Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Көнүзәк мәсьәлә

Фәнзилә Җәүһәрова: Без үзебез үк Сабан туен рәхәтләнеп бозарга мөмкинлек бирдек

Татарстанның баш фольклорчысы, традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең элекке җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова Сабан туена кагылышлы фикерләре белән уртаклаша.

– Cабан туеның халыкчан асылы 1930 елларда югала башлый, чөнки Сабантуйны коммунистлар идеологик коралына әйләндерәләр. Нәкъ шушы елларда прологлар башлана, колхозлашу чоры белән бәйле булган транспарантлар белән парадлар барлыкка килә. Сабан туе белән партоешма һәм дәүләт органнары идарә итә башлый, халык үзе Сабан туен җитәкләүдән туктый. Бу 30 нчы еллар. Шул еллардан бирле прологлар килә.

Кырыгар минут механизатор, савымчыларны котлый идек. 30 нчы елда яңа төшенчә кертәләр: көрәш батыры белән параллель рәвештә кыр батыры билгеләнә.

Халыкчанлыкның бозылуы кичә-бүген генә түгел, күптән бозылган ул Сабан туе. 60 нчы елларда махсус пленум була. Сабантуйны регламентлаштыралар. Катгый регламент: язгы бәйрәмнән җәйге бәйрәмгә әйләнә. Чәчү алдыннан түгел, чәчү беткәннән соң, махсус карар белән көнен билгелиләр. Шул ук вакытта кайбер вак-төяк авыллар үзләре теләгән вакытта – бер атнага соңрак, я алданрак үткәрә. Аларга беркем бәйләнми.

Татарстан Республикасы барлыкка килгән көннән бирле Сабан туен указ нигезендә үткәрәбез. Әгәр башка көнне була икән, Указны бозу була. Шуңа күрә бик күп авыллар, беренче чиратта, иганәчеләр тарафыннан үткәрелә торган Сабантуйлар, авыл бәйрәме дип үткәрелә.

Гомумән, авыл Сабантуйлары күп җирдә үтми, җыен дип үткәрә үткәргәннәре, күбесендә алай да узмый. Иганәчегә кайчан уңайлы, шунда үткәрәләр – июль уртасында да, августта да. Без үзебез үк Сабантуйны рәхәтләнеп бозарга һәм исемен алмаштырырга мөмкинлек бирдек.

Иганәчеләр уздыра торган Сабантуйларында 5 әр мең кеше катнаша бит, шуңа кеше күп килсен өчен популяр артист чакыралар. «Кемнең текәрәк» дигән нәрсә китә.

Район Сабан туйларына чыгым күп тотыла. Чыгымның бер өлеше авыл советыннан да. Авыл җирлекләре булыр-булмас акчаларын район Сабан туена илтеп бирәләр. Ул такса эшмәкәрләргә карата да бар, шапылдатып җыеп алалар, юридик яктан никадәр дөрестер – белмим. Район Сабан туеның акланмаган чыгымнары бар. Мәсәлән, прологлар кирәк түгел дип исәплим, мин аларны шулкадәр сөймим. Прологсыз да үткәреп була Сабантуйны. Аның чыгымы искиткеч зур. Аңа бит айлар буе әзерләнәләр. Бер районда шаккаткан идем – авыл хуҗалыгында эшләүче 50 кешене тезеп бастырганнар, 1 әр мең сум акча өләштеләр.

Район башлыгы пролог кына карый да, глава белән кунаклар ашарга кереп китәләр. Шушы ашау да зур чыгым, әле шунда бүләк тә бирелә бит.

2018 елда мин бер сораштырган идем: күп кенә районда бүләкнең суммасы 8 мең сум иде. 100 дән артык кунак булса, күпме акча киткәнен исәпләгез. Кунак чакырмаска димим, кирәктер, ләкин ниндидер символик кына бүләк тә тапшырырга була бит – районның балы булырга мөмкин... Шул ашау-бүләкләргә тотылган акчага катнашучыларга күбрәк бүләкләр алсак, яисә артист чакыру урынына районыбызда менә дигән алып баручыларны әзерләсәк...

Капчык сугышы – менә дигән тамаша бит! Аны без аннан-моннан гына үткәрәбез дә, аның урынына корпоративта салып алгач уйный торган уеннарны тетәбез генә. Бала-чагага аннан-моннан капчык сугыштырталар да, ә аны бит тотып бетерергә кирәк. Син бәреп төшердең, икенче көндәш керә. Ул үзе бер мәйдан булырга, анда язылырга тиешләр.

Иң кызык уен – озын чаңгыга 40 лап кеше басу. Бу бит кеше көлдерү өчен. Берсе өстенә берсе егылсалар, тагы да шәбрәк. Әллә нинди торбалардан чыгарабыз, әллә ничә метрлы кедалар киертеп йөгерттерәбез. Су өстендә капчык сугышы бар әле – бу бит уенны мәсхәрәгә әйләндерү өчен. Салып алган апаңнар олы-олы күкрәкләре белән суга ишелеп төшәләр, ул судан чыкканда, коточкыч тупас, ямьсез картинага әйләнә. Вәт шул тамаша инде! Үз милләтебезне мыскыл итә торган тамаша! Бөтен кеше карап көлеп тора, ул безнең татарның төсенә килешле түгел.

Бүген Сабан туе белән идарә итә торган ниндидер төгәл оешма юк. Бу Сабантуй бәйгеләренең тамырында тагын бер проблема ята – традицион бәйгеләрне – спорт бүлеге, мәдәни өлешен мәдәният идарәсе уздыра. 2000 елларда мини-футбол, волейбол, баскетбол керә башлады, аларны караучы да юк. Армреслинглар да безнең Сабантуйныкы түгел.

Колгага бөтенләй менмибез. Сабан туйларына чират буенча йөри торган аталы-уллы ир-атлар бүләкләрен җыеп китәләр. Ә асылы бит кемнедер күрсәтү түгел. Кемдер әйтә куркыныч ди – син маталар җәй, 6-7 яшьлек балалар өч метрга менсен, киртекләр яса. 10 метрлы итеп яса, нигә 35 метрлы колга куясың?! Куй 10-12 метрлыны, шомарт, майлама!

Килсеннәр артистлар, килмәсен димим, чакырыгыз кичен! Кичке уен булган бит, биегез татарча, бөтенегез бергә җырлагыз! Акчагыз бар икән, кичке уенны киңәйтегез! Ул көнне көне буе бәйрәм булсын! Көндезге концерт урынына кичке уен мәйданнары эшләргә, гади апалар җырларга тиеш, шигырь сөйләүчесе булырга тиеш. Ун гына тамашачысы булсын, ләкин оештырырга, акчаны шуңа тотарга кирәк. Профессионал алып баручы эшләргә тиеш. Бүген супер алып баручы булмаса, бүтәнчә тарта алмыйбыз. Алып баручы драйв ясарга тиеш. Гармун уйнаучылар ярышын да оештырып була.

Үзебезнең ди-джейларны, алып баручыларны әзерләргә кирәк, менә дигән алып баручылар бар, аларга ставка ясарга кирәк, Фирдүс Тямаевка түгел! Билгеле, бу Фирдүс проблемасы түгел.

Көрәш династияләре дә юк бит. Шулкадәр күп көрәш секцияләре, федерацияләребез бар. Спортчылар керә дә, көрәш бетә. Алар Сабантуйда көрәшергә тиеш түгел, аларның үз ярышлары бар. Бәлки, Сабантуйга чакырырбыз 2-3 профессионал көрәшчене, ләкин аларны аерым келәмдә көрәштерик, ә төп келәмдә бала-чага, үсмерләрне көрәштерүдән башлыйк.

Ким дигәндә, авылыгыздан дүрт пар чыксын, булсын өйрәнчекләр генә, алар арасында да батыр билгеләп була. Тәкәгә эшләсеннәр. Көрәшчеләргә машина бирүдән туктарга кирәк дим мин. Никадәр күбрәк машина бирәсең, шулкадәр күбрәк бит инде сөйләшеп бүлешүләр.

Хәзер Сабантуйларда фишка эзлиләр. Берсендә Әлмәттә күрдем – яңа өйләнешкән парларга туй күлмәкләре киертеп, мәйданга чыгардылар. Егетләр мотоциклда әйләнде, тамаша, имеш. Чәкчәктән трактор эшләп куйганнар. Кирәкме ул?! Сабантуйны саклыймы ул? Фотозона шәп, ләкин тузанда баткан чәкчәкне кая куябыз? Ташлыйбызмы?

Бирнә җыю йоласы кайтуы сөендерә, тик Казанда бирнә җыюны мин үзем хупламыйм. Кыяфәт чыгару инде бу, бәйрәм иллюзиясе тудыру...

 

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев