Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Грамоталы язу хәзер модадамы?

Татарстанда 17 октябрьдә узган «Тоталь диктант» чарасында 11 мең 534 кеше катнашкан, шуларның 2534 е Казанда яшәүчеләр.

Дөрес, коронавирус пандемиясе аркасында әлеге акция шулай ук онлайн форматта да узган.

 «Казан бөтен дөнья буйлап офлайн акциясендә катнашучылар саны буенча икенче урында. Санкт-Петербург беренче урында, ул быел “Тоталь диктант” башкаласы. Анда әлеге чарада 2600 кеше катнашкан. Казан хәтта илебез башкаласы Мәскәү һәм “Тоталь диктант”ның туган ягы Новосибирскины да уздырды, - дип билгеләп үтте әлеге акциянең оештыручысы Вячеслав Шаталов. 

 

 

Республикада диктант язу буенча 250 дән артык мәйданчык эшләгән.

 

Үз көчләрен сынап карарга дип барысы да килгән, биредә яшь һәм башка критерийлар буенча да чикләүләр булмаган. Тоталь диктантта катнашучы казанлыларга орфографиянең бөтен кагыйдәләрен искә төшереп кенә түгел, ә авторлык пунктуациясен дә ачыкларга туры килгән.

Диктантта катнашучылар автор Андрей Геласимов текстын язганнар. Ул теоретик космонавтикага нигез салучы Константин Циолковский турында хикәя әзерләгән.  
Катнашучыларның эшләрен тикшерүдә рус милли мәдәни берләшмәсенең филологлары катнашкан.

 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев