Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясен дә үзгәртергә туры киләчәк

«Ачык хакимиятнең гомуми принциплары турында» закон проекты кабул ителү белән бәйле рәвештә, республикада эшче төркем төзеләчәк.

«Ачык хакимиятнең гомуми принциплары турында» закон проекты кабул ителгәч, Татарстан Конституциясен дә үзгәртергә туры киләчәк.

«Бу закон Татарстаннан үзгәрешләр таләп итәчәк, хәтта кайбер Конституция нормаларына үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. Эшче төркем төзеләчәк, ведомствоара төркем булачак ул, закон кысаларында эшләргә тырышачакбыз. Зур эш көтелә», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул эшче төркемгә җитәкчелекне Марат Әхмәтовка тапшырганын әйтте. 

Парламент рәисе Татарстанның закон проектын беренче редакциясендә хупламаган бердәнбер төбәк булганын искәртте. «Безгә сораулар, шалтыратулар күп булды, беренче укылышта кабул ителгәч, без аны карап, төзәтмәләрне юлладык. Икенче укылышта һәм тулаем хупладык», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев