Мәдәни җомга

ФРОНТТАГЫ ТАТАР РӘССАМЫ

Татарстан Рәссамнар берлеге 1943 елның декабрендә рәссам Байназар Әлменовны Беренче Балтыйк буе фронтында татар телендә нәшер ителүче "Алга, дошман өстенә!" исемле газета редакциясенә ярдәм итү өчен юллый. Күпмегә? Бер ай торырмы, ике аймы? Байназар моны үзе дә белми. "Ул никадәр озаграк торса, безнең өчен шулкадәр яхшырак иде. Чөнки редакциядә махсус...

Татарстан Рәссамнар берлеге 1943 елның декабрендә рәссам Байназар Әлменовны Беренче Балтыйк буе фронтында татар телендә нәшер ителүче "Алга, дошман өстенә!" исемле газета редакциясенә ярдәм итү өчен юллый. Күпмегә? Бер ай торырмы, ике аймы? Байназар моны үзе дә белми. "Ул никадәр озаграк торса, безнең өчен шулкадәр яхшырак иде. Чөнки редакциядә махсус рәссам юк. Кирәкле рәсемнәрне рус редакциясендәге капитан Владимир Минаев иптәшкә биреп эшләтәбез. Аның үз эшләре дә җитәрлек. Шуның аркасында кайчак заказларыбыз вакытында үтәлми. Байназарны шатланып каршы алдык, кочаклашып күрештек. Ул безнең янга килеп кергәндә декабрьның соңгы сәгатьләре иде..." - дип язды минем әтием - язучы Афзал Шамов - үзенең истәлегендә.

Рәссам Байназар Әлменов фронт тормышына багышланган нәфис альбом әзерләргә ниятли. Моның өчен аңа сугышчылар һәм аларның фронт тормышы белән һәрьяктан танышырга кирәк була.

Командование кушуы буенча капитан Афзал Шамов рәссам Байназарны фронт сызыгында торучы частьларга алып китә. "Ике дивизиядә булдык. Шуларның берсе, 11 нче гвардияче укчы дивизия, Витебск шәһәре янында барган кышкы каты сугышлардан чыккан гына иде. Дивизия политбүлегендә рәссам үз үтенечен җиткерде:

- Әгәр мөмкин булса, миңа соңгы сугышларда иң зур батырлыклар кылган өч егетне күрсәтсәгез иде. Газета өчен аларның портретлары бик тә кулай булыр.

Безгә өч фамилияне әйттеләр. Аларның берсе - гвардия рядовое Мөнир Сәфәрмитов иде. Икенчесе - санинструктор, гвардия старшинасы Владимир Крет, өченчесе - гвардия рядовое, разведчик Фазылҗан Әһмәлетдинов.

Байназар аларның портретларын ясады, окоп тормышының аерым моментларын, сугыш күренешләрен, аның хәрабәләрен ашыга-ашыга кәгазьгә төшерде, кайбер күренешләрнең эскизларын гына сызгалады. Кыскасы, фронтка килүеннән күбрәк файдаланып калырга тырышты...

Байназар Әлменов әле дивизиягә килүгә үк мине дусларча йөдәтә башлаган иде: "Син мине пистолеттан атарга өйрәт, винтовка белән автоматтан да аттырып кара. Әгәр мөмкин булса, пулемёттан да атып карыйсы иде бит".

Пистолетым янымда гына, патроннарым җитәрлек, алтатардан күңеле булганчы атты Байназар. Винтовка белән автоматтан да аттырдым. Анысы да читен эш булмады. Әмма пулемёттан аттырып карау - ай-һай анысы! Бердән, ул бик катлаулы корал. Икенчедән, аның өчен ут позициясенә барырга кирәк, ә мин моны эшли алмыйм. Редакциядән юлга чыгарга әзерләнгәндә баш редактор мине үз янына чакыртып алды да:

- Менә нәрсә, капитан, - диде, - рәссам Әлменовны саклап кына йөрт, хәтәр җиргә алып барасы булма, яралануы мөмкин. Ул безгә исән-сау көенчә кадерле, шуны аңладыңмы?

- Аңладым, иптәш подполковник, - дидем мин аңа. - Фәрманыгыз үтәлер!

Ә Байназар ут позициясенә алып баруымны үтенә, һаман дуслык хисләренә басым ясый бит, әй!

- Афзал абый, үтенечемне аяк астына салма инде, - ди ул, мине юлдан яздырырга теләп. - Ни йөз белән Казанга кайтыйм? Иптәшләргә ни әйтим? Фронтка килеп, каһәр суккан фашистларга бер тапкыр да атып карама, имеш! Адәм хурлыгы бу!

- Ярамый, рөхсәт юк, - дип һаман каты торам. - Подполковник сине хәтәр урыннарга алып бармаска кушты.

- Бардык бит, йөрдек бит, - дип ул үзенекен тәкрарлый.

Сүзләрендә хаклык юк түгел. Алгы сызыкта чакта артиллерия налётларына да туры килдек, тирә-юнебездә миналар шартлап ярылганда җирне кочып яткан чаклар да булгалады, шулай да мин аны немецларга капма-каршы торган окопларга якын җибәрмәдем. Ул никадәр омтылса да, окопларга ятып, фашистларга ату "бәхетенә" ирешмәде. Моңа бик нык үпкәләде хәтта...

Ул бездә ике айдан артыграк эшләде һәм ясаган байтак рәсемнәре газета битләрендә басылды", - дип дәвам итә А.Шамов үз истәлекләрен.

1944 елның 15 февралендә Б.Әлменов рәсемнәренең берсе газетада "Безнең фронт батырлары" рубрикасы белән чыга. Анда болай язылган: "Татар халкының мактаулы улы, сапёр, гвардия кызылармеецы Мөнир Сәфәрмитов. Ул сапёрлар группасына җитәкчелек итеп, бик күп мәртәбәләр дошман тимерчыбык киртәләрен кисте, мина кырларын тазартты һәм берничә мәртәбә дошман тылына үтеп, аның тимер юлын һәм күперләрен шартлатты. Бу батырлыгы өчен аны командование Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан ордены һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләде".

Рәссам "Сугыш эпизодлары" дип аталган графика сериясен дә ясый. "Землянкада" дип аталганы - сугыш вакытындагы табигый күренеш. Землянка ватып кертеп ташлаган утын кисәкләре белән тулган. Плащ-палатка белән капланган балчык ишекнең як-якларыннан салкын керә. Бер почмакта калай кисәкләреннән оештырып ясалган тимер мичтә агач башлары пыскып ята. Аннан бераз җылы тарала. Төтен чыгар өчен төнлеге дә бар. "Өстәл" янында чал чәчле капитан утыра. Өстендә - үзенең төсен югалта башлаган гимнастёрка, аягында - киез итекләр, ә янында фронт блокноты ята. Мичтәге ут та сүнәргә якынайган. Язуы да читен. Яктылык сүнә, ә сугыш тавышы һаман кимеми дә кимеми... Мич өстендә котелокта су җылына, стенада автоматлар эленеп тора. Өй эче тын. Салам җәелгән сәке өстендә сугышчылар йоклый. Тик хәрби корреспондент, көнозын алгы сызыкта йөри-йөри бик арган-талган булса да, бары шушы йокы сәгатьләрендә генә иҗат эшенә вакыт таба ала. Ул тар почмакта, "менә-менә сүнәм" дип, секунд саен борчып торган, гильзадан ясалган сукыр лампа янында хикәя яза. Ут сүнәргә җыенса, капитан, җөмлә саен диярлек туктап, аны рәтли. "Сүнмә инде, зинһар, язып бетергәнне генә көт", - ди. Төтен аның күзләрен ачыттыра. Капитан ашыгып яза, иртүк торып, аның кабат алгы сызыкка чыгып китәсе бар.

Бөек Ватан сугышы елларында Байназар Әлменов татар рәссамнары арасында беренчеләрдән булып антифашист агитация плакатлары яза башлый. Аның "Канлы фашистларның сатратлары" исемле хезмәте 1941 елда ук пәйда була. Бу плакатта рәссам Әлменов Гитлерны танк бронясы астында үрмәләп килүче җирәнгеч үрмәкүч төсендә тасвирлый. Казан шагыйре Александр Бендецкий бу плакат өчен шигырь дә яза:

Фашизма кровавого сатраты
К нам протянули костистые лапы.
Советский народ встал на бой недаром,
Фашизм уничтожим могучим ударом.

"Икмәк - фронтка" (1943 ел) дигән плакатында кызыл күлмәкле хатын-кыз образы үзенең монументаль фигурасы белән кыю көрәшергә чакыра. Сугыш вакытындагы иң көчле плакатларыннан тагын берсе - "Калдырма!" дип атала. Алгы планда - кырда төшереп калдырылган башак. Ул икмәк кенә түгел, ә тулы бер ил образын да күз алдына китереп бастыра...

Рәссам Байназар Мостафа улы Әлменов 1909 елның 14 августында Оренбург өлкәсенең Кызыл Мәчет авылында туа. Аның әтисе тимерче һәм бер үк вакытта татарлардагы традицион көмеш каралту техникасы кулланып эшләүче зәркән остасы була. 1930 елда Б.Әлменов Уфадагы татар-башкорт техникумын, 1934 елда Пенза сәнгать-педагогика техникумын тәмамлый. Аннары Куйбышев шәһәрендә "Кызылармеец " газетасында рәссам булып эшли. 1935 елдан Татарстан китап нәшриятында бизәлеш мөхәррире, 1947 елдан бизәлеш редакциясе мөдире. Ул - китап графикасы өлкәсендә әйдәп баручы осталарның берсе. Аның иҗатында Тукай темасы үзәк урынны били. Әлменовның татар кибатын бизәү эше Г.Тукай әсәрләрен сурәтләүдән башлана: "Шигырьләр" (1936); "Шүрәле" (1937); "Шигырьләр. Әкиятләр" (1941) һ.б. Рәссам 300 дән артык китап бизи, шулар арасында татар фольклоры һәм әдәбияты әсәрләре, дәреслекләр. Бөек Ватан сугышы елларында аның графика сериясе почта открыткалары итеп бастырыла. Ул сынлы нәкыш өлкәсендә дә эшли, жанрлы композицияләр, тушь, гуашь һәм акварель белән язылган пейзаж һәм портретлар авторы. Рәссам психологик портрет остасы: татар мәдәнияте эшлеклеләре образларының тулы бер галереясын иҗат итә (К.Насыйри, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Кандалый, Ш.Камал, Һ.Такташ, С.Сәйдәшев, Г.Кутуй һ.б.).

Б.Әлменов Бөтенсоюз, Россия, төбәкара һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. Аның шәхси күргәзмәләре 1944-1945, 1955 елларда Казанда уза. Татар сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен ул 1957 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек була.

Байназар Мостафа улы Әлменов 1976 елның 31 октябрендә Казанда вафат булды. 1980 елда "7 рәссам истәлегенә" дип аталган төркем күзгәзмәсендә аның эшләре яңадан дөнья күрде. Күренекле татар рәссамының әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай музей-комплексында, Алабуга шәһәрендәге И.Шишкин музей-йортында саклана.

Минем шәхси архивымда Байназар ага кулы белән ясаган ике рәсем һәм "Ике дус" исемле китапчык саклана. Аларны ул безгә - дус язучының кечкенә балаларына - фронттан җибәргән.

Әлфия ШАМОВА.


. Байназар Әлменов.

. Б.Әлменов Салих Сәйдәшев белән.

. Землянкада.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: