Мәдәни җомга

ХАЛКЫБЫЗ КУНАКЧЫЛ БЕЗНЕҢ

Татарстанда туристлык тармагын чынлап торып тәртипкә салырга җыеналар. Шушы максаттан чыгып, яңа орган - туристлык буенча Татарстан дәүләт комитеты оештырылды. Комитет тарафыннан 2014-2020 елларга туристлыкны үстерү программасы расланды. Яңа программаны әзерләү өчен Kohl8t Partner халыкара компаниясе экспертлары җәлеп ителде. Яңа программа кысаларында республикада туристлыкны үстерүнең төп юнәлешләре билгеләнде. Ул инфраструктура,...

Татарстанда туристлык тармагын чынлап торып тәртипкә салырга җыеналар. Шушы максаттан чыгып, яңа орган - туристлык буенча Татарстан дәүләт комитеты оештырылды. Комитет тарафыннан 2014-2020 елларга туристлыкны үстерү программасы расланды. Яңа программаны әзерләү өчен Kohl8t Partner халыкара компаниясе экспертлары җәлеп ителде. Яңа программа кысаларында республикада туристлыкны үстерүнең төп юнәлешләре билгеләнде. Ул инфраструктура, сервис үсешен, туристлык мөмкинлекләрен хәрәкәткә китерүне үз эченә ала.

Казан шәһәр Думасының XXXII сессиясендә дә башкалабызда туристлыкны үстерү перспективалары тикшерелде. Докладны шәһәрнең тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты рәисе Евгения Лодвигова ясады. Докладта күрсәтелгәнчә, шәһәрдә туристлык инфраструктурасын үстерү, халыкара һәм эчке туристлык базарында Казанның абруен күтәрү буенча зур эш башкарыла. Узган ел Казанда 1,5 миллион турист булган. Бу 2012 елга караганда 25 процентка күбрәк. Хәзер Казан бәйрәм көннәрендә Русиянең иң популяр туристлык юнәлеше булып санала.

Универсиадага әзерлек чорында Казанның үзәк өлеше тәртипкә китерелде, Иске Татар бистәсендәге күп кенә тарихи биналар торгызылды, ремонтланып элеккеге хәленә кайтарылды, хәзер аларны оялмыйча һәркемгә күрсәтергә була. Казанда дөнья дәрәҗәсендәге спорт корылмалары, кунакханәләр челтәре булдырылды. Кыскасы, хәзер бездә туристларны күпләп кабул итү өчен бөтен шартлар бар. Соңгы вакытта туристлар өчен бик кызыклы Казан-Болгар-Зөя өчпочмагы барлыкка килде. Аларның өчесендә дә халыкка күрсәтерлек урыннарыбыз күп хәзер.

Сессиядә шәһәрдә туристлыкны үстерүнең яңа программасын эшләргә килешенде. Туристлык базары ихтыяҗлары үзгәреп торуын исәпкә алып, ел саен бюджетны формалаштырганда әлеге программаны гамәлгә ашыруга акча бүлеп бирү кирәклегенә басым ясалды. Депутатлар елга, спорт, ял көне туристлыгын үстерү зарурлыгын белдерделәр. Шулай ук туристларны изге урыннарга җәлеп итүне дә өстенлекле юнәлеш дип саный алар. Туристлар арасында күренекле шәхесләрнең каберләрен күрергә теләүчеләр дә аз түгел бит. Димәк, кайбер туристлык маршрутларын зиратлар аша да үткәрергә була. Сессиядә туристлар узасы юллар тирәсендә шәһәр чите бистәләрен тәртипкә китерү кирәклеге турында да сүз булды.

Казанда туристларны Аурупа таләпләренә җавап бирерлек ике катлы автобусларда йөртә башладылар. Туристлар өчен аларда утырып йөрү рәхәт тә, бик уңайлы да. Хәзер шушы ук стильдә су трамвайлары эшләргә, шуларны файдаланырга дигән план бар. Казансу буйлап, Идел акваториясендә яисә Кабанда йөрергә, шәһәребезнең бөтен гүзәллегенә сокланырга берәү дә каршы килмәячәк. Дөрес, моңарчы да республикада елгалар буйлап сәяхәт оештырыла иде. Әмма аның белән очраклы рәвештә генә шөгыльләнделәр. Бу эшнең конкрет планы да, программасы да булмады.

Туристлар арасында изге урыннарны күрергә теләүчеләр аз түгел. Мәсәлән, Франциянең 15 мең халкы булган Лурд шәһәре ел саен 5 миллион, Португалиянең 10 мең халыклы Фатима шәһәре 6,5 миллион турист кабул итә икән. Лурд та, Фатима да, Казан кебек үк, изге Мәрьям ана истәлекләре белән бәйле шәһәрләр. Шәһәр Думасы сессиясендә бу эшне оештыруны өч этапта үткәрергә кирәк дигән фикергә киленде. Беренче этапта Казанның Богородица монастыре комплексы биналарын үзгәртеп корасы, тәртипкә китерәсе бар. Икенче этапта изге урыннарда һәркемне җәлеп итәрлек экспозицияләр булдырырга кирәк. Өченче этапта изге урыннарның мөмкинлекләрен популярлаштыру максатыннан махсус брошюралар чыгарырга, туристлыкның бу төренә операторларны җәлеп итәргә кирәк булачак.

Казанда Русия, Аурупа һәм дөнья дәрәҗәсендәге чаралар шактый еш үткәрелә. Аларны туристлык программаларын төзегәндә искә алганда отышлы булачак. Әйтик, Казанда ачылган зур күргәзмәләрне караудан туристлар баш тартмаячак бит. Теге яки бу фестиваль чорында туристлар өчен күренекле артистлар катнашында махсус концертлар куярга, алар белән очрашулар үткәрергә була. Андый чараларны ачык һавада да оештырырга мөмкин. Бу уңайдан Универсиада чорында бераз тәҗрибә тупланды бит инде.

Шәһәрнең башка программаларын да яңа туристлык маршрутлары ачу өчен файдаланырга мөмкин. Әйтик, Киров районында Адмиралтея бистәсен элеккеге хәленә кайтару программасы гамәлгә ашырыла башлады. Биредә верфьләр, музейлар булдыру күздә тотыла. Казанның Елга аръягы тарихы белән танышу шәһәр кунаклары өчен дә кызыклы булачак. Дары заводы, Алафузов предприятиеләре урнашкан, күп кенә революционерлар исемнәрен йөрткән урамнары булган районның тарихы болай да бик бай бит.

Шәһәрнең туристлык мөмкинлекләрен үстерү өчен Интернет ресурсларыннан һәм башка мәгълүмат чараларыннан файдаланырга кирәк. Мөстәкыйль хәрәкәт итүче туристлар өчен андый мәгълүматлар бигрәк тә мөһим. Туристлык порталын үзгәртеп кору мәсьәләсе дә көн тәртибенә килеп баса.

Туристлыкны үстерү буенча шәһәрнең яңа программасын әзерләгәндә территорияләрне төзекләндерү, сервисның сыйфатын күтәрү, куркынычсызлык тәэмин итү, инвалидлар ихтыяҗларын да истә тотарга кирәк булачак. Туристлыкны үстерү Казанны бөтен дөньяга таныту белән бергә, бюджетны тулыландыруның да мөһим чарасы булып тора. Халкыбыз кунакчыл безнең. Кунаклар ташкынының елдан-ел көчәя баруына өметләник.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: