Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

"Әгәр температура өч көннән артык 38 градустан югарырак булса..."

Температура 38 градуска җитмәгәндә, баш җиңелчә авыртканда, бераз ютәл булганда, тамак авырту сизелгәндә, тәм һәм ис тою югалганда, туңу, томау төшү булса һәм сулыш алу кыенлыклары булмаганда үз поликлиникаңа мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан хакимияте үзендә коронавирус билгеләре сизеп, авырудан шикләнүчеләр өчен инструкция төзегән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган атналык брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Кешеләргә, үзләрен хис итүгә карап, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре формалаштырган гамәлләрне билгеле бер алгоритм буенча төгәл үтәргә кирәк», — диде Галимова.

Ул авыруның симптомнары булганда эш итү өчен өч схема әйтте. Температура 38 градуска җитмәгәндә, баш җиңелчә авыртканда, бераз ютәл булганда, тамак авырту сизелгәндә, тәм һәм ис тою югалганда, туңу, томау төшү булса һәм сулыш алу кыенлыклары булмаганда үз поликлиникаңа мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Өч көн дәвамында температура 38 градустан төшмәсә, көчле баш авыртуы, мускуллар сызлавы һәм һава җитмәү булганда, коронавируслы авыру белән элемтә булмауга карамастан, үз поликлиникаңнан табиб чакырту яхшырак.

Әгәр температура өч көннән артык 38 градустан югарырак булса, нык хәлсезлек сизелсә, күкрәк читлегендә авырту һәм кысу булса, һава җитмәсә, ютәл җәфаласа, өстәвенә, ул кеше 65 яшьтән өлкән булса, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

«Үзеңне начар хис иткәндә 8-800-222-59-00 телефоны буенча шалтыратып, киңәш алып була», — диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте башлыгы.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев