Мәдәни җомга

Фоат УРАЗАЙ: ГАЛӘМНЕ ҮЗЛӘШТЕРҮДӘ ҖИТДИ АДЫМ

Америка галәмне өйрәнү үзәгенең (NASA) Curiosity космик аппаратын Марска төшереп утыртуы соңгы елларда кешелекнең галәмне үзләштерүдә ясаган иң җитди адымнарыннан берсе булып тора. Ул инсаннарны күптәннән кызыксындырган "Марста тереклек бармы?" дигән бик тә мөһим сорауга җавап бирүне максат итеп куя. Марсоходны төшереп утырту урыны итеп Гейла кратеры сайланган. Ул кайчандыр...

Америка галәмне өйрәнү үзәгенең (NASA) Curiosity космик аппаратын Марска төшереп утыртуы соңгы елларда кешелекнең галәмне үзләштерүдә ясаган иң җитди адымнарыннан берсе булып тора. Ул инсаннарны күптәннән кызыксындырган "Марста тереклек бармы?" дигән бик тә мөһим сорауга җавап бирүне максат итеп куя. Марсоходны төшереп утырту урыны итеп Гейла кратеры сайланган. Ул кайчандыр бу планетадагы диңгез урыны булган, дип уйланыла икән. Curiosity анда 20 километрлап юл узып, Цельсий шкаласы буенча минус 90 градустан 0гә кадәр температура шартларында планета өстен җентекләп тикшерергә һәм "Марста тереклекнең примитив формалары булса да яшәгәнме?" дигән сорауга җавап табарга тиеш. Моның өчен марсоходта 10 фәнни прибор урнаштырылган. Шуларның берсе - DAN дигәне - Русиядә эшләнгән.

Узган гасыр кешелекнең галәмне ачуда беренче адымнар ясаган чоры булды. Ул чакта АКШ һәм СССР бу өлкәне ике система - капитализм һәм социализмның казанышларын күрсәтү өчен ярыш аренасы итеп тә кулланды. Әлбәттә, башта өстенлекне СССР саклап килде. Әмма соңрак Кушма Штатлар алга чыкты, Айга да беренче булып Америка кешесе аяк басты. Ә СССР таркалгач, Русия инде бөтенләй дә артка калды.

Соңгы вакытларда инде Русия ясалма иярченнәрне хәтта билгеләнгән траекториягә дә чыгара алмый башлады. Менә АКШ "кызыл планета"ны ачуда чираттагы уңышлы адымын ясаган көннәрдә дә, Русиянең "Экспресс-МД2" һәм Индонезиянең "Теlkom 3" иярченнәрен орбитага чыгарырга тиешле "Протон-М" ракетасы һәлакәткә юлыкты. Сәбәбе бу юлы да (ә аварияләр моңа кадәр дә булды) "Бриз-М" тизләткеч блогының төгәл эшләмәве, дип санала. Русия хөкүмәте башлыгы Д.Медведев сишәмбе көнне бу җәһәттән хәтта махсус утырыш та үткәрде. Чөнки ракеталарны җибәргәндә аварияләр даими рәвештә килеп чыга башлады. Ә "Бриз-М" блогы быел әле тагын 8 "Протон-М" ракетасын җибәргәндә кулланылырга тиеш икән. Шундый стартның чираттагысы 23 августка билгеләнгән.

Шул ук вакытта галәмне үзләштерү алга таба да кешелекнең иң мөһим проблемаларыннан берсе булып калачак. Әлбәттә, бу өлкәдә беренчелекне әлегә Кушма Штатлар тота. Әмма космос тармагын үстерүне соңгы елларда Кытай да үзенең бик мөһим бурычы итеп саный, һәм аның казанышлары да күз алдында. Ихтимал, киләчәктә ул бу өлкәдә дә Кушма Штатларга җитди көндәш була алыр.

Фоат УРАЗАЙ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: