Мәдәни җомга

Фәрит МӨХӘММӘТШИН: ДИН СИНЕҢ КҮҢЕЛЕҢДӘ БУЛСЫН

Узган ел Татарстанда җиде православие чиркәве, шул исәптән ике керәшен чиркәве яндырылды. Ноябрь урталарында Түбән Камада шартлаткыч җайланмалар табылды. Республикадагы тыныч вәзгыятьне какшату кемгә кирәк? «Интерфакс-Поволжье» агентлыгы хәбәрчесе Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән әнә шул хакта әңгәмә корды. - Фәрит Хәйруллович, республикада яшәүчеләр православие...

Узган ел Татарстанда җиде православие чиркәве, шул исәптән ике керәшен чиркәве яндырылды. Ноябрь урталарында Түбән Камада шартлаткыч җайланмалар табылды. Республикадагы тыныч вәзгыятьне какшату кемгә кирәк? «Интерфакс-Поволжье» агентлыгы хәбәрчесе Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән әнә шул хакта әңгәмә корды.


- Фәрит Хәйруллович, республикада яшәүчеләр православие чиркәүләрен яндыруга һәм Түбән Камада шартлаткыч җайланмалар табылуга ничек карый?

- Бу вакыйгалар Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелегендә бик зур борчылу тудыра. Башкача була да алмый. Татарстанда гомер-гомергә төрле диннәр, төрле милләт вәкилләре иңгә-иң торып, тыныч-тату яшәп килә.

Чиркәүләрне, хәтта аларның ташландык хәлдәгеләрен дә яндыру - кабахәтлек кенә түгел, җинаять, дип саныйм. Ташландыкмы-түгелме, бу корылмалар - халкыбызның, республикабызның тарихи-мәдәни мирасы, һәм беркемнең дә аларга кул күтәрергә хакы юк. Төп конфессия җитәкчеләре - Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий уртак мөрәҗәгатьләрендә әнә шулай диде, ә республика прокуроры Илдус Нәфыйков бу җинаятьләрнең террорчылык актына тиңләштерелүен әйтте. Яндырулар эше буенча тоткарланган кешеләрнең мәчетләргә йөрмәгәнлеге, араларында хәтта элекке җинаятьчеләрнең дә барлыгы ачыкланды.

- Бу хәлләрдән соң нинди чаралар күрелде?

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Куркынычсызлык советын, Милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр советын җыйды, экстремистлык очраклары һәм аларга каршы көрәшү чаралары бик җентекләп тикшерелде. Әйтергә кирәк, болар хәбәрдарлык рухында эшләнде һәм республикабызда яшәүчеләр шуннан соң беркадәр тынычланып калды.

Әмма кемнәрдер тарафыннан хәлләрне кыздырып җибәрү омтылышлары да юк түгел. Мәсәлән, кузгатылган эш буенча бик күп мөселманнарны тикшерәчәкләр икән, дигән имеш-мимешләр ишетелгәли. Хәзер иң мөһиме - судка кадәр тикшерүләрне ничек тә ачык һәм гадел итеп үткәрү, тоткарланучыларга адвокатлар яллау мөмкинлеге бирү. Шик астына алынган теләсә кем үзенең гаепсезлеген расласын. Әмма гаебе бар икән, ул кеше суд карары нигезендә тиешле җәзасын алсын.

- Сез ничек уйлыйсыз, бу вакыйгалар республикада милләтара тынычлык һәм татулыкка яныймы?

- Кайвакыт үзебез үк хәлләрне киеренкеләндерәбез, барлык конфессияләргә һәм төрле милләтләргә теләктәшлекнең гомум кабул ителгән дәүләт сәясәтенә шикләнергә урын калдырабыз. Ә бит республикада бу юнәлештә, шул исәптән Татарстан Халыклары ассамблеясе тарафыннан да бик күп эшләнелә. Ассамблеядә 40тан артыграк милли җәмгыять, шул исәптән керәшеннәр җәмгыяте эшләп килә. Әмма миңа кайвакыт бу җәмгыятьләрнең иң әзерлекле өлеше белән генә эшлибез кебек тоела. Башка фикердә торучылар, безгә йөрмәүчеләр дә бар бит, һәм бу - үзе бер проблема.

- Әлеге проблеманың тамырлары илебезнең миграция сәясәтендәге җитешсезлекләргә барып тоташадыр, бәлки?

- Булырга мөмкин. Без мигрантлар хезмәтеннән файдалануны тәртипкә салу буенча үз тәкъдимнәребезне әзерләп, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллегенә рәсми төстә тапшырдык та инде. Легаль миграция белән беррәттән, кызганычка, легаль булмаганы да бар. Аңа әле һаман да ныклы киртә куелганы юк. Әйтергә кирәк, татарстанлылар мигрантларга каршы түгел. Без илне яба алмыйбыз, әмма барыбер мигрантлар өчен квоталар буенча кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Беренче чиратта, без, хезмәт базарында үзләренә ихтыяҗ булганнарны гына чакырырга кирәк, дип исәплибез. Икенчедән, килешү вакыты чыгуга ук мигрантның хезмәт хакын кесәсенә салып, билет алып, ватанына кайтып китүе өчен эш бирүчеләрнең җаваплылыгын көчәйтергә кирәк.

- Чиркәү һәм җәмгыять арасында үзара мөнәсәбәтләр буенча Синод бүлеге башлыгы протоиерей Всеволод Чаплин үзенең бер чыгышында, республикада милләтара тынычлык турында барысы да сөйли сөйләвен, әмма мин моңа шикләнәм, дип белдерде. Сез моңа карата ни дип җавап бирер идегез?

- Мин аның белән таныш, күптән түгел генә телефоннан да сөйләштем. Протоиерейның борчылуын аңлыйм, әмма, Татарстан имиджы күпертелгән, республикада бернинди дә толерантлык юк, дигән бәяләмәсе белән килешмим. Килеп чыккан очраклар буенча гына шулай белдереп була, дип уйламыйм. Иң элек бирегә килеп, төрле дин вәкилләре белән очрашырга, республика шәһәрләре һәм районнарында булып, халык белән аралашырга кирәк. Шуннан соң гына ниндидер нәтиҗә ясарга мөмкин. Без аны республикага килергә чакырдык, үзенә теләсә кайсы чиркәүне, теләсә кайсы мәчетне күрсәтергә, республика җитәкчелеге, үзебездәге барлык конфессия вәкилләре белән очрашулар оештырырга әзербез. Мин аның, әйтик, Русиядә беренчеләрдән булып католикларга - кирха, яһүдләргә синагога биналарын кайтаруыбызны, аларны төзекләндерүгә ярдәм итүебезне белмидер, дип уйлыйм. Протоиерей Татарстанга килергә вәгъдә бирде.

- Урыс православие чиркәвендә шулай ук керәшеннәр язмышына карата да борчылу бар, аларның кайберләре хокуклары кысылуга зар белдергән. Керәшеннәрнең хокуклары, чыннан да, кысыламы?

- Керәшеннәрне бернинди дә кысу юк, әлбәттә. Кайбер гыйльми башларга кереп кадалган, керәшен халкын кем дип санарга - аерым халыкмы яки Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң барлыкка килгән халыкмы, дигән ниндидер бер тарихи «кылчык» кына бар. Тарихка кереп китәсем килми. Аларны мин татар телендә сөйләшүче, татар җырларын көйләүче, хезмәт сөючән халык, дип беләм. Аларның кайбер лидерлары, керәшеннәр татарлардан алданрак пәйда булган, дигән фикердә тора хәтта. Болар барысы да - мәңгелек бәхәс, һәм бу бәхәсне хәл итү өчен башны ташка ору кирәкми, минемчә. 400 еллык тарихта казынырга кирәкми. Дуслык һәм үзара аңлашуны ничек озайту турында, балалар, оныклар турында, республикабыз, илебез киләчәге турында гына уйларга кирәк.

2010 елда үткәрелгән Бөтенрусия халык санын алу йомгаклары буенча, Русиядә 34822 керәшен яши. Татарстанда -18760 (республикада яшәүчеләрнең 0,8 проценты). Гәрчә кайбер керәшеннәр республикада үзләренең санын 250 меңгә җитә дип санаса да. Татарстанда барлыгы 152 керәшен авылы бар. Алар республикабызның 43 районының 23ендә урнашкан. Республика муниципаль районнары башлыкларының 4есе - керәшен, Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының шәһәрләр, районнарда 14 бүлеге эшләп килә. Шулай икән, нинди кысу турында сүз булырга мөмкин?

Миңа калса, без соңгы вакытларда дин темасы белән артык мавыгып киттек. Мин моңа каршы түгел, әмма без элек милләтара мәсьәләләргә күбрәк игътибар биреп, конфессияара мәсьәләләр белән шөгыльләнмәдек тә диярлек. Чөнки дин дәүләттән аерылган бит. Һәм менә көннәрдән бер көнне хәтта бер диндә дә капма-каршы агымнарның булуы, ул гына да түгел, бер үк дин кешеләренең Калашников автоматы ярдәмендә генә аңлаша алуы ачыклансын әле! Менә без хәзер шуның белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Бәла ишек шакыганда, нинди дин тотуларына карамастан, барысы да: «Ярдәм итегез, безне рәнҗетәләр!» - дип, дөньяви хакимияткә йөгерә бит. Әлбәттә, алар - безнең гражданнар, без аларны якларга, аларга ярдәм итәргә тиеш. Әмма мин шәхсән үзем динне нык алга чыгаруга каршы. Дөньяви дәүләттә дин шуның кадәр күп булырга тиеш түгел. Ул синең күңелеңдә булсын. Әйтик, ислам дине тарафдары икәнсең, Коръәнне белүеңне, аның кануннары буенча яшәвеңне тормыш рәвешең белән күрсәт. Синең нинди үрнәк, әдәпле, изге күңелле, башка дин тотучыларга карата ихтирамлы икәнлегеңне барысы да күрсен. Дин, дип, флаглар күтәреп акырып йөрүләр, кием белән башкалардан аерылып торулар - ачу китергеч кирәкмәс әйберләр.

- Шулай да, сезнеңчә, Татарстанда милләтара һәм конфессияара тотрыклылыкны какшату кемгә кирәк?

- Бу сорауга җавап бирә алмыйм. Шулай да эчке сиземләвем Русия үзәгендә тотрыклылыкны күрергә теләмәгән ниндидер тышкы көчләр барлыгын белдерә. Заказчылары Русиядән читтәдер, дип уйлыйм. Әмма Татарстанда хәлләрне тотрыксызландырырга маташучыларның эшләре барып чыкмаячак. Чөнки Татарстан - бик толерант республика, биредә яшәүчеләр җитәкчелекнең милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирүен яхшы аңлый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: