Мәдәни җомга

ГАЛӘМ ГАСАБИЛЫКНЫ ӨНӘМИ

Галәм киңлекләрен кыюрак үзләштерү фән һәм техника өлкәсендәге мөһим бурычларның берсе булып калса да, Русия соңгы елларда бу юнәлештә гел артка тәгәри. Ә космонавтиканы үстерү өчен бюджеттан бүлеп бирелгән миллиардлар, суга салган кебек (туры һәм күчерелмә мәгънәдә), һаман юкка чыга тора. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бюджет акчасын максатчан кулланмау очраклары "Российские...

Галәм киңлекләрен кыюрак үзләштерү фән һәм техника өлкәсендәге мөһим бурычларның берсе булып калса да, Русия соңгы елларда бу юнәлештә гел артка тәгәри. Ә космонавтиканы үстерү өчен бюджеттан бүлеп бирелгән миллиардлар, суга салган кебек (туры һәм күчерелмә мәгънәдә), һаман юкка чыга тора. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бюджет акчасын максатчан кулланмау очраклары "Российские космические системы" (РКС) дигән ачык акционерлык җәмгыяте эшчәнлегендә дә булган. "Роскосмос" җитәкчесе В.Поповкин сүзләренә караганда, агентлык үткәргән тикшерүләр ГЛОНАСС программасы буенча финанс агымының арадашчы оешма ("НПО КП" ябык акционерлык җәмгыяте) аша үткәрелүен күрсәткән. Корпорация эшчәнлегенә карата шактый гына сораулар Хисап палатасында да булган.

Мондый тәнкыйтькә җавап йөзеннән булса кирәк, РКС җитәкчеләреннән берсе "Роскосмос" башлыгына күптән түгел ачык хат юллаган. Ул анда бу вазифага әле узган ел гына билгеләнгән яңа җитәкчене закон бозуларда һәм хокукый нигилизмда гаепләгән, аны отставкага китәргә чакырган. Әлеге хатта В.Поповкинның күптән түгел госпитальгә эләгүе дә үзара эчеп сугышу нәтиҗәсе буларак бәяләнгән. Аңлашыла ки, космос тармагындагы эчке низагның болай тышка чыгарылуы өлкәгә һич кенә дә абруй өстәми. Шуңа Русиянең оборона сәнәгате өчен җаваплы вице-премьеры Д.Рогозин үзенең Twitter микроблогында "Роскосмос" белән РКС корпорациясе арасындагы мөнәсәбәтләрне халыкка күрсәтеп ачыклауны тыюы турында белдергән. Әлбәттә, җитди сәнәгать тармагындагы мондый вәзгыять галәмне үзләштерүдә өстәмә кыенлыклар гына тудырачак. Кайбер экспертлар фикеренчә, шуңа ул Русиядә яңа хөкүмәтне формалаштырганда да исәпкә алынырга мөмкин.

Ә космос өлкәсендәге хәлләрнең әлегә бер дә куанырлык түгеллеге күренә. Чөнки галәмгә җибәрелгән космик кораблар соңгы вакытларда еш кына йә Себергә барып төшә, йә алар ялгыш орбитага чыгарган иярченнәр океан төбенә китә тора. Менә узган ел августта исәпләнмәгән орбитага чыгарылган "Экспресс-АМ4" дигән телекоммуникацион иярчен дә күптән түгел Тын океанга төшереп батырылды. Маршалл утраулары өстеннән очканда сафтан чыккан "Фобос-Грунт" космик аппараты белән дә ниндидер аңлашылмаучылык барлыгы сизелә. Хәзер инде 2009 елда шул ук районда югалган ике "Стерх" аппаратын ("КОСПАС-САРСАТ" системасы) да искә төшерәләр. Аларны да кертеп санаганда, Русия инде 5 космик аппаратын югалткан булып чыга. Бу җәһәттән "Роскосмос" хәтта махсус тикшерү дә үткәрергә җыена икән.

Әмма, шактый гына уңышсызлыкларга да карамастан, Русия галәмгә кораблар җибәрүен туктатмый. Кайбер мәгълүматларга караганда, быел яз Байконур һәм Плесецки космодромнарыннан галәмгә әле тагын 7 иярчен чыгару күздә тотыла икән. Шуларның өчесе - апрельгә, ә дүртесе майга планлаштырылган.

Фоат УРАЗАЙ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: