Мәдәни җомга

Фермер хуҗалыкларына профессиональ кадрлар җитми

Татарстанда фермерлык хәрәкәтенә утыз ел булды. Бу датаны алар югары күрсәткечләр белән каршы ала. Республика авыл хуҗалыгында җитештерелгән тулаем продукция күләменең 50 проценттан артыгы фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә. Фермерларны бүген, бер дә икеләнмичә, авылның тоткалары дияргә була.

Россия фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников та, Татарстан фермерларының тырышлыгын бәяләп, аларның агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп узды.    
– Фермерларның кооперативларга берләшүләре буенча да Татарстан иң уңышлы төбәк. Республика җитәкчелеге кече хуҗалыкларга зур игътибар бирә. Аларга ярдәм күрсәтү социаль планда, чынлап та, зур мәгънәгә ия, – дип сөйләде ул юбилей уңаеннан узган фәнни конференциядә.
Фермерлык хәрәкәте республикада аеруча авыр булып истә калган туксанынчы елларга туры килде. Катлаулы чорда эшләп китүләренә карамастан, бу юнәлештә эш башлаучылар югалып калмады, бүген алар аякларында нык басып тора.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, хәтта инвесторларның җирләрен дә арендага алып эшләүләрен ассызыклап, кайбер фермерларны геройлар дип атады.
1991 елга кайтып карасак, беренче елда республикада 254 фермер хуҗалыгы төзелгән. Ул вакытта алар 11,5 мең гектар җир мәйданын биләгән.
– Бүгенге көндә 4 меңгә якын фермер хуҗалыгы бар, аларга 370,4 мең га җир беркетелгән. Фермер хуҗалыкларында 104,9 мең баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 36,9 мең сыер, 10 мең баш ат, 40 мең баш сарык һәм кәҗә, 2,1 млн кош-корт исәпләнә. Узган елны фермер хуҗалыклары 1300 мең тонна ашлык, 155 мең тонна шикәр чөгендере, 1346 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә җитештерде. Ел йомгаклары буенча фермерлар иң зур җитештерү индексын күрсәттеләр һәм ул 10 процентка җитте, – диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов үзенең чыгышында.
Уңышлар артында хәл ителеп бетмәгән проблемалар да бар. Алексеевскиның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе, фермер Илшат Гомәров шуларның берничәсен атап үтте.

 

– Иң беренче проблема дип мин эре фермер хуҗалыкларына профессиональ кадрлар җитмәүне атар идем. Заманча катлаулы техникаларга гади тракторчы утыра алмый хәзер. Техниканы яхшы белгән белемле белгечләр кирәк. Кредитлар мәсьәләсе дә борчый. Банклар кредит бирергә ашыкмый. Ашламаны да, ягулык-майлау материалларын да кредитка алырга туры килә. Аларсыз исә яхшы уңыш та алып булмый. Җитештергән продуктны әйбәт бәягә сатасы да килә бит. Бәяләр тотрыклы булса иде. Моның өчен горизонтта үзем ниятләгән бәяне күреп, агротехнологияне дә шуңа карап көйли алсам иде, – дип сөйләде ул.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: