Мәдәни җомга

ГЫЙЛЕМ ҺӘМ ХИКМӘТ ИЯСЕ

Фронтовик язучы, драматург, артист Риза Ишморатның әдәбият-сәнгать өлкәсенә килеп керүе табигый, шул ук вакытта шактый ук гыйбрәтле дә. Ник дигәндә, язучының шәхесе формалашкан балачак елларында моңа этәргеч ясаган факторлар шактый ук. Ризаның әтисе Фәхретдин мулла рәхимсез хәлфәләрдән, кадимче ишаннарның дини сәясәтеннән шулкадәр туя ки, ахыр чиктә муллалыгын ташлап, гаиләсе белән...

Фронтовик язучы, драматург, артист Риза Ишморатның әдәбият-сәнгать өлкәсенә килеп керүе табигый, шул ук вакытта шактый ук гыйбрәтле дә. Ник дигәндә, язучының шәхесе формалашкан балачак елларында моңа этәргеч ясаган факторлар шактый ук. Ризаның әтисе Фәхретдин мулла рәхимсез хәлфәләрдән, кадимче ишаннарның дини сәясәтеннән шулкадәр туя ки, ахыр чиктә муллалыгын ташлап, гаиләсе белән үзенең туып-үскән авылы Уразайга (бүгенге Актаныш районы) кайтып, гади крестьян булып яши башлый. Ул уллары Зыя белән Ризага башлангыч белемне үзе укытса, аннан соң аларны Янбарыс авылы мәдрәсәсенә илтеп бирә. Бераз үсә төшкәч, малайлар Сараш авылының урыс-татар земство мәктәбендә, Габдулла Тукайның үзе белән дус мөгаллимнәр Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләрдә укуларын дәвам иттерә. Малайларга хәтта Уфадагы Госмания мәдрәсәсендә, Ризаэтдин Фәхретдиндә белем эстәү бәхете дә насыйп була. Атаклы галим Р. Фәхретдин адашына үз итеп, Ризаэтдин энем бине Фәхретдин, дип дәшә.

Менә шундый уңдырышлы туфракта шытып канат ныгыткан Ризаның Казанга белем һәм мәгърифәт үзәгенә килеп керүе гаҗәп тә түгел. Монда ул футурист шагыйрьләр Гадел Кутуй, Вил Уразай белән дуслаша. Яшь иҗатчылар Владимир Маяковскийны идеал дип күрә...

Ишморат сабыр һәм ышанычлы адымнар белән максатына якынлаша: татар театр техникумына укырга керә. Ул әдәбият һәм сәнгатьнең алтын чорын күрү генә түгел, анда катнаша, үзенең кабатланмас эзен калдыра. Җиңел аралашучан Риза Ишморат Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил һәм тагын бик күп алыштыргысыз әдипләр белән дус була. Ул дәһшәтле заман - 30 нчы, 40 нчы еллар күп талантларны үзенең канлы тегермәненә салып тураклый.

"Алар ( Риза Ишморат белән Рәшидә Җиһаншина) өйләнешеп тора башлауга, Сталин чорының кара шәүләсе караңгы болыттай бөтен дөньяны камап ала", - дип язды Дания Гыймранова. Риза абый хәтта: "Мине кайчан аласыз?" - дип Черек күлгә бара. "Кирәк булгач, алырбыз," - дип кайтарып җибәрәләр. Бераздан аны партиядән чыгаралар, театрдан куалар.

Бер афәткә икенче афәт ялганып китә - сугыш башлана. "Мине военкоматка чакырдылар,- дип яза үзенең истәлекләрендә Риза Ишморат. - Бауман район военкоматы, өлкән комиссар Вихлянцев кабинеты. Комиссар, озак сөйләшеп тормыйча, кулындагы документларга күз төшереп алды да:

- Иптәш Ишморатов, хәлебезнең кискенлеген яхшы аңлыйсыздыр. Дошман Мәскәүгә бәреп керергә җыена. ...Кыскасы шул, без сезне фронтка җибәрергә уйлыйбыз. - Ул, кулындагы документларын тагын бер кат карап чыкты да, бераз елмая төшеп, - сез бит батальон белән команда итәчәк кеше, - дип куйды".

Ләкин язучы Ишморатов үзенең хәрби сәләтен алай югары бәяләми. Аннан ул гади солдат булып сугышның эченә үк кереп, башкаларны да агитацияләп, үзенә дә дошманга каршы ташлануны бурычы, дип саный. Ләкин хәрби комиссариатта Р. Ишморатны сугышка җибәрми торырга карар кылалар. 1942 елның җәендә, Казанда, танк батальонында хәрби хезмәт үткәндә аның намусы түзми, командованиегә һәм партия өлкә комитетына фронтка хәрби корреспондент сыйфатында җибәрүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә. Бу вакытта язучы "Кайту" пьесасын иҗат итә. Дошманга нәфрәте кайнап торган вакытта яза ул аны. Ун көн дигәндә ул эшен төгәлли һәм аны Республика күчмә театрына илтеп бирә. Коллектив алдында укып та күрсәтә. Директор һәм баш режиссер Әсгать Мәҗитов та, башкалар да бик җылы кабул итәләр әсәрне. Күп тә үтми, С.Вәлиева-Сульва аны сәхнәгә куя. "Онытылып, дулкынланып караган сәхнә әсәрләре әз булмады, - ди автор. -Ләкин аларның берсе дә мине шушы спектакль кебек дулкынландырмады".

Риза Ишморат 1942 елны сугышка китә. Ул вакытта Рафаэльгә 4, Рөстәмгә 2 яшь була. Язучы, үзенең истәлекләрендә язганча, бер ел танк батальонында рядовой солдат, бераздан сержант, фронтка килгәч, өлкән лейтенант, капитан, майор була. Острогожски шәһәреннән Берлинга кадәр барып җитә. "Ватан намусы өчен" гәзитендә җаваплы мөхәррир урынбасары вазифасын башкара. Редакциядә Мөхәммәт Садри, Госман Бакиров, Габдулла Шәрипов, Газиз Иделле, Фатыйма Галиева кебек журналистлар эшли.

Риза Ишморат сугышта күп тапкырлар яралана, бәхеткә, исән-имин калып, туган якларына әйләнеп кайта. Дистәләгән әсәрләр иҗат итә. "Беренче чәчәкләр", "Гөлзадә", К.Тинчурин белән бергә язган "Тургай","Кайту", Муса Җәлил турындагы "Үлмәс җыр" героик драмасы, "Давылга табан", "Шаулыйлар дулкыннар", "Тормыш дулкыннары" пьесалары төрле театр сәхнәләрендә кат-кат куела.

Икътисад фәннәре докторы Рафаэль Ишморатов әтисе сугышка киткән көнне бүгенгедәй хәтерли.

- Әтинең кулында Нәгыймә әбием пешергән бавырсак иде, - дип хатирәләр йомгагын сүтә башлады ул. - Мин әтине ишеккә кадәр озата бардым. Ул мине җәһәт кенә күтәреп күкрәгенә кысты да, аннан подъезд ишеге тупсасына бастырып, артына борылып та карамыйча тиз-тиз атлап китеп барды.

Безнең Бауман урамындагы коммуналь бүлмәбездә бер көтү кеше яши иде. 36 квадрат метрлы бүлмә икегә бүленгән. Аның бер ягында Борманнар торса, икенче ягында безнең ишле гаилә. Әнинең заводта эшләүче сеңлесе Гайшә апа да ире Иван дәдәй белән берара бездә торып алды. Менә шулай үтә кысан шартларда мәш килеп яшәп ятканда әти ялга кайтып төште. Өстендә гимнастерка. Бил каешына пистолет кыстырган. Минем шатлыкның иге-чиге юк. Таң алдыннан уянып киткәч, әти белән әни яткан караватка, аларның уртасына барып ятасы иттем. Юрганны ачып җибәрсәм, әти үз янына наганын салган! Патроннары да күп күренә. Берсен алганнан гына әлләни кимеми инде, дим. Берне эләктердем дә, урамга чыгып чаптым. Күршедә генә Шах (Шахмуратов Рафаэль) яши иде.

- Әйдә, - мин әйтәм. - Нимес самолётын бәреп төшерәбез, миндә патрон бар. Шахның нянькасы Настя мине тотты да, патроным белән бергә әтигә кертеп тапшырды. Әти бер сүз дә әйтмәде, патронны алып кабурасына тыгып куйды.

Әти сугыштан 1947 елны гына кайтты. Бөек Җиңүдән соң ике ел Вена шәһәрендә хезмәт иткән. Фронтта әти журналист Фатыйма Галиева белән кавыша. Балалары Фәрит туа. Шуңа күрәдерме, сугыштан соң әти белән әни аерылышты. Мин әле әти белән, әле әни белән яшәдем. Өч ел чамасы, әти Рәйсә апага (язучы Рәйсә Ишморатова) өйләнгәнче, әти белән яшәдек. Бервакыт мин әтидән "Ничә фашист үтердең?" - дип сорадым. Ул җавап бирмәде. Әти Польшада штабель-штабель булып яткан кеше мәетләре күрүе турында сөйләде. " Аларны фашистлар яндырырга әзерләгән булган, - диде ул. - Шул вакытта мин еладым."

Әти сугыш вакытында күп тапкырлар яралана. Ул госпитальдә булган бер кызыкны еш кына искә алгалый иде. Алар анда композитор Ян Френкель белән сөйләшкәләп йөри. Алман шәфкать туташы гаҗәпләнеп әтидән сорый: сез алар белән ничек аралашасыз, янәсе. Френкель яһүди бит. Шунда әти: "Мин үзем дә татар бит",- дип җаваплый. Билгеле, алман татарны атка атланып чабучы бер кыргый кабилә буларак кына белә бит инде. Әти Гамлетның шигырьләрен сөйләп китә. Шәфкать туташының күзе шар була.

Риза Ишморат сугыштан соң озын һәм матур тормыш кичерә. Театрда спектакльләр куя, дәртләнеп яңа пьесалар яза. Картлыгы да бәхетле була аның: балаларының кадер-хөрмәтен күреп яши. Төрле гаиләләрдә туган балалары да үзара дус-тату, ярдәмләшеп гомер итә.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

. Германия, 1945 ел. Риза Ишморат Мөхәммәт Садри белән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: