Мәдәни җомга

Фәрит МӨХӘММӘТШИН: ТАТАР ЯШӘГӘНДӘ – ТУФАН ЯШӘР!

Туфан абый бай һәм мәгънәле тормыш юлы үтте. Аның күпкырлы иҗаты, тирән эчтәлекле һәм халкыбыз язмышы өчен әрнеп язылган пьесалары, үлемсез Әлмәндәре һәм дистәләгән китаплары халкыбыз мирасын баетты. Туфан аганың әдәби иҗаты, халык депутаты буларак бихисап башкарган эшләре турында күпме генә сөйләсәм дә, аның шәхес буларак күпкырлы тирәнлеге, милләтебезнең киләчәген...

Туфан абый бай һәм мәгънәле тормыш юлы үтте. Аның күпкырлы иҗаты, тирән эчтәлекле һәм халкыбыз язмышы өчен әрнеп язылган пьесалары, үлемсез Әлмәндәре һәм дистәләгән китаплары халкыбыз мирасын баетты. Туфан аганың әдәби иҗаты, халык депутаты буларак бихисап башкарган эшләре турында күпме генә сөйләсәм дә, аның шәхес буларак күпкырлы тирәнлеге, милләтебезнең киләчәген ни дәрәҗәдә кайгыртуы, халкыбызны ни дәрәҗәдә сөюе хакында нинди генә сүзләр әйтсәм дә, аз булыр кебек.
Туфан ага бөтен тормышын туган халкына хезмәт итүгә багышлады. Ул халкыбызны борчыган бөтен мәсьәләләрне күңеле аша үткәрде: мәктәпләр һәм авыллар торышы, татар теле, мәдәнияте һәм сәнгате, бай мирасыбызны саклап калу, милләтләр дуслыгы, гади халыкның тормыш-көнкүреше мәсьәләләре дә сыйды аның йөрәгенә. «Азга канәгать булган халык бөек эшләр эшли алмый», - дип әйтергә яратты ул. Сессияләрдә күтәргән мәсьәләләрне бәгырьгә тиярлек итеп җиткерә белде һәм уңай хәл итүгә ирешә иде.
Туфан Миңнуллин белән соңгы очрашуыбызны еш исемә төшерәм. Тинчурин театрында Туфан абыйның «Төш» спектакле премьерасы бара иде. Без, хатыным Луиза, Туфан абый һәм Нәҗибә ханым, бергәләп спектакль карадык, фотоларга төштек. Һаман да шул хакта уйланып йөрим әле, фотога төшәргә Туфан абый бик кыстады: «Истәлеккә калсын!» - диде. Әллә күңеле нидер сизенгән...
Спектакль бик уңышлы узды, зал авторны да, артистларны да озак алкышлады. Соңыннан без артистлар янына кереп, рәхмәтләребезне әйттек, шактый вакыт сөйләшеп утырдык.
Алдагы атнаның пәнҗешәмбесендә, 2012 елның 26 апрелендә, парламентның егерме сигезенче утырышы булды. Туфан абый татар язмышына, теленә, мәдәниятенә кагылышлы искиткеч тәэсирле чыгыш ясады. Программага нигез итеп алырлык сүзләр булды ул. Парламент залында сирәк була торган хәл, әлеге чыгыштан соң депутатлар Туфанга озаклап кул чапты. Ул алкышларны мин хәзер дә ишетәм кебек...
Гомумән, нинди генә аудиториядә чыгыш ясамасын, Туфан Миңнуллинның сүзләре кешеләрнең йөрәгенә барып җитте, уйланырга мәҗбүр итте. Соңгы сүзен дә берәгәйле итеп әйтеп китте... Без аның бу чыгышына кабат-кабат әйләнеп кайтырбыз әле.
Бу чыгыштан соң озак та үтмәде, 2 май иртәсендә шомлы хәбәр килеп иреште - Туфан абый китеп барган... Бу хәбәрне алуга, мин аның гаиләсе янына ашыктым. Көтелмәгән олы кайгыдан югалып калган Нәҗибә ханым, кызлары Әлфия, оныклар... Туфан Миңнуллинны лаеклы рәвештә озату бурычын мин үз өстемә алдым. Ул көнне без мәдәният министры белән Иске татар бистәсе зиратында шактый озак йөрдек, Туфан абыйның «мәңгелек йорты» булырга тиеш урынны эзләдек. Үзара киңәшләшкәннән соң, озак еллар Камал театры директоры булып эшләгән Шамил Зиннур улы Закиров кабере янәшәсендә урын сайладык. Дөньялыкта аралашып яшәделәр, бергәләп халыкка хезмәт иттеләр. Туфан абыйның пьесаларын сәхнәләштерүдә, халыкка җиткерүдә Шамил Закировның да өлеше зур булды. Каберләренең янәшә туры килүе символик мәгънәгә ия. Татар халкының мәшһүр ул-кызлары җирләнгән бу каберстанга салынган сукмакта беркайчан да эзләр суынмас дип өметләнәм.
Үз өстемә алган тагын бер бурычым бар: Туфан абыйга туган ягында һәйкәл кую. Ул туган авылы Мәрәтхуҗаны илаһи бер урын итеп күрде, күңеле боекса, авылына кайтып, җанына шифа тапты, авылдашлары белән аралашып, андагы тормышның сулышын тоеп яшәде, шулардан чыгып, берсеннән-берсе кызыклы пьесалар, публицистик материаллар язды. Туфанга куеласы һәйкәл эскизына бәйге игълан ителде. Мәсьәләне парламентның мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты игътибар үзәгендә тота. «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов һәйкәл эшләтү чыгымнарын компания өстенә алды. «Туфан абыйның безгә беркайчан да ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәне булмады, һәйкәлне безнең хисапка куйдырыйк», - дип, рәсми хат язды ул.
Туфан абыйның бу сыйфатын мин күптәннән беләм. Ул үзе өчен беркайчан да берни сорамады, һәрвакыт горур булды, үз фикерен ярып әйтә белде.
Әлмәттә эшләгән чорымда язучы Туфан Миңнуллин белән һәртөрле чараларда катнашырга туры килде. Ул, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе буларак, Әлмәткә еш килә иде. Язучылар белән очраша, театрда була. Иҗат әһелләре белән күрешеп сөйләшүләрдән соң шәһәр хакимиятенә килеп, кайбер мәсьәләләрне хәл итүне сорый, таләп итә иде.
1986 елда, Мәскәүдә Г. Тукайның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналар барышында, Нәҗибә һәм Туфан Миңнуллиннар гаиләсе белән тагын да якыннанрак таныштым. Матур кичләрнең берсендә алар безне кунакханәдәге номерларына чәй мәҗлесенә чакырды. Башкортстаннан, Татарстаннан килгән абруйлы кунаклар, арада мәскәүләр дә бар иде, бергә сөйләшеп утырдык. Сүз, нигездә, республикаларда әдәбият-сәнгать көннәрен уздыру, китаплар нәшер итү турында барды. Гомумән, бик әдәпле, затлы, зыялы очрашу иде бу.
Әмма без Мәскәүдән кайтып җиткәнче, Туфан Миңнуллинның мәҗлес оештыруы турында хәбәр КПССның Татарстан өлкә комитетына кайтып ирешкән иде. Бу уңайдан өлкә комитеты бюро утырышы җыйды. Туфан мескенләнмәде дә, акланмады да... Хәтеремдә шул сүзе калды: «Время покажет!»
Әйе, тормыш кемнең хаклы булуын үзе раслады! Озак еллар дәвамында янәшәмдә Туфан Миңнуллинның булуы мине дә күп нәрсәләргә өйрәтте. Аның милләт, тел, әдәбият, сәнгать язмышы турында әйтелгән тирән фикерләре күзаллавымны киңәйтте. Татарстан бәйсезлеген игълан иткән чорларда, үз мәнфәгатьләребез өчен Мәскәү белән тартышкан чакларда, Туфан абыйның янәшәдә булуы зур терәк иде.
Туфан Миңнуллин Татарстан парламентының алыштыргысыз депутаты иде. «Аксакал» дип йөртә идем мин аны. Дүртенче чакырылышка сайлаулар алдыннан ул миңа керде. «Фәрит Хәйруллович, мин инде шактый өлкән яшьтә, язасы әйберләрем дә җыелды, мөгаен, бу юлы депутатлыкка бармам», - диде. «Барасыз, Туфан абый, Сез миңа кирәк, парламентка кирәк, республикага кирәк!» - дидем. «Мин бик уңайсыз кеше бит. Еш кына регламентны да бозам», - ди. «Регламентны бозсагыз, төзәтеп җибәрербез, милләт язмышы, республика халкы тормышы турында сүз барганда сезнең фикерләр аеруча мөһим, депутатлыкка чыгуыгызны үзем сорыйм», - дидем. Язасы әйберләренең дә күп булуын исәпкә алып, без аны даими нигездә эшләргә чакырмадык. Әмма парламентта Туфан Миңнуллинның депутат булып торуы безнең өчен зур мәртәбә иде. Ул - бик җитди кеше, закон проектларының халык тормышы өчен ни дәрәҗәдә мөһимлеген өйрәнә, бу уңайдан үз фикерләрен саллы итеп җиткерә иде. Мәдәнияткә, мәгарифкә, халыклар язмышына кагылышлы мәсьәләләрне караганда Туфан Миңнуллин аеруча игътибар белән, җентекләп өйрәнүне таләп итә иде. Беркайчан да, бернәрсәгә дә битараф булмады!
Туфан Миңнуллин - республикада татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүгә саллы өлеш керткән могтәбәр шәхесләребезнең берсе. Парламентта ике телне дә тигез дәрәҗәдә куллану, документларны ике телдә әзерләү, синхрон тәрҗемә итү мәсьәләләрендә аның таләбе кискен булды. Шул ук вакытта, татар теле язмышы турында сүз алып барганда, республикада яшәүче башка аз санлы милләтләрнең мәдәниятен, мәгарифен үстерүдә дәүләт ярдәмен булдыру зарурлыгы хакында әйтми калмый иде. Башка милләтләргә ихтирамлы карашы үзен дә хөрмәтле итте. Аны төрле милләт кешеләре, олылап, «Туфан абый» дип йөртте.
Татарлар күпләп яши торган кайсы гына төбәккә барып чыксаң да, Туфан Миңнуллинны сагынып, яратып искә алалар. Әсәрләре хакында фикерләшәләр, Туфанның бу төбәккә килгән вакытларын, аның белән аралашуларын искә төшерәләр. Бик күпләрнең хәтерендә яши Туфан! Татар халкы яшәгәндә - Туфан исән!
Туфан абый белән минем арада ниндидер үзгә, җылы мөнәсәбәтләр иде. Минем, рус мәктәбендә укып, дуслар белән рус телендә генә аралашып үскән кешенең, татар әдәбияты һәм сәнгатенә тартылуыма Т. Миңнуллин үз йогынтысын ясамый калмады, әлбәттә. Аның пьесалары буенча куелган спектакльләрне карап, мин үзем өчен татарның театр дөньясын ачтым. Парламенттагы язучыларның автограф куеп биргән китапларыннан татарча укырга өйрәндем. Туфан абыйның: «Парламент рәисе утырышларны ике телдә дә алып бара алырга тиеш!» - дигән таләбе мине ана телен ныклап торып өйрәнергә этәрде. Шундый олпат кеше белән очраштырган язмышыма мин бик рәхмәтле! Аның белән киңәш-табыш итү, сөйләшеп утыру җанга бер рәхәтлек бирә иде.
Туфан Миңнуллин олыны - олы, кечене кече итеп, һәркемгә хөрмәт белән карый торган кеше иде. Үзе дә гомере буе кадерле зат булды. Татар халкына бүләк булып аның искиткеч бай әдәби мирасы, тирән фикерләре калды. Без аларны кадерләп сакларга, үзебездән соң килгән буыннарга тапшырырга тиеш.
Туфанның безнең арадан китүенә күңел һаман да ышанып бетми. Парламент утырышлары вакытында президиумнан мин залдагы депутатларны күзәтәм, алар арасында Туфан Миңнуллин да бардыр кебек. Менә ул, регламент-фәлән диеп тормастан, микрофон төймәсенә басар да: «Җәмәгать, бу мәсьәләгә болай гына карарга ярамый...» - дип, давыл булып күтәрелер сыман...
2013 ел, июль.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: