт хакы буенча бурычы 112 миллион сумнан артып киткән.

Соңгы ун ай эчендә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә эш бирүчеләрнең хезмәт хакын вакытында бирү-бирмәвен ачыклау өчен 773 тикшерү үткәргән, ачыкланган кимчелекләр чара күрү өчен ахырдан прокуратурага җибәрелгән. Шушы ук вакыт кысаларында Татарстан дәүләт инспекциясе тарафыннан 1096 тикшерү үткәрелгән. Аларның бер өлеше планлы төстә үткәрелә торган тематик тикшерүләр, икенчеләре исә аерым гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча башкарылган. 137 оешмада һәм предприятиедә закон бозуның 1300 очрагы теркәлгән. Ул оешмаларның 4се бюджеттан финанслана икән. Инспекция республика буенча 14 меңнән артык эшче һәм хезмәткәрнең эш хакын вакытында алмавын ачыклаган. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәновның әйтүенә караганда, Казан киностудиясендә инде берничә ай дәвамында хезмәт хакы түләнми, аны банкрот дип игълан итү мәсьәләсе карала.

Хезмәт хакының вакытында түләнмәве сәбәпләрен ачыклаганда, гадәттә, җитәкчеләр финанс кыенлыкларын сәбәп итеп куялар. Финанс кыенлыкларын булдырмау җитәкченең төп вазифаларыннан берсе бит югыйсә. Вакытында эш хакы алмаса да, хезмәткәр җитәкчесе белән бәхәскә кермәскә тырыша, үзенең хокуклары үтәлүен дәгъваламый, чөнки эшен югалтудан курка. Русия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов шактый предприятиеләрдә гражданнарның хезмәт хокукларын бозып, эш хакын конверт белән бирүләрен искәртте. Андый очракларда документларда хезмәт хакы күләме киметеп күрсәтелә, йә бөтенләй күрсәтелми. Шул рәвешле предприятие салымнардан кача. Рәсми рәвештә күрсәтелгән хезмәт хакы бик бәләкәй булгач, йә бөтенләй булмагач, эшче-хезмәткәрнең пенсиясе дә бик аз килеп чыга. М.Имамов кайбер предприятие һәм оешмаларның пенсия фондына акчаны вакытында күчермәүләренең дә зур кыенлыклар тудыруын, аерым очракларда пенсия түләү өчен акча табуның кыенлашуын искәртте. Пенсия өлкән яшьтәгеләрнең төп яшәү чыганагы да бит югыйсә. "Без ел дәвамында предприятие-оешмаларның бары ике процентының гына эшчәнлеген тикшерергә өлгерәбез. Әле аларында да финанс тәртибен бозу очраклары бик күп очрый", - диде М.Имамов. Тагын шунысы да бар, банкротлык чигенә җиткән, яисә банкротлыкка чыккан предприятиеләрдән эшче-хезмәткәрләренә эш хакы түләтү бик авыр. Суд карары белән милекләрен сатсаң гына инде, әгәр алары бурыч түләргә җитәрлек күләмдә булса, ә булмаса?!

Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшерүләре нәтиҗәләре буенча җитәкчеләргә 683 күрсәтмә җибәрелгән. Нәтиҗәдә 17200 хезмәткәргә хезмәт хакы буенча 170 миллион сумнан артык бурычлар түләнгән. 924 җитәкчегә һәм эшкуарлык белән шөгыльләнүче 287 юридик затка административ штраф салынган, дәүләт инспекторлары таләбе буенча 5 җитәкче дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

- Хезмәт килешүләре төзелмичә генә эшкә кабул итүчеләр дә еш очрый. Мондый гамәл гадәттә салымнардан качу өчен эшләнә. Андый очраклар ачыклангач, урындагы затларга 1000-5000 күләмендә штраф салына. Әлбәттә, бу бик аз, - диде дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенең хокукый мәсьәләләр буенча урынбасары Олег Шафранский. - Кайбер җитәкчеләр ялга киткәндә үзләре урынына җаваплы кеше калдырмыйлар. Нәтиҗәдә без ул югында бу оешманы тикшерә алмыйбыз, хокукыбыз юк. Хәзер республикада минималь хезмәт хакы 4611 сум. Билгеле, бу бик аз. Кайберәүләр аны да вакытында ала алмыйлар.

Эш бирүчеләрнең еш кына теркәлгән урыннарында булмавы, яңа урыннарын юридик затларның бердәм дәүләт теркәү урыннарына хәбәр итмәүләре дә тикшерүчеләр өчен кыенлык тудыра. Офисларын күчергәннән соң эшкуарлар шул рәвешле шактый вакыт тыныч кына яшәргә омтылалар. Статистика органнарына хезмәт хакы буенча бурычларны киметеп күрсәтү очраклары да ешая төшкән. Парламент тыңлауларында әйтелгәнчә, гражданнарның мөрәҗәгате буенча быел 120 намуссыз эш бирүче тикшерелгән. Аларның түләнмәгән 145,1 миллион сум хезмәт хакын рәсми рәвештә теркәмәүләре ачыкланган. Эш бирүчеләргә карата чаралар күрү өчен материаллар прокуратурага җибәрелгән. Хезмәт хакы буенча бурычлы предприятиеләр белән керемнәрне ачыклау, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча республика ведомствоара комиссия һәм Хезмәткә түләү, керемнәр, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү координация советы кысаларында да даими эш алып барыла. Координация советы эшендә министрлыклар, прокуратура, дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан буенча федераль салым хезмәте идарәсе, Русия Пенсия фондының Татарстан бүлеге, һөнәр берлекләре вәкилләре, шулай ук эш бирүчеләр катнаша.

Үзләренең хокукларын яклау өчен эшче-хезмәткәрләр еш кына судларга мөрәҗәгать итәләр. Узган ел судларда шундый 33 мең 355 эш каралган, аларның 30 мең 761е канәгатьләндерелгән. Агымдагы елның беренче яртысында вакытында хезмәт хакы алмаучы 19 мең 688 кеше судлашкан. 17 мең 130 мөрәҗәгать канәгатьләндерелгән.

Эш хакын вакытында түләмәү белән бергә, хезмәт законнарын бозуның башка төрләре дә күзәтелгән. Әйтик, хезмәт хакын продукция белән түлиләр, иминият һәм пенсия фондларына взносларны вакытында күчермиләр. Русия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Марсель Имамов әйтүенә караганда , республиканың 32 мең предприятиесе пенсия фондына взносларны тулы күләмдә түләмәгән. 1 ноябрьгә аларның бурычлары 1 миллиард 706 миллион сум җыелган. Җитмәсә әле, кайбер эш бирүчеләр хезмәткәрләренә эш хакын "конверт" белән түләп, взносларны шактый кимрәк түләргә тырышканнар.

Предприятиеләрдә хезмәт шартларының куркынычсызлыгын тәэмин итү - бик актуаль мәсьәлә. 121 мең чамасы кеше сәламәтлеге өчен зыянлы шартларда - югары тибрәнешле (вибрация), газлы, көчле тавышлы, тузанлы цехларда хезмәт куя. Эш урыннарының 62,4 процентына гына аттестация үткәрелгән. Авыл хуҗалыгында һәм бюджет тармагында эш урыннарын аттестацияләү тиешенчә оештырылмаган. Җитәкчеләрне һәм хезмәтне саклау буенча белгечләрне бу эшкә өйрәтү зарур.

Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенең хезмәтне саклау буенча урынбасары Ирек Мөхәммәтшин: "Җитештерү тармагында имгәнүчеләр саны буенча Татарстан Идел буе округында һәм тулаем Русиядә соңгы урыннарда бара. Быелның тугыз аенда гына да 870 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 91 кеше үлгән, - диде. - Үлүчеләрнең өчтән береннән артыгы төзелеш тармагына туры килә. Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Ютазы районнарында һәм Чаллы шәһәрендә күрсәткечләр узган елның шушы чоры белән чагыштырганда начаррак. Җитәкчеләр аварияләрне еш кына, рәсми теркәмичә, яшереп калырга тырышалар".

Бу җәһәттән И.Мөхәммәтшин шундый мисал китерде. Казан төзелешләренең берсендә прораб эшчеләргә коега төшәргә, аны чистартып, торбалар сузарга әмер биргән. Эшчеләр каршы килгәннәр, андый чокырларга газ җыелуын аңлатырга тырышканнар. Әмма прораб килешмәгән, тизрәк эшләгез, графикны өзмәгез, дип, аларны коега төшереп җибәргән. Төзүчеләрнең берсе кое төбендә газдан агуланып җан биргән, икенчесе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Җитештерү тармагында һәлакәтләрне киметү буенча эшне тиешенчә оештыру өчен әллә ни зур чыгымнар да таләп ителми. Технологиянең бозылуы, хезмәткәрләрнең индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителмәве һәм аларны куллана белмәве, эш урыннарына аттестация үткәрелмәү, вакытында медицина тикшеренүләре оештырылмау һәлакәтләргә китергән төп сәбәпләр булып тора. Быел дәүләт хезмәт инспекторлары тарафыннан 1181 тапкыр хезмәтне саклау законнары үтәлеше тикшерелгән, 11 мең 178 закон бозу очраклары теркәлгән. Кимчелекләрне бетерү буенча 1408 күрсәтмә бирелгән, юридик һәм урындагы затларга 7 миллион 316 мең сум штраф салынган. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәүче 1110 хезмәткәр эшеннән читләштерелгән, 1 участокның эшчәнлеге туктатылган, 13 берәмлек җиһаз кулланудан алынган. Бәхетсезлек очракларын тикшерү нәтиҗәләре буенча 266 материал судларга җибәрелгән.

Республика һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Владимир Кондратовның белдерүенә караганда, эшчеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча җитештерү тармагындагы 94 бәхетсезлек очрагының сәбәпләре тикшерелгән, гаеплеләр ачыкланган. Профсоюз оешмалары бетерелгән оешмаларда бәхетсезлек очраклары, һәлакәтләр ешрак күзәтелә икән. В.Кондратов муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә хезмәт турындагы законнарны тикшерү буенча инспекторлар җитмәвенең дә зур кыенлыклар тудыруын искәртте.

Сөйләшүгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова йомгак ясады. Ул парламент тыңлауларында тикшерелгән мәсьәләнең бик актуаль булуын дәлилләде. Киләчәктә парламент хезмәт турындагы федераль законнарга өстәмәләр проекты әзерләячәк. ТР Министрлар Кабинетына хезмәтне саклау өлкәсендә кайбер дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнарына бирү турында закон проекты әзерләргә кушылды. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы республикада хезмәт урыннарын аттестацияләү буенча эшне активлаштырырга, аның сыйфатын тикшерүгә контрольне көчәйтергә тиеш.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: