Мәдәни җомга

ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНӘ НИГЕЗ САЛУЧЫ ИДЕ…

Казанның Арча зиратында Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәнов каберенә бюст куелды. Һәйкәлне ачу тантанасына мәрхүмнең якыннары, хезмәттәшләре, фән эшлеклеләре һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев тә килгән иде. "Мансур Хәсәнов үзенең иҗаты һәм республикабыз өчен куйган хезмәте белән якты эз калдырды", - диде Минтимер Шәймиев. Фәннәр академиясенең хәзерге президенты...

Казанның Арча зиратында Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәнов каберенә бюст куелды. Һәйкәлне ачу тантанасына мәрхүмнең якыннары, хезмәттәшләре, фән эшлеклеләре һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев тә килгән иде. "Мансур Хәсәнов үзенең иҗаты һәм республикабыз өчен куйган хезмәте белән якты эз калдырды", - диде Минтимер Шәймиев. Фәннәр академиясенең хәзерге президенты Мәгъзүм Сәләхов Мансур Хәсәновичның анык позицияле кеше булуын һәм аның татар халкына чиксез мәхәббәтен искә алды.

"Ул бик гадел кеше иде. Мин аның белән 1983 елдан бирле танышмын. Ул елларда Мансур Хәсәнович ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары булып эшләде, социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнде. Һәркем белән уртак тел таба ала иде", - диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин да. Төштән соң Фәннәр академиясендә галимнең 85 еллыгына багышлап "ХХ-XXI гасырлар чигендә Татарстанда гуманитар фәннәр" исемле фәнни конференция булды.

Мансур Хәсәнов Татарстан Фәннәр академиясен оештыручы. Татарстанның беренче Президенты ул елларны искә төшерде. "Татар халкының хокукларын һәм дәүләтчелек идеясен тормышка ашыру өчен без Академия кирәклеген аңладык һәм Мансур Хәсәновичка үтенеч белдердек. Ул елларда Академия безнең төп таянычыбыз булды. Татар гуманитар фәнен бездән башка берәү дә өйрәнмәс, үстермәс, аны безнең милләтнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтен саклаучы итеп карамас", - диде М. Шәймиев.

Мансур аганың зур игелекле эшләреннән берсе: ул Татар энциклопедиясе институтына нигез салды. Конференция кысаларында әлеге институт хезмәткәрләре көче белән дөньяга чыккан рус телендәге 6 томлык "Татарская энцик­лопедия" дә тәкъдим ителде. Мансур ага турындагы истәлекләре белән Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин да бүлеште. "Аның исеме белән респуб­ликаның ярты гасырлык тормышы бәйләнгән. Ул гуманитар фәннәрне өйрәнүдән башлап дәүләт эшлеклесе дәрәҗәсенә күтәрелгән галим. Ул үз исемен тормышның төрле өлкәләренә бәйли алган шәхес. Мин аның Галимҗан Ибраһимовны халыкка кире кайтаруын, аны классиклар дәрәҗәсенә күтәрүен бәһаләп бетергесез зур хезмәт дип саныйм. Ул озак еллар Тукай премиясе бирү комитеты рәисе булып торды. Ул чорда иң лаеклы әсәрләр бүләкләнде. Чөнки рәис үтә гадел, нечкә холыклы шәхес иде", - диде чыгышында шагыйрь. Галим Индус ага Таһиров илдәге үзгәртеп кору елларында Фәннәр академиясенең респуб­ликага күрсәткән ярдәмен сурәтләп болай диде: "Тарихи борылыш чорында зур шәхесләр сынау тота. ГКЧП чорында, референдум көннәрендә М.Хәсәнов һәрдаим республика җитәкчелегенең таянычы булды, алар белән бергә иде. Ул илгә, халкыбызга, үз эшенә тугрылык күрсәтеп, зур шәхес булып калды".

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: