Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Фоат УРАЗАЙ: БЕРДӘМЛЕК ҮЗАРА ХӨРМӘТТӘН БАШЛАНА

Соңгы вакытларда федераль үзәк илдәге төрле сәяси көчләрне берләштерү, яшьләргә карата патриотик тәрбияне көчәйтеп, буыннар дәвамчанлыгына ирешү һәм шул рәвешле дәүләткә терәкнең дә киң коалициясен булдыруны идеологик эшчәнлекнең төп юнәлеше итеп алды кебек. Һәрхәлдә, күптән түгел формалаштырылган "Русия өчен халык фронты!" дигән хәрәкәтне оештыру корылтаенда сүз нәкъ менә шундый проблемалар...

Соңгы вакытларда федераль үзәк илдәге төрле сәяси көчләрне берләштерү, яшьләргә карата патриотик тәрбияне көчәйтеп, буыннар дәвамчанлыгына ирешү һәм шул рәвешле дәүләткә терәкнең дә киң коалициясен булдыруны идеологик эшчәнлекнең төп юнәлеше итеп алды кебек. Һәрхәлдә, күптән түгел формалаштырылган "Русия өчен халык фронты!" дигән хәрәкәтне оештыру корылтаенда сүз нәкъ менә шундый проблемалар тирәсендә барды. Аның лидеры В.Путин да яңа хәрәкәтне ил күләмендә эш итүче һәм төрле, хәтта капма-каршы караштагы кешеләрнең уртак фикергә килү мәйданчыгы итеп күрергә теләве турында белдерде. Сүз дә юк, формасы ягыннан мондый адым прогрессив омтылыш булып күренә һәм халыкны дәүләт тирәсендә туплауны максат итеп куя. Ә менә хәрәкәтнең формалашу тарихына һәм Кремльне моңа этәргән сәбәпләргә килгәндә, монда инде элегрәк кылынган гамәлләрнең алга куелган максатлардан нык аерылуы да сизелә.

Чыннан да, "хакимият вертикале" төзү елларында Русиядә яшәүче халыклар төбәк җитәкчесен сайлап кую хокукыннан гына мәхрүм ителмәде (демократик нормаларны тупас бозып, төбәк законнарының мәҗбүри рәвештә Мәскәү кушканча үзгәртелүен инде әйтеп торасы да юк), ә алар өчен милли хокукларны демократик юл белән яклау мөмкинлеге дә бетерелде. Эш хәтта бу халыкларга үз язмаларын ирекле рәвештә билгеләү һәм туган телдә белем алу хокукларын чикләүгә кадәр дә барып җитте. Әмма, илнең зур табигый байлыклар өстендә утыруына да карамастан, хәзерге шартларда җәмгыятьнең алга бармавы үзен тагын бер кат бөтен тулылыгы белән күрсәтте. Шуңа федераль үзәк хәзер кайбер хокукларны (әйтик, төбәк җитәкчесен сайлап куюны) кире кайтарырга мәҗбүр. Әмма Русиядә яшәүче халыклар өчен бердәмлек бит ул үзара хөрмәттән башлана. Шуңа, Русиядә яшәүче халыклар өчен берләшүнең ихлас юлы бүген бер генә: ул - милли хокукларның һәм демократик ирекләрнең тулысынча кире кайтарылуы.

Манежда үткән корылтайда берләшү һәм бер халык булдыруның уртак тарих белән ныгытылачагына да басым ясалган иде. Узган атнада инде бердәм тарих дәреслекләре һәм бер тарихи вә мәдәни киңлекне булдыруның "юл картасы" да игълан ителде. Эшче төркемне (ул 35 кешедән тора) парламент Рәисе С.Нарышкин җитәкли икән. Шулай итеп, әлеге дәреслекләр алдан ук билгеләнгән сәяси кысаларга туры китереп әзерләнә булып чыга. Шуңа андый дәреслекләрнең фәннилеге һәм тарихи чынбарлыкны чагылдырачагы халыкта икеләнү тудыра. Хәер, тарихи чынбарлык бит ул кемдер шикле дәреслек язды дип кенә үзгәрми.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев