Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

«Гаилә» мәчетендә яшьләрнең гаилә кора алмау проблемалары турында сөйләшәчәкләр

Түгәрәк өстәл гаиләне саклап калу, балалар тәрбияләүгә багышлана.

Бу җомгада, 10 декабрь көнне, Казанның «Гаилә» мәчетендә «Бүгенге көндә яшьләрнең гаилә кора алмау проблемасы» дигән түгәрәк өстәл була.

«Фикер алышуда дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Чараның кунаклары: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, Гөлназ Гафурова һәм Вәли Фазлыйәхмәтов гаиләсе һәм башкалар», — диде «Гаилә» мәчете матбугат үзәге хезмәткәре Люзия Шәмсиева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, гаилә проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләр циклын башлап җибәрүнең максаты — гаиләне саклап калу. «Фикер алышуның беренчесе уллар һәм кызлар үстерү тәҗрибәләре мәсьәләсенә кагылачак», — диде ул.

«Бүгенге көндә яшьләрнең гаилә кора алмау проблемасы» түгәрәк өстәле 17.00 сәгатьтә башлана. 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев