Мәдәни җомга

ГРАЖДАННАР КОДЕКСЫ ЯҢАРА

Русиядә башланган чираттагы реформалар кысасында Гражданнар кодексын да яңартырга җыеналар икән. Президент Д.Медведев кушуы буенча әзерләнгән төзәтмәләр тирәсендә барган шактый гына бәхәсләрдән соң, закон проектының соңгы варианты күптән түгел РФ Дәүләт Думасы каравына кертелгән. Әгәр аны депутатлар язгы сессия барышында карарга өлгерсә, яңа документ 1 сентябрьдән инде үз көченә дә...

Русиядә башланган чираттагы реформалар кысасында Гражданнар кодексын да яңартырга җыеналар икән. Президент Д.Медведев кушуы буенча әзерләнгән төзәтмәләр тирәсендә барган шактый гына бәхәсләрдән соң, закон проектының соңгы варианты күптән түгел РФ Дәүләт Думасы каравына кертелгән. Әгәр аны депутатлар язгы сессия барышында карарга өлгерсә, яңа документ 1 сентябрьдән инде үз көченә дә керергә мөмкин. Ә 1995 елгы Гражданнар кодексы бүгенге катлаулы вәзгыять куйган таләпләргә җавап биреп бетерми дип табылган һәм, кайбер экспертлар фикеренчә, аның хокук вә оештыру өлкәсенә караган аерым положениеләре гомумән дә яраксыз булып чыккан. Шуңа алар бу өлкәгә кагылышлы төзәтмәләрне революцион характерда, дип бәяли.

Гражданнар кодексының яңа вариантында төп үзгәрешләр 5 төрле икән. Беренчесе - алга таба ачык һәм ябык акционерлык җәмгыятьләре (ОАО һәм ЗАО) "юридик зат" дигән төшенчәгә алыштырылачак. Закон проектын әзерләүчеләр фикеренчә, бу әлеге акционерлык җәмгыятьләрен уртак статуска китерү мөмкинлеге бирәчәк икән. Әмма юридик затлар, барыбер, "публичный" һәм "непубличный"ларга бүленәчәк. Икенче үзгәреш - киләчәктә нотариусларга дәүләт органнарының да кайбер функцияләре йөкләнәчәк. Нәтиҗәдә, икътисади яктан үзен аклый торган нотариаль тарифлар кертелер һәм алга таба гражданнар зур чиратларда тору мәшәкатеннән арыныр, дип күзаллана.

Яңа Кодекста күчемсез милеккә яңа билгеләмә дә карала икән. Алга таба күчемсез милек объекты үзгәрәчәк һәм җир кишәрлеге, андагы бина һәм башка корылмалар белән бергә, алыш-бирешнең бер объекты булып саналачак. Моннан тыш, әйбергә чикләнгән хокуклар исемлегеннән моңа кадәр дәүләт предприятиеләре өчен кулланылган "хуҗалык итү хокукы" дигән төшенчә төшеп калачак һәм оператив идарә итү яки аренда хокукы кертеләчәк.

Гражданнар кодексында Интернет аша мәгълүмат тапшыру тәртибе дә җайга салыныр дип көтелә. Алга таба инде интеллектуаль хокукларны бозган өчен арадашчы провайдерлар да (әгәр алар гаепле булса) җавап тотачак. Кыскасы, күп кенә башка өлкәләр белән бергә, илдә бүген гражданнар эшчәнлеген җайга сала торган законнар да яңартыла. Закон проекты авторлары фикеренчә, Гражданнар кодексындагы үзгәрешләр ватандашлар арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын да камилләшүен күздә тота икән. Ә инде аларның ни дәрәҗәдә хаклы булуын вакыт һәм тормыш үзе күрсәтер.

Фоат УРАЗАЙ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: