Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Фоат УРАЗАЙ: ФАСАД ЯҢАРТУДАН ФАЙДА БУЛЫРМЫ?

Илдә сәяси системаны реформалау шаукымы югары хакимият органнарының административ биналарына да кагылды, ахрысы. Күптән түгел Кремль Мәскәүгә июльдә өстәләчәк яңа территориядә, бөтен инфраструктуралары белән бергә, яңа парламент үзәге төзеләчәге турында белдерде. Ул моны иске биналарның заман таләпләренә җавап бирмәве белән аңлатты. Бу шулайдыр, чөнки, чыннан да, искеләренең фасадын яңартып кына...

Илдә сәяси системаны реформалау шаукымы югары хакимият органнарының административ биналарына да кагылды, ахрысы. Күптән түгел Кремль Мәскәүгә июльдә өстәләчәк яңа территориядә, бөтен инфраструктуралары белән бергә, яңа парламент үзәге төзеләчәге турында белдерде. Ул моны иске биналарның заман таләпләренә җавап бирмәве белән аңлатты. Бу шулайдыр, чөнки, чыннан да, искеләренең фасадын яңартып кына парламент эшчәнлегенә кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә заманча хәл итеп булмый. Бик зур чыгымнар таләп ителсә дә, яңа парламент үзәге инде хакимиятнең бу тармагына кагылышлы күп кенә проблемаларны комплекслы хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Узган атнада Президент Д.Медведев әлеге мәсьәлә буенча махсус киңәшмә дә үткәрде. Яңа парламент үзәген төзүгә 5 еллап вакыт кирәк булачак икән. Алга таба инде башкала үзәген административ биналардан арындыру планы буенча чират хакимиятнең башка тармакларына да җитәчәк.

Ә менә сәяси ситеманы реформалауның асылына килгәндә, монда эш әлегә фасад яңартудан ары китми кебек. Чөнки бу өлкәдә бара торган үзгәрешләр, Конституциядә беркетелгәнчә, илдә чын мәгънәсендә халык хакимлеге урнаштыруга түгел, ә "хакимият вертикале"н яңартуга һәм аңа демократик төсмер бирүгә генә юнәлдерелгән. Бу парламент эшчәнлегенә дә, хакимиятнең башка тармакларына да кагыла. Алга таба әле үзгәрешләр хакимият партиясе җитәкчелегендә дә булырга мөмкин икән. Инаугурациядән соң хакимият партиясен җитәкләү инде яңа Премьер-министр Д.Медведевка йөкләнәчәк. Ә В.Путин "Гомумрусия халык фронты" лидеры булып калачак.

Бер кат кулланышлы әйберләр язмышы яшьләрнең "Наши" хәрәкәтен дә көтә кебек. "Росмолодежь" федераль агентлыгы җитәкчесе В.Якеменко сүзләренә караганда, бу проектның бүгенге формадагы тарихы инде төгәлләнгән. Шуңа алга таба "Наши" бренды Русиянең сәясәт кырыннан бөтенләй юкка чыгачак икән. Ә хәрәкәтнең үзен яңа сәяси партиягә әйләндерү турында да сүзләр йөри. Кайбер мәгълүматларга караганда, әгәр яшьләр оешмасының яңа структурасы төзелсә, ул хәрәкәтнең башына элек "Сталь" проектын җитәкләгән Артур Омаров куелырга мөмкин икән.

Ә менә яшьләрнең "Селигер" форумы буенча әлләни үзгәрешләр булмас, ахры. Җыенда элек катнашкан яшьләр үзләрен шактый гына дискредитацияләсә дә, Кремль ул проектны уңышлы дип саный, күрәсең, һәм аны әлегә туктатырга җыенмый да кебек. Киресенчә, "Селигер-2012"не финанслауга бюджет чыгымнары быел әле артачак та икән (узган елгы 178 миллион сум урынына быел 200 миллион сум бүленәчәк. Моннан тыш, химаячеләрнең дә 300 миллион сумлык ярдәмен җәлеп итү каралган).

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев