Мәдәни җомга

ФИРКАЛӘРДӘН КИРТӘ АЛЫНА

Сәяси партияләрне теркәүне гадиләштерү буенча Русия Президенты тәкъдим иткән закон проекты узган җомгада Дәүләт Думасында өченче укылышта кабул ителде. Шулай итеп, хәзер инде аның Федерация Советында хуплану аласы һәм Президент тарафыннан имзаланасы гына калды. Ә болары белән бернинди кыенлыклар да булмас кебек, шуңа яңа закон апрель урталарыннан инде үз көченә...

Сәяси партияләрне теркәүне гадиләштерү буенча Русия Президенты тәкъдим иткән закон проекты узган җомгада Дәүләт Думасында өченче укылышта кабул ителде. Шулай итеп, хәзер инде аның Федерация Советында хуплану аласы һәм Президент тарафыннан имзаланасы гына калды. Ә болары белән бернинди кыенлыклар да булмас кебек, шуңа яңа закон апрель урталарыннан инде үз көченә керер дигән өмет тә бар.

Белүебезчә, партияләр төзүне җиңеләйтә торган әлеге закон проекты, сәяси системаны либеральләштерүгә юнәлдерелгән башка чаралар белән бергә, парламент сайлавыннан соң башланган халык чыгышларына җавап рәвешендәрәк тәкъдим ителгән иде. Хакимият аңа җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатында булса кирәк, закон проектын Дәүләт Думасында тикшергәндә, сәяси партияләр белән бергә анда системадан тыш оппозиция дә катнашачагы турында белдерде. Әмма оппозиция тәкъдим иткән кайбер җитди төзәтмәләр нигәдер исәпкә алынмыйча калды. Ә аны бигрәк тә әлеге законда партияләргә сайлау алдыннан блокларга берләшү мөмкинлеге бирелмәве борчый. Чыннан да, бер яктан, яңа законда сәяси партияне теркәү өчен моңа кадәр булган киртә алына да кебек (элек партиядә 40 мең кешенең әгъза булып торуы таләп ителсә, хәзер анда 500 әгъза булуы да җитә). Әмма сайлауда парламентка үтү өчен каралган 5 процентлы киртә алга таба да сакланачак. Аңлашыла ки, вак партияләр аны уза алмаячак, ә сайлау алды блокларына берләшү закон буенча тыела.

Ә менә "акча капчыклары"на үзләренә кирәкле сәяси фиркане булдыру һәм аны парламентка уздыру мөмкинлеге тагы да киңәя. Чөнки финанс мөмкинлекләре зур булганда, заманча сайлау технологияләре аларга теләсә нинди киртәне дә узу мөмкинлеге бирәчәк. Президент сайлавында катнашкан М.Прохоров мисалы моны бик ачык күрсәтте. Шуңа ул әле сайлау төгәлләнгәнче үк үзенең яңа сәяси партия булдырачагы турында белдерде һәм моңа әзерлек бүген инде бөтен көченә бара.

Яңа законның кабул ителүе шовинистик рухтагы бериш оешмаларга да җан кертте. Милли, дини һәм төбәк аермалыгы буенча партияләр төзү закон буенча тыелса да, "Русский гражданский союз" (җитәкчесе А.Сусов), "Движение против нелегальной иммиграции" (В.Тор) кебек һәм башка шундый оешмалар "Русское общественное движение" (К.Крылов) дигән хәрәкәт нигезендә яңа партия булдырырга җыена икән. Алар инде моның өчен кирәкле документларны да җыеп өлгергән. Яңа партиянең исеме "Российская национал-демократическая партия" дип аталырга мөмкин. Элегрәк суд карары белән тыелган "Славянский союз" кебек кайбер оешмаларның да "Русские" хәрәкәте (Д.Демушкин, А.Белов) нигезендә яңа партия төзергә җыенуы мәгълүм. Ә менә Русиядә яшәүче башка халыкларда әлегә мондый амбиция сизелми, гәрчә сәяси активлык өчен ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр зур булса да. Гомумән алганда, яңа закон кабул ителгәч, сәяси партия булдыру теләген инде 70тән артык оешма белдергән.

Фоат УРАЗАЙ.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: